Туган як

Мутация корбаннары

Йокысыннан торган ир, саф һава сулау нияте белән, балконга чыгып басты. Якындагы завод морҗасыннан ургылып чыккан сары төтен икенче торбаныкы белән кушылып, шәһәр өстендә зәңгәрсу томан хасил итә иде.

Күкрәк тутырып һава сулаудан ирнең күз аллары караңгыланып китте. «Кичә изопентан иде, бүген этилбензол исе килә!» – дип, ул завод ягыннан аңкып торган газны ялгышмыйча әйтә алды. Шәмәхәләнә башлаган чыраена ваннада салкын су бөркегәч, аның хәле бераз җиңеләеп киткәндәй булды. Шулчакны ирнең каршысына чәче коелганга башына парик элгән хәләл җефете килеп басты. Озак еллар зарарлы цехта эшләү аның өчен эзсез калмаган булып чыкты. Әле кайчан гына төз буйлы булган хатын гәүдәсенең торабара шәлперәйгән кайбер әгъзаларын әкренләп пластикага алыштыра башлады.
Шул ук химия заводында эшләгән ир, соңгы вакытта үзе дә хәтере югалудан зарланды. Элек бурычка алып торган кешеләрнең исемнәрен искә төшерә алмый иза чикте. Өстәвенә, хатыныннан яшереп җыйган акча урыннарын тапмыйча азапланды. Дөрес, аның хәләл җефете бу урыннарны яхшы белә иде, әмма иренең кәефен бозмас өчен дәшмәде. 
Берничә көн элек ул саф һава сулар өчен якындагы наратлыкка барды. Андагы үзгәрешләргә күптән күнеккән ир бу юлы да әллә ни гаҗәпкә калмады. Менә сукмактан пеләш керпе йөгереп узды. Керпе үзе артыннан шундый ук пеләш балаларын да иярткән иде. Кинәт куаклар астыннан башын тыккан өч колаклы куян ирне сискәндереп җибәрде. Иң сәере – аның уртанчы колагы маңгай уртасыннан үсеп чыккан иде. Әнә агач ботагында утырган сыңар күзле ябалак куркыныч карашы белән ирне бораулый башлады. «Мутация!» – дип уйлады, өркеп калган ир һәм кулындагы таягын кошка таба атып җибәрде. Ябалак ухылдап куйды һәм икенче агачка күчеп утырды. 
Урманда күргәннәрдән бераз зиһене чуала башлаган ир, әкрен генә гөмбә җыярга кереште. Нарат агачлары арасында үскән аш тәлинкәсе зурлыгындагы яшел гөмбәләрне җыеп чыгарга күп вакыт китмәде. Табигатькә бер чыккан килеш ул елгадан зур гына балык тотарга да өлгерде. «Кара нинди зур, симез мутант», – дип шатланды ир. Дөрестән дә, балык ярты гәүдәсе белән шыртлака булса да, башы чуртанныкы иде. Өйгә кайткач: «Мазут исе килә, шикләндерә, моны ашап, агулана күрмик», – дип, хатыны бу балыкны чистартудан баш тартты. Аның каравы, зур гөмбәләрне суган турап, табада кыздыргач, бензин исе килми башлады диярлек. Яшел гөмбә ашап, тамакларын туйдырган ир белән хатын кичен телевизор карап тормаска булдылар. Ир креслога җайлап утырып, тәрәзә аша шәһәр өстендә очып йөргән кызыл каргаларны күзәтте. Аның сөекле хәләл җефете подъезд каршында утыручы карчыклар янына чыгып, елый-елый Пушкинның ярык тагарак янында калган карчык турындагы әкиятен сөйләде. Карчыкларга ни сөйләсәң дә барыбер иде, алар аны юньләп тыңламадылар.
Икенче көнне иртән ир, гадәт буенча, һава суларга кабат балконга чыгып басты. Чыкты да якындагы завод морҗасына карап, гаҗәпсенеп тора-таш катып калды. Гаҗәпләнми мөмкин түгел, бу көнне завод морҗаларының берсе – яшел, икенчесе кызыл төтен бөркеп утыра иде...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: