Туган як

Мәзәкчеләр мәҗлесе!

«Булдырдың, кәкә...» Туган ягым Мамадыш районындагы Норма һәм Кече Кирмән авылларында үзенчәлекле сүз куллану гадәткә кергән. Үзеңнән кече энекәшкә яки сеңелкәшкә «кәкә» диеп эндәшәләр. Авылыбыз аксакалы Габделбәр абзый «кәкә» сүзен бигрәк тә еш куллана иде. Берәр эш башласаң, «менә болайрак кирәк ул, кәкә, һәр нәрсәне җае белән эшләргә кирәк, кәкә»...

«Булдырдың, кәкә...»
Туган ягым Мамадыш районындагы Норма һәм Кече Кирмән авылларында үзенчәлекле сүз куллану гадәткә кергән. Үзеңнән кече энекәшкә яки сеңелкәшкә «кәкә» диеп эндәшәләр. Авылыбыз аксакалы Габделбәр абзый «кәкә» сүзен бигрәк тә еш куллана иде. Берәр эш башласаң, «менә болайрак кирәк ул, кәкә, һәр нәрсәне җае белән эшләргә кирәк, кәкә» дип, киңәш бирергә яратты.
Бер көнне шулай Габделбәр абзый урамга чыкса, ни күзе белән күрсен: моның каршысына туп-туры Микәй килә! Микәй -
ул авылның кап-кара озын йонлы, ачуым килмәгәе, метрга якын мөгезле кәҗә тәкәсе. Аның бер гадәте бар -
кемне дә булса сөзәргә кирәк! Урамда берәрсен куып җитеп, арт санына мөгезе белән берне кундыру һәм зур эш кырган кыяфәт белән, горур башын күтәреп икенче якка борылып китү - аның өчен мәҗбүри үтәлергә тиешле ритуал кебек...
Инде менә шул Микәй кушаматлы явыз белән күзгә-күз очрашкач, Габделбәр абзый нишләргә тиеш? Без малайлар кебек койма башына менеп кача алмый бит инде. Микәй үзенең каршысына чабып килә башлагач, Габделбәр абзый, күрәсең, «ятканны кыйнамыйлар» дигән әйтемне исенә төшерептер инде, юлга сузылып ята. Аркага яки күкрәккә түгел, яны белән ятуы сәбәпле, аның киң җилкәсе Микәй өчен бик уңайлы «мишень»гә әверелә. Кәҗә тәкәсе, чабып килгән хутка, абзыйның җилкәсенә берне кундыра да, гадәтенчә, горур кыяфәт белән борылып кире якка китә. Ә Габделбәр абзый, Микәй артыннан карап:
-Булдырдың, кәкә, син менә дигән тәкә, - дигән сүзләр белән озатып кала.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН.
 
«Гитлер җүләр булган...»
Бу тарихи мәзәкне, заманында, чыннан да булган хәл, дип сөйләгәннәр иде. Дөрестерме-юктырмы, анысын белмим, әмма үзем дә сезгә сөйлим әле.
Хрущев идарә иткән вакытта, безнең илгә ГДРның дәүләт җитәкчесе Вальтер Ульбрихт рәсми визит белән килгән. Ике дәүләт арасындагы кайбер мәсьәләләрне хәл иткәч, Хрущев кунакны бергәләп табигатьтә ял итәргә, алай гына да түгел, ауга чыгарга чакырган. Ульбрихт, әлбәттә инде, шатланып риза булган.
Тыюлыкка (заповедник) барып җиткәч, Хрущев ау өчен җаваплы егерьгә боера: фәлән вакытта ау урынында куяннар булсын! Егерь, аптырашта калып:
- Никита Сергеевич, куяннар калмады, аларны атып бетерделәр инде, - дип аңлатырга маташа.
- Знать не знаю, ау урынында хет бер куян булмаса, мин сиңа Кузькина матьны күрсәтермен, Себергә озатырбыз! - дип өстәлне төя Хрущев.
Инде нишләргә?.. Егерь, хезмәттәшләре беән киңәшкәч, әмәлен таба. Контейнерлар янында йөрүче зур гына бер мәчене тоталар да, аннан «куян» ясыйлар: өстенә, төшмәслек итеп беркетеп, куян тиресе киертәләр дә, тиешле вакытта ау урынына чыгарып җибәрәләр.
Шулвакыт дәрәҗәле «аучылар» да килеп җитә һәм «куян»ны ерактан күреп алалар. Беренче ату тавышы яңгырауга, мәче якындагы агачка сикереп менә һәм агач башына үрмәләп, күздән югала.
Вальтер Ульбрихт бу хәлгә шаккатып карап торган да:
- Бу дөньяда күпме яшәп, куянның агачка сикереп менеп китүен күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде әле. Гитлер чын җүләр булган шул... Җирдә сикереп йөри торган куяннары да, үз тормышларын сакларга кирәк булганда, агачка менә алган илгә һөҗүм итү, чын мәхнәсендә, акылсызлык бит инде ул, - дигән, имеш.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.
 
Ыштанын бәйли алмагач...
Безнең авыл элек Ширәмәт районына керә иде. Район үзәгенә кадәр ара шактый ерак, 18 километрдан артык.
Әнием кышның бик салкын көнендә Ширәмәткә җәяү барырга мәҗбүр булган. Кире кайткан вакытта бик каты өшегән, әле җитмәсә, кече йомышын үтәргә дә нык кыстала башлаган.
Ни эшләсен, ыштанын төшереп кече йомышын үтәвен-үтәгән, әмма ыштанны бәйли алмаган (ул вакытларда хатын-кыз бәйләүле ыштан кия иде), бик каты өшегәнлектән, куллары тыңламый икән.
Каршысына бер ир килүен күргәч, әнием, еларга җитешеп, «ыштанымны бәйләп бирсәнә, зинһар» -
дип мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Шөкер, мәрхәмәтле ир кеше ыштанны бәйләп биргән. Шулай итеп, әни салкыннан исән-сау котылып, өйгә кайтып җиткән. Соңыннан көлеп безгә сөйләде.
Земфира РӘХИМОВА.
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: