Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Мондый байлык кемгә кирәк?

Уены-чыны бергә

Көз җитте. Бакча тулы сыйнигъмәт. Әй, рәхәтләнә хатын-кыз төне буе кухняда: кайнатмасын да кайната, кыярын да тозлый, салатын да ясый. Ярты төн уртасы җиткәч, бәдрәфкә барышлый, юл уңаеннан гына ире «кайчан ятасың инде!» дип сукранмаса,  әле бер дә чыкмас иде кухнясыннан. Тик гаилә башлыгы икенче уянганда янын-
да хатыны булмаса, эшләр хөрти булачак. Шуңа күрә, хатын башлаган эшләрен тиз генә тәмамлый да, ире янына чума. Вакытында ял итәргә кирәк.  Ә иртүк эшкә килгәч, дәүләт эшенә керешер алдыннан кем нәрсә тозлаган, быел ничә банка салат ясарга өлгергән – сүз шул хакта була. Тик тора-бара бу эш алҗыта, буш банкалар да бетә. Ә кыяр-кабачкиның үсүдән туктарга исәбе дә юк. Көн саен чиләк-чиләк кыяр җыела. Кыярына урын табыла инде аның. Кабачки дигәннәре генә кадерсез яшелчә булып йөри. Югыйсә  тозлыйлар да, икрасын да ясыйлар. Тик бер-ике генә төп утыртсаң да, кабачки мул уңыш бирә, кырау да алмый, бәрәңге корты да ашамый.
Күз алдына китерегез, август-сентябрь айларында ике дус хатын арасында мондыйрак сөйләшү бара:
– Кызый, кара әле, кабачки кирәк түгелме сиңа?
– Юк, кызый, үземнеке дә уңды быел. Кая куярга белгән юк.
– Бәлки берәр танышыңа кирәктер?..
– Юктыр, хәзер бит һәркемнең үз бакчасы...
Гаилә башлыгы, әти кешенең машина багажнигында да «на всякий случай»  бер-ике кабачки тәгәрәп йөри. Үзләре, зурлар, матурлар! Тик беркемгә дә кирәк түгел!  Берәр танышы очрап, күрешергә кул сузганда,  тәмәке пыскытканда багажниктагы теге кабачкилар телгә алынмый калмый.
Теге, әрсезләнеп, «бер ун дистә күкәй дә, безгә бары да бата» дип, йөз күкәй сораучы җырчының хатыны кабак күтәреп чыккан клипны күргәч, шуларга бирергә дип уйлап торам әле. Алай-болай, Түбән Камага килә калсалар дим инде.
Ә бәлки сезгә кирәктер кабачки?.. Бирәм, икрасын ясарсыз. Исән-сау кышларга кергәч, кунакка килермен кабачки икрасы ашарга. Итле бәрәңге белән хәйран тәмле була ул. 
Энҗе Галиева
Рәсем pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев