Туган як

Моң кая югалган?

О-о-о, карале кем кайткан безнең авылга! Нәрсә, энем, сагынып кайттыңмы, әллә болай гынамы?

О-о-о, карале кем кайткан безнең авылга! Нәрсә, энем, сагынып кайттыңмы, әллә болай гынамы? Ә-ә-ә, аңладым, клубта концерт куеп, акча эшләргә исәбең. Белмим шул, энем, барып чыгармы бу ниятең? Концертларга йөрерлек халык калмады хәзер авылда. Аннары шунысын да әйтергә кирәк: син авылдан чыгып киткәннән бирле, клубта орлык сакладылар. Берничә ел элек түбәсе ишелеп төшкәч, хәзер аның беркемгә кирәге калмады.
Әле дә хәтерлим, җырчы чыкмасмы дип, үсмер чагыңда сине колхоз хисабына укырга озатканнар иде. Шуннан бирле күренгәнең юк, эзең суынды. Бүген сине күргәч, шул бурычын кайтарырга кайтканмы әллә дип уйлап куйдым. Синең турында шәһәр клубларында концерт куеп йөри дип сөйлиләр. Бервакыт телевизордан да күргәнем булды. Анысы дөрес, сәхнәдә сикергәләп җырлый беләсең, тик турыдан бәргәнгә үпкәләмә, тавышыңда иң кирәк нәрсә – моң юк, энем. Җырлаганда шунысы булмаса, нишләптер, тыңлыйсы килми аны. Вәт әтиең Габделхәйнең тавышында, чынлап та, моң бар иде. Ул авылдагы мәҗлесләрдә иске җырларны сузганда, эчмичә елыйсы килгән чаклар күп булды дип, әле дә сөйлиләр. 
Энем, авылда концерт куям дип, өмет баглап кайтканыңны аңлыйм. Тик хәзерге авыл урамы карап торышка гына зур күренә ул. Йортлар күп, әмма буш, булса, шул аның утызында гына кеше яшидер. Алары да пенсиягә яшәгәнгә, акчаларын даруга гына тоталар. Ә син аларны клубка җыеп, акчага концерт куймакчы буласың. Хәзер кичләрен авыл урамында йөргән кеше дә күренми. Берәрсе, салмыш баштан булса да, тамак ярып җырлап узсын иде, ичмасам. Элеккечә матур итеп әтәчләр дә кычкырмый, һау-һаулап өрергә этләре дә калмады. Берәү дә аңлата алмый, әллә кая китеп бетте бу халык. Әле кайчан гына бала-чага тавышы ишетелеп торган авыл урамында хәзер сәер тынлык. 
Концерт куям дисәң, күрше авылга барсаң гына инде, энем. Аларның клублары да зур, халык та бездән күбрәк яши. Тик шунысы бар: җыр тыңларга клубка халык җыя алуың икеле. Хәзер күбесе яраткан җырларын телевизордан гына карый, яшьләр интернетта утыра. Акча эшлим дисәң, заказ буенча шәһәр банкетларында җырлап йөрсәң генә инде. Әгәр чакыра-нитә калсалар, энем, җебеп торма, мин фәлән авыл кешесе дип, авызыңны тутырып әйт. Авылдан-авылга акчага җырлап йөрүчеләр күбәйде хәзер. Аларның барысы да диярлек авылдан чыккан, әмма бу турыда әйтергә оныталар. Белмим, оныталармы, әйтергә оялалармы? Шуңа күрәме, җырлаганда тавышларында моң сизелми. Күрәсең, авыл урамыннан чыгып киткәндә, туган туфракта кала ул моң дигән нәрсә!
Малай чакта үзем дә җырларга яраттым. Өйдә ялгызым булганда озаклап, тамагым карлыкканчы җырлый идем. Бервакыт әни ишектән шыпырт кына кереп, мине тыңлап торган да: «Улым, зинһар, җырлый күрмә, тавышыңнан тәрәзә төбендәге гөлләрем шиңә башлады», – дип, мине ишегалдына куып чыгарды. Тавышым бик матур кебек тоелды, туктый алмагач, лапастагы сыер янына чыгып җырлый башладым. Тавышым әллә кайларга яңгыраганга, әти мине анда тиз эзләп тапты. «Җырлама, малай актыгы, синең акырып-бакыруыңнан өреккән сыерның сөте кими башлады», – дип, мине бик нык ачуланды. Монда җырлауга караганда ипи телеменә май ягып ашау теләге көчлерәк булгандыр. Шул хәлдән соң җырлавымнан туктадым. Энем, күрәсең, сине малай чагыңда ук шулай куркытып, җырлавыңнан туктатучы булмагандыр. Югыйсә, концерт куеп, акча җыям дип, болай интегеп йөрмәс идең. Колхоз фермасында эшләгәндә җырлап йөргән чакларым күп булды, тик аңа карап бер җирем дә кителеп төшмәде. Сиңа да берәр җиргә эшкә керсәң, зыян итмәс иде. Төзелештә кирпеч өйгәндә дә, заводта станок артында торганда да берәр җыр көйләсәң, гаепләмәсләр дип уйлыйм. Хәзер теләсәң, кайда да эшләргә була, әти әйтмешли, эшнең гаебе юк. Тик миннән бер киңәш: энем, зинһар, җырлама гына.. 
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: