Туган як

Ни дисәң дә, эшсез түзеп булмый

Кыш буе эшсезлектән тилмергән пенсионерлар рәхәткә чыкты – хәзер шәһәргә кайтып та кермичә, бакчада  яталар. Бер чүп күрсәләр, йөгереп барып, тамыры белән йолкып аталар. Тегесен-монысын эшләп йөриләр.

Җәяүләп барганда күрәсең инде. Чип-чиста, ялт итеп торган бакча – пенсионерларныкы. Бәрәңге кадәр чүп үскәне – эштән соң гына ашык-пошык чапкан эш кешесенеке.
Үзем дә көзге каршысына баскан саен, юанайган билләрне сыпыра-сыпыра, бакчага барасы көннәрне зарыгып көттем. Ичмасам, бакчада эшли башласам, бераз булса да ябыгыр кебек тә бит. Инде бер ай бакчада мәшәләнәм, тик авырлык ничек бар – шулай. Инде быел да авылга Сабантуйга кайтканда зифа буйлы классташларга карап көнләшергә генә кала. Үзегез беләсез бит, Сабантуй – элек-электән татар халкының милли бәйрәме генә түгел, авылдашларның байлыклары, гаилә хәлләре белән мактанышыр өчен иң уңайлы көн. Кемнең күлмәге иң матуры, кемнең машинасы иң шәбе. Кемнең кызы кияүгә чыккан, ияртеп кайткан егете чибәрме? Шәһәрнекеме, әллә берәр авылданмы? Кайсының малае хәлле, бай гаиләдән чибәр кәләш тапкан? Болар барысы да авылдашларның күз уңында. 
Ел саен көз җитеп, уңышны җыеп бетерүгә, «бу бакчага башка бармыйм, сатарга куям, кеременнән чыгымы, мәшәкате күбрәк» дип, сукрана-сукрана сезонны ябам. Ел ахырына кадәр шул уй белән җәй буе эшләп арыган сөякләрне ял иттерәм. Гыйнвар җитүгә, бакча төшкә керә башлый: алмагачлар чәчәк ата, имеш, җиләк өлгерә... Бәрәңге, суган әрчегән саен, туңдыргычтан укробын, салатын, борычын алган саен искә төшә шул бакча. «Менә бит, иренмичә эшләгәч, бакча җимеше ел әйләнәсенә җитә» дип, бакчага барырга сәбәп эзли башлыйсың. Кыш буе ваннада юынганда кычытмаган аркалар, яз җитүгә, мунча сорап кычыта башлый.
Ә яз җитеп, беренче разведкага баруга, бакча магнит кебек үзенә тарта башлый. Ничек инде, ни йөрәгең белән ташларга кирәк инде ничә ел бил бөккән, тир түккән 4-5 сутый бакчаңны. Әнә бит нинди матур! Карап торганда ук нидер эшлисе килә башлый.
Әле сатам дисәң дә, кем ала әле аны. Син теләгән бәяне бирүче табылырмы? Арзанга бирәсе килми бит. 
Узган ел гына яңа сорт груша утырткан идем, хәзер җимешен ашап булмас инде... Яшь алмагачларымны тычкан кимермәдеме икән? Салкында өшемәделәрме икән? «На всякий случай» дип орлыкка бәрәңге дә калдырган идем, бакчаны сатсам, аны кая илтәсе булыр? Ничек җәйге ялны шәһәрдә генә үткәреп бетермәк кирәк... Шундый уйлар белән бер-ике ай йөрисең дә, ныклы карарга килеп, помидор, борыч чәчәсең.
Апрель уртасына кадәр иләсләнеп йөргән күңел, май башында инде бакчага йөгерә. «Узган ел гына чәчкән тиресне, күчереп утырткан викториямне читләргә бирәсем юк әле» – дип сөйләнә-сөйләнә, җиң сызганып эшкә керешәсең. 
Инде ничә ел шулай башлыйм мин бакча сезонын. 9 май җиткәнен генә көтәм дә, өй юарга, бакча казырга чабам.
Тик менә икенче ел инде яз салкын килә. Кырау суккан борыч, помидорларымны уйлап, йөрәк чирлегә сабышам бугай. Утыртасың гына, көннәр суыта. Уңышын җыйганчы, әллә ничә тапкыр утка-суга төшкән кебек буласың. Июнь уртасында көннәр җылыта, ләкин анда инде кибеттән помидор-кыяр алып ашап туйган буласың. Үзеңнеке җитешүгә ашыйсы да килми башлый. 
Булмый, быел точно сатам бакчаны. Уңышны гына җыеп алам да... Бетмәс әле кишере-суганы! Бакчасы булмаган кеше дә ачтан үлми. Кирәге шулкадәр. Сатам булгач, сатам! 
Яз җитүгә, әле язган тарих кабатланмаса...
Энҗе ГАЛИЕВА. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: