Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әни кирәк

Юлга чыгарга җыенсак,

Күңелдә туа теләк.
Изге теләкләр теләргә
Беренче әни кирәк.
Көтмәгәндә олы юлда
Югалып калсак кинәт,
Изге теләкләрне шулчак
Теләргә әни кирәк.
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә кем кирәк?
Өметләр сүнеп барганда
Әниләр була терәк!
Ачы язмыш килә калса,
Югала калса терәк,
Күз яшьләре түкмәс өчен
Әни киңәше кирәк.
Балам бәхетле булсын, дип
Көн саен теләк теләп,
Яшәтүче иң зур терәк,
Билгеле әни кирәк.
Анастасия Усачева

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев