Туган як

Нихәл, кодагый?

Бибинур кодагый, һич көтмәгәндә, туган көненә чакыргач, каушавымнан коелдым да төштем, тәмам баш каткан, нишләргә дә белгән юк. Ичмасам, берәр киңәш бир, чыраен күрәсем килми, нишлим, барыйммы-юкмы туган көненә? Кодагыең булгач, бармый ярамас, килешмәс, үпкәләве бар, дисеңме? Бибинур, үпкәләвеннән курыкмыйм, үч итеп, туганлыкны санламыйча, эреләнеп китте дип, минем турыда гайбәт...

Бибинур кодагый, һич көтмәгәндә, туган көненә чакыргач, каушавымнан коелдым да төштем, тәмам баш каткан, нишләргә дә белгән юк. Ичмасам, берәр киңәш бир, чыраен күрәсем килми, нишлим, барыйммы-юкмы туган көненә? Кодагыең булгач, бармый ярамас, килешмәс, үпкәләве бар, дисеңме? Бибинур, үпкәләвеннән курыкмыйм, үч итеп, туганлыкны санламыйча, эреләнеп китте дип, минем турыда гайбәт таратуы бар. Дөресен әйткәндә, хәзер ул кодагыйның туганлыгы да шул кадәр генә... Малай аның кызы белән «закунный» аерылышты. Сәбәбеме? Алары җитәрлек. И-и, Бибинур, саный китсәң, ул кодагыйның күрсәткәннәре...
Бервакыт, улым өйләнү турында сүз кузгаткач, шалтыратты бу. «Кешедән белештем, синең малаең бердәнбер экономист дипломын селкеп, ни ояты белән кызым янында буталып йөри, - ди. - Ишетсен колагың, кулында юристныкы булмый торып, ул турыда хыялланмасын да», - дип өстәде. Туган-тумача, таныш-белеш күп, каядыр укытып, малайдан тиз арада юрист ясадык. Ул берочтан экономистка да, юристка да әйләнде. Шул чакны: «Әни, аңламыйм, башкалар акча урлаган өчен хәзер мин утыртырга тиешме, әллә киресен-чәме»? - дип баш ватып йөргәне әле дә истә.
Ярар, монысын ерып чыктык, дип шатланырга өлгермәдем, икенче көнне үк трубкада кодагыйның калын тавышы кабат яңгырады: «Малаегызга туйга фатир бүләк итәргә җыенганыгызны ишеттерделәр. Монысы белән килешәм, тик фатирның җиденче катта булуы белән риза түгел. Кызым биектән курка, башы әйләнә, балконга чыгып аска караса, ул-бу булуы бар. Әгәр фатирыгызны алыштырмасагыз, туй турында сүз боткасы ясап, сөйләшеп тә торасы юк», - диде. Тыңламыйча кая барыйм, Бибинур. Малай хакына бит, танышлар муеннан, алыштырып бирделәр.
Инде ярар, башка вак-төяк белән кодагый шәт борчымас, дип хыялланып йөргәндә, «миңа малаегыз йөргән машина ошап бетми, - дип шалтыратмасынмы! - Төсе дә әллә нинди, маркасы да. Туйга кыйбатлы чит ил машинасын булдырырга тырышыгыз», - дип, кодагый яңа шарт куйды. Бурычка батып булса да, бердәнбер малай булгач, анысын да эшләдек. Бибинур, үзең уйлап кара, шуннан соң, минем туй көнен билгеләргә хакым бармы? Юк икән шул. «Малаеңнан кеше ясадык, хәзер минем кыз турында кайгыртырга кирәк, - дип, кодагый җанымны яңадан каезлый башлады. - Кызымның кулында агроном дипломы гына, туйга хәтле бухгалтерлыкка укытып, банкка эшкә урнаштырып өлгерсәк, шәп булыр иде», - ди. Шулчакны, Бибинур, ачуыман кулымдагы трубканы тегенең тавышын ишетмәс өчен форточкадан атардай булдым. Үземне тыя алмыйча: «Хөрмәтлем, синең кызың агроном булганга, шәһәр уртасында колхоз басуы ясарга кодрәтемнән килми», - дип кычкырганымны сизми дә калдым.
Биби, менә син күпне күргән хатын, дөресен әйт, чыдый алыр идеңме кодагыйның бу кыланмышларына?! Әһә, аны да аңлап була, кызы өчен тырыша, дисеңме? Аңлашылды, хәзер бер кешене тыңламыйм, җитте, гарык, ныклы карарга килдем, барам булгач барам кодагыйның туган көненә. Курыкмыйм, хәзер бүлешер мал калмады кебек. Малай әйтүенчә, киленебез шушы арада бала табарга җыенып йөри, ә ул бәләкәчне, Биби, урталай бүлеп булмый, моны һәркем белә, онык уртак була ул!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: