Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Мизгелләр

Әй, бу гомер мизгелләре

Әй, бу гомер мизгелләре

Сынамый кемне генә.

Мизгелләр ялгыз итәләр,

Мизгелләр үкендерә.   

Нидер эзләп, хыялларда

Үткәннәргә кайтабыз.

Ходай биргән бәхетләрне

Мизгелдә югалтабыз.

Мизгелләр шатлыкка күмә,

Мизгелләр утка сала.

Соңгы сүзләрне әйтергә

Мизгелләр җитми кала.

Мизгелдә алган яралар

Гомер буе төзәлми.

Еллар буе түзгән йөрәк

Мизгелләргә түзәлми.

Бәлки сүзем хак түгелдер,

Бәлки ризалашмас кемдер.

Мизгелләрдән тора еллар,

Мизгелләрдән тора гомер.

Никифор Тукмачев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X