Туган як

Мәзәкчеләр мәҗлесе!

«Рота, подъем!» Ирем отставкадагы хәрби офицер булу сәбәпле, миңа армия тормышы яхшы таныш. Анда да төрле кызыклы хәлләр булгалый иде. Шуларның берсен «Мәзәкчеләр мәҗлесе» конкурсына язып җибәрергә уйладым. Бервакыт ирем хезмәт иткән хәрби частька Светлаков фамилияле бер яшь солдат килә. Бу егет армия тәртипләренә бик тиз ияләшә, командирларның боерыкларын төгәл...

«Рота, подъем!»
Ирем отставкадагы хәрби офицер булу сәбәпле, миңа армия тормышы яхшы таныш. Анда да төрле кызыклы хәлләр булгалый иде. Шуларның берсен «Мәзәкчеләр мәҗлесе» конкурсына язып җибәрергә уйладым.
Бервакыт ирем хезмәт иткән хәрби частька Светлаков фамилияле бер яшь солдат килә. Бу егет армия тәртипләренә бик тиз ияләшә, командирларның боерыкларын төгәл үти,
кыскасы, матур гына хезмәт итә башлый.
Тик менә бу солдатның бер кимчелеге була: төнлә йоклаганда саташа, кычкырып сөйләшә башлый. Иптәшләренең монысына башта артык исләре китми, көлешәләр генә. Ләкин тиздән эш көлүдән уза...
Бервакыт шулай төн уртасында казармада «Рота, подъем!» дигән команда яңгырый. Билгеле инде, барлык солдатлар сикереп торалар да, гадәтләнгәнчә, 45 секунд эчендә киенеп, сафка тезелеп басалар. Тик менә команда бирүче күренмәгәч, башта аптырыйлар, ә аннары, бары тик бер Светлаковның үз урынында тыныч кына йок-лап ятуын күргәч, эшнең нидә икәнен төшенәләр. Йоклаганда саташып, «команда»ны шул биргән була... Мөгаен, төшендә үзен командир итеп күргәндер...
Бу бер генә шундый очрак булса, кызык итеп искә төшерерлек кенә булыр иде дә бит. Тик менә Светлаков саташканда, тагын берничә мәртәбә төннәрен «подъем» командасы биреп, ротаны йокыдан сикертеп торгыза. Аны ачуланып та, җәза биреп тә тәртипкә кертә алмагач, командование башка частька күчерә. Бәлки, ул икенче частьта үзен генә аерым йоклата торган урын булгандыр...
Ирина САДЫЙКОВА.
Олы Аты авылы.
 
«Блин» мәгънәсе
Нәсфирә апаның шәһәр-дәге кызы белән кияве авылга кунакка кайтканнар. Кияү - урыс, татарча белми. Сөйләшкәндә, ике сүзнең берендә «блин» дип ычкындыргалый икән.
Әби кеше моны үзенчә аңлап, кияү коймак ярата дигән нәтиҗә ясаган, өч көн рәттән коймак, тәбикмәк белән сыйлаган. Аннан соң, кияүнең коймактан инде туя башлаганын күреп, дүртенче көнне табынга тәмле исе белән борын тишекләрен кытыклап, хәзер үк ашыйсыны китереп торган кайнар ит бәлеше китереп куйган.
Ә кияве, бәлешне яхшы гына суктырып утырган җиреннән, һаман ике сүзнең берендә «блин» дип кабатлый икән. Әби, урыс кияүнең бәлеш ашаганда да гел коймакны исенә төшереп сөйләнүенә нык гаҗәпләнеп, тагын коймак пешерергә әзерләнеп йөри башлаган. Бу хакта кызы белән сөйләшкәч, кызы кычкырып көлгән дә, иренең «блин»енә ачыклык керткән.
Шуннан соң, әнисе, көлемсерәп:
- Блин! Ә минем монда коймак пешерүдән башым чыкмый, - дигән.
Инсаф КАШАПОВ.
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: