Туган як

Мәзәкчеләр мәҗлесе!

Аягын чылатмаска булды Без туган яктан еракта яшәдек, әмма җәй урталарында ел саен диярлек ялга кайта идек. Бер елны шулай ирем белән үзебезнең авылга, әти-әни янына кайттык. Зур апам да ире белән кайтып төштеләр. Ашап-эчеп, ял иткәннән соң барыбыз бергәләп Зәй елгасының теге ягына чыгып, тау башыннан әйләнеп кайтырга булдык....

Аягын чылатмаска булды
Без туган яктан еракта яшәдек, әмма җәй урталарында ел саен диярлек ялга кайта идек. Бер елны шулай ирем белән үзебезнең авылга, әти-әни янына кайттык. Зур апам да ире белән кайтып төштеләр.
Ашап-эчеп, ял иткәннән соң барыбыз бергәләп Зәй елгасының теге ягына чыгып, тау башыннан әйләнеп кайтырга булдык. Ә Зәй елгасын ерып чыгарга кирәк. Бер урында сайрак булгач, шуннан чыгарга булдык.
Без ирем белән, аяк киемнәрен салып, чалбар, күлмәкләрне күтәреп, ерып чыга башладык, ә апам чишенеп тормаска булды, аяк киемен дә салмады: «Аякны чылатып тормыйм әле, мине ирем күтәреп чыга» дип масайды. Ире күтәрүен-күтәрде һәм Зәйнең яртысына кадәр җитте. Иң тирән җиренә җитү белән, аягы таеп киттеме, әллә чокырга туры килдеме, егылды бит. Аяк киемен дә салып тормыйм әле дигән апам белән ире икесе дә суда чумдылар. Шулай итеп, аяклары гына түгел, баштан ук чыландылар.
Андагы көлкеле күре-нешне, бик куп еллар үтсә дә, һаман да искә төшереп, ирем белән көлешәбез. Апам, аллага шөкер, исән-сау әле, ә ире мәрхүм инде (урыны оҗмахта булсын).
Земфира РӘХИМОВА.
Түбән Кама шәһәре.
 
«Нинди паспорт кирәк?»
Сугыштан соңгы авыр еллар. Ул чагында яшь кыз булган Миңниса апаның әтисе, сугыш яраларыннан терелә алмыйча, үлеп китә. Әнисе дүрт кыз бала белән кала (олысы - Миңниса, кечкенәсенә әле ике яшь кенә була). Тормыш йөген тарту әнисе белән Миңнисага төшә.
Бервакыт җәй көне алар ат җигәләр дә, туганнан туган малай Илдусны да алып, урманга утынга китәләр. Арбага коры-сары төяп, кайтыр юлга кузгалалар. Урманны чыгып җиткәндә, каршыларына урман каравылчысы килеп чыга һәм атны туктата.
- Кемнәр сез? Кем рөхсәте белән утын төядегез? Пас-портыгызны күрсәтегез! - ди.
Авыл кешесенең ул чагында нинди паспорты булсын? Булса да, аны кем урманга алып бара инде... Шуны да белмәгән бу кешегә аптырап, Миңниса ат арбасыннан сикереп төшә дә:
- Сиңа соң нинди паспорт кирәк? Өйдәгеме, менә мондагысымы? - дип авылча турыдан ярып сала.
Моны көтмәгән урман каравылчысы, нәрсә әйтергә белмичә бераз аптырап карап торган да, кулын селтәп китеп барган. Миңниса апалар да тынычлап кайтып киткәннәр.
Рәйсә ЯКУПОВА, мәгариф ветераны.
Түбән Уратма авылы.
 
Кем акыллырак?
Миңа еш кына туйлар, юбилейлар алып барырга туры килә. Алып баручыга гына карап утырмасыннар өчен, күбрәк мәҗлестәге кунаклар белән эш итәргә тырышам, аларга сораулар бирәм, төрле уеннар үткәрәм.
Бервакыт шулай бик хөрмәтле бер абыйның 60 яшьлек юбилеен үткәрәбез. Мәҗлеснең кызган бер мәлендә мин менә мондыйрак сорау куйдым:
- Кем акыллырак: ирләрме, хатын-кызлармы?
Нинди генә җаваплар ишетелмәде, ирләр үзләрен мактый, хатын-кызлар үзләренең акыллырак икәнен исбатлый, ир белән хатын үзара чәкәләшеп алалар, әллә нинди фәнни дәлилләр китерәләр, имеш, ирләрнең башлары зуррак, ә хатыннарның миендә сырлары күбрәк, ир - баш, хатын -
муен икән... Гомумән, тамаша шәп бара, ә мин, кызган мичкә утынны өстәп, кыздырып кына торам.
Менә шул мәлдә, моңа кадәр бу тамашага кушылмыйча тыныч кына утырган Илдар Хәйбулов мине үз янына чакырып китерде дә, микрофонны алып:
- Айдар, хатын-кызларны Аллаһы тәгалә нәрсәдән ясаган әле? - диде.
- Кабыргадан...
- Ә синең кайчан кабырганың мозгасы булганын күргәнең бар? - дип әйтеп микрофонны миңа бирде.
Мондый кире каккысыз дәлилдән соң хатын-кызлар тынып калдылар, ә ир-атлар Илдар абыйны алкышларга күмделәр.
Айдар ХӘМЗИН.
Ташлык авылы.
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: