Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Мәзәкчеләр мәҗлесе!

Аучы булу серләре Авылыбызда оста аучы булып саналган Габделгани абый - җор телле, фантазиягә бай кеше, сөйләгәндә авызына каратып тота, сүзләренең кайсысы чын, кайсысы уйдырма икәнен аеру җиңел түгел. Бервакыт шулай көз көне ул мине үзе белән үрдәкләр ауларга алып китте. Гадәттәгечә, теле-телгә йокмый: - Менә күрерсең, энекәш, бүген күлдә...

Аучы булу серләре
 
Авылыбызда оста аучы булып саналган Габделгани абый - җор телле, фантазиягә бай кеше, сөйләгәндә авызына каратып тота, сүзләренең кайсысы чын, кайсысы уйдырма икәнен аеру җиңел түгел.
Бервакыт шулай көз көне ул мине үзе белән үрдәкләр ауларга алып китте. Гадәттәгечә, теле-телгә йокмый:
- Менә күрерсең, энекәш, бүген күлдә үрдәкләр бик күп булачак. Как раз, үрдәк шулпасы ашыйсы килеп тора әле... Берсендә малай белән барган идек, ике капчыкка тутырып көчкә алып кайттык. Малай әйтә, «әти, син ат алып кил, мин үрдәкләрне саклап торам», ди. Юк, мәйтәм, без синең белән көчле ир-егетләр, күтәреп кайтабыз, дим... Ә син беләсеңме, без барасы күлгә үрдәкләр нигә көтүләре белән килә? Балык күп булган урынга җыела алар... Аннан, шунысы да бар: алар одеколонда бүрттерелгән борчакны яраталар. Менә хәзер шундый борчакны сибәбез дә, үрдәкләр шуны ашап исерәләр, безгә аларны җыеп, капчыкларга тутырасы гына кала...
Габделгани абый, чыннан да, күл буена борчак сипте. Әмма, күпме көтсәк тә, бер үрдәк тә күренмәде. Юлдашым монда да аптырап калмады:
- Бүген ау көне түгел икән шул, җил одеколон исен таратып бетерә, үрдәкләргә барып җитми. Ярар, көн әйбәт булса, иртәгә килербез, ә бүгенгә кайтыйк инде... Ә син беләсеңме, энекәш, минем бит бүре аулаганнарым да күп булды, анысының да үз нечкәлекләре бар. Бүреләрнең үз сукмаклары була, шуларны белгән оста аучы (примир, үзем) сукмакларының ике ягына кызыл чүпрәкләр бәйләгән казыклар куеп чыга. Бүре сукмактан читкә борыла алмыйча, нәкъ син көткән урынга килә... Ә мин бит инде без промах атам... Минем бүрекләр, Хәдичә апаңның якалары каян килгән дип уйлыйсың? Менә, энекәш, син дә шундый оста аучы булырга өйрән, тормышта кирәк булыр...
Габделгани абыйның шулай «борчак сибүен» тыңлап барганда, буада ике үрдәк йөзеп йөрүен күреп алдым да, юлдашымны сөйләвеннән бүлдердем.
- Әһә, әнә бит, үзләре безне эзләп килгәннәр. Насыйп булган ризык тешеңне сындырып керә ул, - дип, Габделгани абый мылтыгын иңбашыннан алды. Атуын, чыккан да, «без промах» ата икән.
Ике үрдәкне капчыкка салып алып кайткач, Габделгани абый аларны Хәдичә апага бирде дә:
- Карчык, безне үрдәк шулпасы белән сыйларсың инде, - диде.
Хәдичә апа үрдәкләрне әйләндерә-әйләндерә карады да, аптыраган кыяфәттә:
- Кара әле, атасы, болар нәкъ безнең үрдәкләргә охшаганнар бит, - дип куймасынмы!
Ауның уңышлы булуы сәбәбенә инде төшенә башлаган Габделгани абый монда да сер бирмәде:
- Әйтәм аны, безнең ата үрдәк яз көне берәр атна югалып торган иде, үзенә кыр үрдәкләре арасыннан сөяркәләр тапкан булган, ызначит, - диде. Аннары, миңа таба борылып:
- Шулай, энекәш, насыйп булган ризык тешеңне сындырып керә ул, - дип күз кысты.
Суфиян МИНҺАҖЕВ.
 
Бер-берсен аңлаганнар
 
Самогонга каршы каты көрәш барган елларда, бервакыт район үзәгеннән бер урыс авылына рейд белән милиция хезмәткәрләре килеп төшә. Көтмәгәндә булсын дип, җирле участок инспекторын да алдан кисәтеп тормыйлар.
Килү белән, участковыйны һәм тагын ике пунәтәйне алып, иң элек, район эчке эшләр бүлегенә сигнал кергән йортка юнәләләр. Шәһәрдән килгән милиционерлар тентүгә керешү белән, авыл участковые түр почмакта торган тулы ләгән янына килеп, аның өстенә куелган чүмеч белән чумырып алып, тын да алмыйча эчеп бетергән дә, йорт хуҗасына: «Фу, суың җып-җылы. Инде исләнә дә башлаган. Ник аны алыштырмыйсың?» -
дигән. Йорт хуҗасы: «Хайваннарга эчерергә әзерләп куелган су ул», -
дип җавап биргән. Шулвакыт, шәһәрдән килгән милиционерларның берсе (үзе дә участковый) өстәлдән чиста стакан алып, шул ук ләгәннән чумырып эчкән дә, авыл участковыена карап: «Чыннан да, хайваннарга гына эчертерлек су икән бу», - дип куйган.
Рейд белән килүчеләр, күпме генә эзләсәләр дә, бер нәрсә дә таба алмыйча, хуҗадан гафу үтенеп, чираттагы йортны тикшерер өчен урамга чыгып китәләр.
Ә эш болай була. Йорт хуҗасы, тәрәзәдән милиция машинасын күрүгә, яшен тизлеге белән, самогон аппаратын ышанычлы урынга яшерә, тик менә ләгәндәге браганы гына яшереп өлгерә алмый. Бары тик, ләгән өстенә иске әлүмин чүмечне генә куярга өлгерә. Браганың тәмен татып караган авыл участковые йорт хуҗасын (авылдаш бит) саклап калган, ә шәһәрдән килгән участковый, үз чиратында, коллегасына авырлык китермәс өчен, аны бүтәннәргә сатмаган.
Инсаф КАШАПОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев