Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

МӘЗӘКЛӘР

Коронавирус турында мәзәкләр.

Тукталышта автобуска бер ир килеп керә дә, йөткерә башлый. Моны күргән пассажирлар, куркышып читкә тайпыла.
– Сездә коронавирусмы әллә? – дип сорый кондуктор, кыюлыгын җыеп.
– Юк... Туберкулез, – ди ир, ютәленә буылып.
Пассажирлар барысы да җиңел сулап куялар.

Ике шешәдәш сөйләшә.
– Карале, Вәли, коронавирус дигән ул зәхмәттән иң яхшы профилактика чарасы көнгә өч мәртәбә берәр стакан аракы эчү икәнен нишләп белми икән ул табиблар?
– Әй, сөйләмә инде, Гали! Шундый профилактика белән ике атна яшәгәч, ул вируслар күзгә күренә башлый. Аннан соң аларны чебен үтергеч белән дә бәреп үтереп була, югыйсә.

Хатыны белән ире сөйләшә
– Вәли, иртәгә нишләмәкче буласың?
– Бурычларымны җыярга чыгам, Мәчтүрә. Югыйсә, моңа кадәр миннән акча алып торганнарның кайсысына гына барсам да, өйдә туры китерә алмый идем. Ә иртәгә барысы да өйдә булачак...
– Коронавирус йоктырып үләрмен дип тә курыкмыйсыңмы?
– Син нәрсә, карчык, шул кадәр кредитларым, ипотека түләүләрем белән миңа кем үләргә ирек бирсен?! Нинди юллар белән булса да алып калачаклар...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев