Туган як

Мәзәкләр

Тукай язмаган

Әбигә (теща) багышлап язган шигыремне укыгач, Мансур: 
– «Түччә»сенә шигырь язган тере шагыйрьне беренче күрәм, – дип әйтеп салмасынмы.
 Мин: 
– Ә үлгәннәр арасында бармы? – дип сорап куйдым. 
Ул башын кашып алды да:  
– Берәрсе белән автобуста я трамвайда этешеп-төртешеп талашып бармаган булсам, минем инде синнән башка тере шагыйрь күргәнем дә юк. Ә үлгәннәр арасында... – дип бераз тукталып торды да, – Тукай «тучны» язмаган, – дип өстәп куйды.

 Бу өй минеке булачак!

Өч яшьлек Әмир беренче тапкыр дәү әнисе, дәү әтисе янында  кунып кала. Бик озаклап фатирны карап йөри. Түшәмнәрен, стеналарын җентекләп тикшерә.      
 – Улым, нәрсә карыйсың?
– Болай гына, – ди малай. – Тә-ә-әк, сезнең авылда өй бармы? 
– Бар. 
– Карт әбинең өе дә сезнекеме? 
– Әйе, безнеке. Нигә сорыйсың, улым? 
– Болай гына...
Иртән йокыдан уянгач, түшәмнәрне, люстраларны озаклап карап ята малай.
– Улым, нәрсә карыйсың?
– Бу өй минеке булачак!   
–  Нәрсә-ә-ә?! 
– Бу өй минеке булачак дим! 
  – Ә без кайда яшәрбез? 
– Сезнең авылда өй бар бит, шунда яшәрсез!  
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: