Туган як

Мәзәкчеләр мәҗлесе!

Вәсвәсә Берле белән Нуль өйләнештеләр, Унлыга әверелеп, матур гына яши башладылар. Әмма, туйлар үтүгә үк, башка цифрлар аларга үгет-нәсихәт бирергә керештеләр: - Ялгыштың, Берлекәй, ялгыштың! - диде кайберләре Берлегә. - Бигрәк юк нәрсәгә каптың. Ул синең аркада гына почетта хәзер. Син аңа эреләнергә ирек бирмә, яныннан киткәләп тор, читтә йөргәлә,...

Вәсвәсә
Берле белән Нуль өйләнештеләр, Унлыга әверелеп, матур гына яши башладылар. Әмма, туйлар үтүгә үк, башка цифрлар аларга үгет-нәсихәт бирергә керештеләр:
- Ялгыштың, Берлекәй, ялгыштың! - диде кайберләре Берлегә. - Бигрәк юк нәрсәгә каптың. Ул синең аркада гына почетта хәзер. Син аңа эреләнергә ирек бирмә, яныннан киткәләп тор, читтә йөргәлә, - диделәр.
Нульгә дә күп бирделәр акылны:
-Шундый түгәрәк, илаһи матур син! Кәкре борынга чыгып харап булдың. Җитмәсә, узындырасың, аның артында торасың. Алдында торырга тырыш син аның, - диделәр.
Яшь гаилә бу киңәшләрдән үзгәреп китте. Берле, дусларының сүзен истә тотып, еш кына Нульне ялгыз калдыргалый, башка саннар янында бөтерелә башлады. Нуль дә Берлене уздырмаска, алдына чыгарга тырышты. Ниһаять, бер-берсенең холкына түзмәделәр - аерылыштылар. Нульнең бәясе бетте. Берленең абруе бик түбән төште.
Берле белән Нульгә үгет биргән цифрлар аптырыйлар, аларны мораль яктан таркалуда гаеплиләр.
Фәнзаман БАТТАЛ.
 
Данис кызыклары
Бабай белән алты яшьлек оныгы Данис өр-яңа машинада баралар.
- Бабай! Син үлгәч, бу машина миңа каламы?
- Кәнишне, улым, сиңа кала!
- Рәхмәт, бабай. Мин синең кабереңә зур, бик матур таш куярмын!
- Һай, рәхмәт улым!
Икенче бервакытны, бабасының йомышы төшеп, болар ЗАГСка керәләр.
- Бабай, ЗАГС нәрсә ул?
- Әнә, улым, күрәсеңме теге парны? Алар монда кергәндә егет белән кыз булып керәләр. Ә инде чыкканда ир белән хатынга әйләнәләр...
- Бабай! Әйдә, моннан чыгып китик. Минем ир дә, хатын да буласым килми!
Бабасы, шаяртып:
- Данис! Әйдә, сине дә берәр кызга өйләндерәбез!
- Юк, мин әнигә өйләнәм!
- Ә теге, сезнең өйдәге Радик дигән кеше кем соң әле ул?
- Улмы? Ул - минем әти!
- Менә шул әти дигән кеше, әниеңнең ире була бит инде. Сиңа башка кыз табарга кирәк!
Данис, йөзенә бик тә борчулы төс чыгарып:
- И-их! Тапмадым шул әле, бабай!
Инсаф КАШАПОВ.
 
Әлифба дәресендә
Сугыштан соңгы елларда мәктәпләрдә балалар саны аз булу сәбәпле, башлангыч классларның берьюлы берничәсен бер укытучы укыту гадәти хәл булды. Безнең дүртенче класста -
өч кенә укучы, ә беренче класстагылар тугыз бала иде. Ике классны бергә Мөнәвәрә апа укытты.
Бервакыт шулай, укытучыбыз безгә мөстәкыйль эш бирде дә, беренчеләр белән әлифба дәресе үткәрә. Әлифбадан «ә» хәрефен өйрәнәләр. Укытучы «ә» хәрефе кергән сүзләр әйтергә куша. «Әти, әни, әби, әтәч» һ.б. җаваплар ишеткәч, Мөнәвәрә апа аларга шушы сүзләр кергән җөмләләр уйлап табарга кушты. Барысы да диярлек үз җөмләләрен әйтәләр, бары тик бер малай гына тавыш-тынсыз утыра.
- Равил, ә син нинди җөмлә уйладың? - диде аңа укытучы.
Равил торып басты да, үз җөмләсен ирештерде:
- Әтәч тавык өстенә менә!
Моны ишеткәч, ике класс берьюлы көлергә тотынды...
Бүгенге көндә укытучыбыз Мөнәвәрә апа да, Равил дә мәрхүмнәр инде. Урыннары җәннәттә булсын!
Рәйсә ЯКУПОВА, мәгариф ветераны.
Түбән Уратма авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: