Туган як

Әнием сыйныф җитәкчем иде

Мәктәптә укыган елларым, әллә ул вакытлар ерагайганга, әллә халык әйтемендәгечә, «Алтыдагы – алтмышта» шаукымы белән, никтер, бик еш искә төшә башлады. Әнием дә, әтием дә укытучылар булгач, бу тема миңа бигрәк якындыр, мөгаен. Өстәвенә, тиздән зур бәйрәм – Белем көне.

Башлангыч сыйныфларны тамамлагач, бишенчедән башлап, әнкәй безнең сыйныф җитәкчесе булды. Кайсы бүлмәдә укыячагыбызны алдан белгәнгә һәм ул кырый бүлмә гадәттә кышын суык булганлыгын исәпкә алып, әнкәй җәйге каникуллар вакытында ук безне – бишенче «В» сыйныфы укучыларын җыеп, бүрәнә стенаны җылыту эшенә кереште. Хезмәт укытучысыннан нәзек дранчалар телдереп, шуларны стенага кагып, штукатурка ясады. Ә бу эштә без аның ярдәмчеләре булдык. Аскы өлешен буяп, өске өлешен акбурлап куйгач, ул бик тә матур килеп чыкты. Шәһәр мәктәпләрендәге кебек, диярсең! 
Гомумән, сыйныф җитәкчесе буларак, әни безнең өчен бик тырышты. Белем генә җитми, тулы канлы тормыш белән яшәргә өйрәнергә кирәк, ди иде ул. Ул елларда, җәйге каникулларда тарихи урыннарга, шәһәр заводларына экскурсияләргә бармыйча калмадык. Мәсәлән, Түбән Камада ТЭЦта, Казан һәм Ульян шәһәрләрендәге музейларда, Сталинград сугыш ансамблендә булдык. Әлбәттә, без мәктәпне тәмамлагач та, әнкәйдә укыган укучыларга шундый ук бәхет елмайды. Аның кайбер коллегаларының: «Ничек йөрәгең җитә синең балаларны шундый ерак сәфәрләргә алып чыгып китәргә?» – дип әйкәннәрен дә хәтерлим әле. Аллага шөкер, бер хәвеф-хәтәр дә, күңелсезлекләр дә булмады. Кабат халык әйтемен искә төшерәм: «Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә» диләр. 
Сыйныфташларыбыз арасыннан инженер да, музыкант та, геолог та, тарихчы да, конструктор да, хәрбиләр дә, алдынгы эшчеләр дә, җитәкчеләр дә чыкты. Моңа минем әнкәйнең лаеклы өлеше кермичә калмагандыр һәм шуңа әле хәзергәчә горурланам. Ул үзе дә бик җитез, барысына да өлгерә торган кеше иде.
Әти-әни өйдә тормый,
Сәгате дә буш түгел,
Агитатор һәм редактор –
Кайсысын тели күңел.
Борчак чабу, урып-җыю –
Шулар көн кадагында, –
дип язган иде сеңелем, үзе үсеп җитеп, укытучы һөнәрен үзләштергәч.  
Сүз дә юк, үз балалары өчен дә бик тырышты әнкәебез. Ул пешергән аш һәм икмәк – иң тәмлесе, аның юып биргән киемнәре иң чистасы булып хәтердә калган. Һәр ана баласын кайгыртырга тырыша. Ничек инде шулай булмасын, бала бит аның бәгырь кисәге. Җир йөзендәге бер генә җан иясе дә, баласын җил-суыктан сакламыйча булдыра алмый. Ана баласын яраткан кебек, беркемне дә яратып булмый!.. 
1нче сентябрь якынлашканда минем күңелдә һәрчак әнә шундый якты хатирәләр уяна.
Васил КАМАЛОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: