Туган як

Мәхәббәт – ул изге һәм саф...

Кадерле дуслар! Мәхәббәт темасы бервакытта да искермәячәк, әһәмиятсез дә булмаячак. Кешелек җәмгыяте яшәп торганда, аның хакында сөйләү, фикер йөртү, аны язу, сәнгать әсәрләрендә сурәтләү дә  – мәңгелек тема дип беләм мин. Чөнки чын кешелек һәм кешелеклелек, асылда, мәхәббәттән башланган, башлана һәм туктаусыз шулай дәвам итәчәк тә. Кеше бит үз гомерендә мәхәббәт хисләре тәэсиренә дучар булган кадәрле башка хис-тойгылар кичерми.

Гыйшыйк-сөюгә багышлап миллионнарча мәртәбә язсалар да, аны ихластан укыйлар, тәэсирләнәләр. Шуңа күрә иң озын гомерле, хәтта, үлмәс-онытылмас бөек әсәрләрнең мәхәббәткә багышланганнары укучыларыбыз тарафыннан яратып укыла.
Хезмәт тәрбиясе кебек үк, халык педагогикасында да дөрес мәхәббәт тәрбиясе бирү, аның сафлыгы өчен көрәш күп гасырлар буе төп чараларның берсе – иң әһәмиятлесе итеп саналган.
Соңгы елларда мәхәббәтнең мәгънәсен аңлату, аңлау, ул хакта фикерләү соң дәрәҗәдә гадиләште, гарипләнде дияргә була. Аның акыл һәм оят сагындагы күпчелек серләре, тоемлана гына торган мәгънәләре - һәркемгә аңлаешлы тән мөнәсәбәтләренә, хаҗәт үтәү чараларына күчерелде. Кешелек җәмгыяте бу өлкәдә тулысынча бозыклыкка, черү сазлыгына чума бара. Аны күзгә күренеп килүче гаять куркыныч бу афәттән кем, ничек коткарыр –әлегә бу сорауга җавап бирүче юк.
Бездән дә үтте яшьлек. Без дә мәхәббәт утларында яндык, сөйдек-сөелдек. Безнең заманда көчләү, үтерү кебек вәхшилек булмады, саф, гадел иде шул ул «мәхәббәт» дигән хис– тойгылар.
Без яшь чакта 
                дөнья матур иде,
Кеше батыр иде шикелле.
Кояшкаем белән аем миңа
Үткәннәрне искә төшерде:
– Мәхәббәт ул шундый 
                 бөек, гадел диям,
Чагыштырып булмый аны 
                        берни белән.
Язгы җилләр, җылы кояш 
                     назын хәтта,
Тиңләп булмый мәхәббәткә –
                        шуны беләм.
Чәчәкләр дә сокландыра, 
                            язлары да,
Үзенә бер назын, моңын, 
                         рухын бирә.
Мәхәббәткә тиңләр өчен 
                      берни юктыр,
Мәхәббәт ул изге, сафтыр 
                           шуңа күрә.
Мәхәббәтең саф һәм гадел,
                        чиста булса, 
Йөрәкләрне ашкындырып, 
                   тартып торса,
Канат куя гашыйкларның 
                            иңнәренә,
Мәхәббәт ялкының 
                       сүнмәс булса. 
Анастасия УСАЧЕВА, 
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: