Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Мәшәкатьле табылдык

Шундый хәлләр

Күзләремне ачарга да өлгермәдем, телефон шалтырады. Иртүк борчуларын яратмыйм, шулай да алмыйча да ярамый, дөнья бит бу, төрле хәл килеп чыгарга мөмкин. Кардәшем Кадрия икән.

– Төнне йокысыз уздырдым, эшкә барганда күзем син яшәгән йортка төште дә сөенеп куйдым, – диде ул, сәламләү сүзләрен тәмамлагач. Аннан дәвам итте:

– Кичә базарда акча янчыгы таптым. Алдым алуын, аннан үкендем. Хуҗасын табарга кирәк бит. Эштәге кызлар белән ачып карадык: паспорт һәм банк карточкасы, акча бар. Телефон номеры да язылган. Шалтыратабыз: телефоны гел «пип»ли генә. Эш урынында калдырырга йөрәк җитмәде, өйгә алып кайттым. Янчык хуҗасын тапсаң, син генә таба аласың. Чит районнан ул... Кардәшем табылдык хуҗасы турында мәгълүмат биреп, зур эш башкаргандай, җиңел сулап куйды да: «Озакка сузма яме», – диде.

Чыгышы белән шул районнан булган кешегә мөрәҗәгать иттем һәм бу гамәлем өчен үкендем: тотынды ык-мык килеп акланырга, янәсе, ул авылда булганы юк, беркемне дә белми, өстәвенә, нәкъ менә шушы минутта яна торган эше бар икән. Кыскасы, вакытым гына әрәм булды. Интернет челтәреннән паспортта күрсәтелгән авылның кайсы авыл җирлегенә керүен эзләп таптым да, авыл советына шалтыраттым. Тагын ун минуттан акча янчыгы хуҗасының кызы минем белән элемтәгә чыкты.

Аның беренче соравы мондый булды: «Акчасы күпме?» Югалып калдым, чөнки кардәшем миңа бу хакта әйтмәде, үзем кызыксынмадым. «Әйтә алмыйм. Аны мин түгел, танышым тапкан, телефонын язып алыгыз», – дип, сөйләшүгә нокта куярга ашыктым. Бер сәгать үттеме икән, Кадриянең шатлыклы тавышын ишетәм:

– Чын журналист инде үзең! Әлхәмдүлилләһ, котылдым табылдыктан! Кызы белән бергә килделәр. «Акчасы күпме иде?» – дип сорады кызы берничә тапкыр. Сынавы булгандыр инде. Кызыксынмадым да, санамадым да. Җитмәсә, миңа акча биреп маташа. Мөселманга ярамый, дигәнне дә аңламый. Әтисе, кызыннан бераз артта калып, чын йөрәгеннән рәхмәт әйтте. Борчылгандыр инде, кызыннан да эләкми калмагандыр. Аның рәхмәтен сиңа да ирештерәм. Бу вакыйганы нигә искә алдыммы? Өлкәннәрне саклыкта кисәтергә: банк карталарын, документларын акча янчыгы эчендә йөртмәгез. Бу вакыйгадан соң берничә көн узгач, эшлекле танышым, киңәш бирергә вакыт тапкан. «Интернеттан шул авыл кергән авыл җирлеген табарга кирәк», – ди.

Онытмавы өчен дә рәхмәт.

Нурисә Габдуллина

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X