Туган як

Мәзәкчеләр мәҗлесе

Үткәннәрне искә алып Авылда торган чагыбыз. 3 яшьлек кызыбыз чирләп китте, тәннәре ут кебек яна, бер әйбер ашамыйча ята. Булган даруларны эчертеп, кырыенда кызганып утырам. Шулвакыт бу бала миңа : «Бигрәк матур кыз идем, үлсәм ни эшләрмен инде», - дип әйтеп куймасынмы! Кем әйтмешли, хет көл, хет ела... Бу кызыма...

Үткәннәрне искә алып
Авылда торган чагыбыз. 3 яшьлек кызыбыз чирләп китте, тәннәре ут кебек яна, бер әйбер ашамыйча ята. Булган даруларны эчертеп, кырыенда кызганып утырам. Шулвакыт бу бала миңа : «Бигрәк матур кыз идем, үлсәм ни эшләрмен инде», - дип әйтеп куймасынмы! Кем әйтмешли, хет көл, хет ела...
Бу кызыма 5 яшь тулгач, Башкортстаннан Түбән Камага күченеп килдек. Җитмеш сигезенче елның җәе иде. Поселокта вагонда торабыз. Кибетләрдә тавык итенең күплегенә шаккатып йөрим. Ул елларны авылларда тавыкны аз асрыйлар иде, йомырка салыр өчен генә. Я көтүче кергәндә, я берәр бик кадерле кунак килгәндә генә суялар иде. Шунлыктан безгә тавык ите бик тансык. «Красный Ключ» кошчылык фабрикасы тавыгы белән, тәмле итеп, токмачлы аш пешерәм. Бройлер тавыгын бәрәңге белән кыздырабыз.
Шулай ике айлап шәһәрдә торгач, авылга кайттык. Бианай, безне хөрмәтләп, тавык суйдырып алып керде. Кызым тавыкка карап торды да: «Тегендә дә тавык, монда да тавык, чистый туйдырды бу тавык, хет әтәч суярга иде», -
диде. Моны ишеткәч, бианай аптырап калды, ни әйтергә дә белмичә карап торды. Аңа сөйләп аңлаткач, көлештек инде.
Бу кызыма хәзер 43 яшь. Түбән Камада бик бәхетле яшибез. Тавык итеннән туйганыбыз юк, бик яратып ашыйбыз. Кызларыбыз салатларга да бик теләп кушалар.
Мәүлидә ЗАКИРОВА.
 
Мәсьәләне хәл итте...
Оныгыбыз аллергияле булгач, балалар бакчасына йөри алмады. Шуңа күрә, аны өйдә чиратлашып карадык: кода-кодагый, килен-улым һәм мин (ирем инде күптән вафат).
Бервакыт шулай, оныкка дүрт яшь чамасы булгандыр, аны карау чираты минеке иде. Вакытында ашап, йоклап, урамда йөреп, рәсемнәр ясап, көн әйбәт кенә узды. Кич белән телевизор каршына, үзем яраткан «Давай поженимся» дигән тапшыруны карарга утырдым. Ә оныгымның әле тагын бер яраткан уены калган икән. «Әбием, әйдә уйныйбыз», дип, мине чакыра. Мин, телевизордан аерыла алмыйча, «Улым, аз гына көт инде, «Давай поженимся»ны карыйм бит, бәлки, мин дә үземә берәр бабай табармын», дигән булдым, аны-моны уйламыйча.
Ә сабый минем янга йөгереп килеп, телевизорга күз салды да: «Әбием, син аннан бабай эзләмә, мин сиңа үземнең Красный Ключтагы бабайны бүләк итәм», - диде (анысы кода була инде). Мин оныгыма: «Красный Ключтагы әбиең бабаеннан башка ничек яшәр соң?» - дим. Баланың анысына да җавабы әзер булып чыкты: « Ә мин аңа Кар бабай ясап бирәм, андагы урманда кар бик күп!» - дип, мәсьәләне үзенчә хәл итеп куйды. Бу сөйләшү барган арада, тапшыру да бетте, һәм онык белән уйнарга керештек.
Нәфисә ГАБДЕЛВӘЛИЕВА.
Түбән Кама шәһәре.
РЕДАКЦИЯДӘН. «Мәзәкчеләр мәҗлесе» конкурсында киләсе 2016 ел өчен «Туган як»ка язылган теләсә кем катнаша ала. Моның өчен үзегез ишеткән-белгән кызыклы анекдотларны, халык мәзәкләрен яки тормышта булган көлке хәлләрне «Туган як» редакциясенә язып җибәрүегез җитә (китереп бирергә дә ярый). Язмалар киләсе елның март аена кадәр кабул ителә. Конкурска йомгак 2016 елның 1 апреленә, ягъни Көлке көненә ясалып, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк, аларның һәм актив катнашучыларның исемнәре «Туган як»ның 1 апрель санында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә (алар бары тик «Туган як»ка язылган кешеләргә генә биреләчәк).
Хөрмәтле укучыларыбыз, «Мәзәк-челәр мәҗлесе» конкурсына иҗат җимешләрегезне көтәбез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: