Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әни сүзеннән чыкмыйм

Шатлыклы хәбәр килеп иреште – газета укучыларыбызга үзенең шаян хикәяләре һәм публицистик язмалары белән бик яхшы таныш Илдар Хәйруллинның «Булмас димә» исемле чираттагы яңа китабы дөнья күргән. Татарстан китап нәшриятендә эшләнеп, «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият үзәгендә затлы яхшы кәгазьгә басылган бу китапта язучының, барысы да диярлек иң беренче «Туган як» газетасында басылып чыккан, күпсанлы хикәяләре һәм ике пьесасы да урын алган. Әйе, әйе Илдар Шәмсулла улы үзен сәхнә әсәрләре язуда да сынап караган. Һәм язганнары нинди пьеса дип уйлыйсыз? Әлбәттә, язучы аларда да үзенең шаян холкына хилафлык китермәгән, комедияләр иҗат иткән. Ә газетабызның бу санында укучыларыбызга Илдарның тагын бер юморескасын тәкъдим итәбез.

Алар тәүге мәртәбә күзгә-күз паркта йөргәндә очраштылар.
– Нинди саф һава, күкрәк тутырып сулыйсы килә. Сез белмисезме, монда вирус юкмы? – дип, чытлыкланган булды үзе артыннан ниндидер егетнең ияргәнен сизеп өлгергән кыз.
– Юктыр, монда һәрчак шундый рәхәт һава, бу паркта төнге каравылчы булып эшлим дип, – егет үзенең кем булуын әйтеп бирде. – Сезгә куркырга кирәкми, битегездә маска, андый кешегә вирус эләкми ул.
– Мин һәрчак маска киям, әни шулай куша, ансыз күптән вирус эләктергән булыр идем, – диде кыз.
Алга таба егет каршындагы кызның зәңгәр күзле, зифа гәүдәле булуын абайлап өлгерде. Их, маскасын салдырып, йөзен бер күрсәң иде! Соңыннан котсыз чырайлы бер нәмәрсә булып чыкса нишләрсең? Якында гына кафе бар, пицца ашарга дәшсәң бәлкем маскасын салыр иде дигән уй белән, егет кызны шунда чакырды. Кафега кергәч кыз: «Саран түгелме, карарбыз, артык кысмыр булса, чыгып китәрмен», – дип ризалашкандай итте. Әмма анда кергәч, егет күпме көтсә дә, кыз битлеген салмады, яратмыйм дип, пицца ашаудан баш тартты. Алдындагы сокны ул йөзен күрсәтмичә генә, туп-туры стаканнан гына шупырды.
Урамга чыккач егетнең бер бүлмәле фатирда аерым гына торуы ачыкланды. «Әйдә күрсәтәм, анда миннән башка кеше яшәми», – дип шунда чакыргач, кыз каршы килмәде. Тик автобуска утыргач, салонда берәү дә булмауга карамастан, кыз каяндыр тагын бер маска суырып чыгарды һәм монда вирус оясы дип, аны егетнең борынына элеп куйды. Алга таба чибәркәй: «Һава җитми, буылам», – дип, киреләнә башлагач, алар автобустан төшеп калдылар. Егетнең кесәсе такыр булганга, калган алты тукталышны җәяүләп кенә атларга туры килде. Чынлыкта исә, фатир дигәне шәһәр читендәге тулай торактагы бер бүлмә булып чыкты. Фанер белән тышланган ишекне ачып керүгә, обойлары купкан бүлмәдә бер аягы сынган диваннан һәм урындыкта торган ватык телевизордан гайре берни булмавы күренде. Әмма кыз әллә ни тарсынып тормыйча: «Төнлә әни ялгыз йөрергә кушмады, кайтырга куркам», – дип, шул диванга барып утырды.
Бераздан ул нишләптер: «Шунысы кызык, караңгыда вирус яшиме икән?» – дигән сорау бирде. Егет урыныннан торып: «Карале, син йоклаганда маскаңны саласыңмы?» – дип, утны сүндереп куйды. Кыз: «Юк, әни кушмады», – дигән булып, йокымсырап, учы белән авызын томалады һәм үзе дә сизмәстән күзләрен йомды.
Йоклаганда егет искиткеч гаҗәеп төш күрде, имеш ул гүзәл бер кыз белән танышкан һәм эш туйга тикле барып җиткән. Иң затлы ресторанда мәҗлес барышында кызның әнисе бүләккә өч бүлмәле яңа фатир ачкычы салды. Әтисе табын артында утыручы кунаклар алдында, туйлар узуга кияүгә өр-яңа иномарка алып бирәм, дигән вәгьдәсен ишеттерде.
Төнге төш өлешчә булса да, чынбарлыкка аша язды, кызның әнисе: «Сыерыбызны сата алсак, яңа диван алып бирермен», – дигән өмет чаткысын кабызган кебек итте. Әтисе алай кәнфитләнеп тормыйча: «Кияү, машинага өметләнмә, үземнекен дә алыштыра алмыйм әле, – дип, турыдан бәреп әйтте. – Әнә акчагыз җитмәсә, башкалар шикелле автокредит алыгыз», – дигән киңәшен бирде.
Иртән диванда уянып киткән егет янында таныш булмаган кыз ятуын күреп аптырашта калды. Йоклаганда кыз маскасын салырга өлгергән булып чыкты, шунысы гаҗәп, туташта кичәге чибәрлекнең эзе дә калмаган иде. «Аңламыйм, шундый зур борынны ничек сизми калдым икән, иреннәре дә бүлтәеп төшкәннәр, күзләре дә әллә ни ис китмәле түгел, белмим, ничек күрмәгәнмен», – дип, егет үзенә сорау артыннан сорау яудыра башлады. Әмма кыз берни булмагандай битен юып килде һәм чәй сорады. Егет күршесеннән чәйнек алып торды, запаска дип тоткан кофесын чыгарды, елдан артык саклаган конфет тартмасын ачты һәм алар бу иртәдән шулай итеп бәхетле тормыш корып җибәрделәр.
Айдан артык яшәгәч, егет: «Әгәр теге вакытта паркта берәр вируслы кыз белән танышып, чир эләктергән булсам, инде күптән терелеп, ялгызым гына рәхәтләнгән булыр идем», – дип уйлап куйды. Кичен ул кәләшенең: «Әле ярый, тормыш юлында мин очрап, битенә маска кидертеп, бәхетле иттем. Миннән башка хәзер ялгызы гына диванында вирустан буылып, сулыш ала алмыйча яткан булыр иде», – дип, сотовыйдан кемгәдер сөйләгәнен ишетеп калды. Хәзер аның хәләле чыраендагы битлеген бөтенләй салмый диярлек, башкалар: «Ник салмыйсың?» – дип сорагач, ул: «Ирем кушмый», – дип, җавап бирде. Чынбарлыкта исә: «Вирус эләктермәсенгә ирем минем өчен борчыла», – дип, уйлаган яшь бичәнең шатлыгы эченә сыймады. Бәхетле пар алга таба да шулай бер-берсен яратышып яшәвен дәвам итте. Кичен телевизордан вирусның әлегә очы-кырые күренмәве турында әйттеләр. Нинди ахмаклык, аның хәләленең чибәрлегенә кайсы чир каршы тора алсын ди, матурлыкны җиңеп булмавын күпләр белеп бетерми шул әле!..

Илдар Хәйруллин

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев