Туган як

Мине яратасыңмы?

- Мәмдәлия, иреңнең «мине яратасыңмы?» дип сораганы бармы? Минеке көн саен шуны сорап, тәмам тинтерәтеп бетерде! Аптырагач, «Эч пошырып, сорама, нинди ярату ул бу яшьтә», дип тә карадым. Юк, өзми дә, куймый да. «Яратусыз яшәп булмый, ник торасың алай булгач минем белән», ди. «Бер ияләшкәч, тормый кая барасың», дигәч, бәйләнүдән...

- Мәмдәлия, иреңнең «мине яратасыңмы?» дип сораганы бармы? Минеке көн саен шуны сорап, тәмам тинтерәтеп бетерде! Аптырагач, «Эч пошырып, сорама, нинди ярату ул бу яшьтә», дип тә карадым. Юк, өзми дә, куймый да. «Яратусыз яшәп булмый, ник торасың алай булгач минем белән», ди. «Бер ияләшкәч, тормый кая барасың», дигәч, бәйләнүдән туктар дип уйлаган идем. Туктый ди, сиңа, хәзер... «Яратмагач, миңа ник чыктың соң, алайса», ди. Ачуымнан, «чыктым шул, вакыты җиткәч, чыкмый кая барасың», дип кычкырдым...
И-и, Мәмдәлия, яшь вакытта әйтмәгәнне, каян алыйм инде ул ярату дигәнне. Авыз тутырып, көннәр буе шуны әйтеп торырга, белмим, мине ул кем диеп беләдер. Үзем дә аңламыйм, соңгы вакытта нәрсә булгандыр аның белән. Хәзер, гомер булмаганны, гәзит-журнал укый, каяндыр калын-калын китаплар күтәреп кайта. Әй укый, әй укый. Башына зыян килмәгәе, дип шикләнеп тә куям, кайвакыт. Әнә, «Кеше ирләре машиналары белән мәж килә, балыкка йөри», дим. Ахыр чиктә, «Ичмасам, лыкынганчы эчеп кайтсаң иде», дип тә карадым. Әгәр, җавабын ишетсәң, егылыплар китәр идең, Мәмдәлия. «Мин хәзер башка ирләр кебек түгел, дөнья матурлыгын күрә башладым», ди. Болай сөйләшкәч, берәрсенә ияләшкән, ахрысы, дип шикләнгән идем. Юк, эштән соң туп-туры өйгә кайта. Беркөнне карыйм, кулына ике билет тоткан. Яшьлекне искә төшереп, «Әйдә, киттек кинога», ди. «Тилердеңме әллә, телевизордан бөтен каналлар фильм күрсәтә», дим. «Миңа андые кирәк түгел. Чын мәхәббәт турындагысын, залда ут сүнгәч, кулга-кул тотышып кына карап була», ди. Әйт әле, шуннан соң, җүләр түгелме ул, Мәмдәлия. Үзең беләсең, хатын-кыз плитә тирәсендә кайнашканда шул бер халаттан йөри. Анда-монда чыкканда чәч ясатып, бизәнү турында да уйламыйсың. Күпме яшәп, иремнең шул вак-төякне күзәтеп йөргәнен сизмәгән идем. Беркөнне тиктомалга «Шушы иске халатыңны киеп, чәч туздырып янымда йөргәнеңне күралмыйм», диеп куймасынмы. «Бизәнеп, ясанып, чәчемне буятып йөрергә, яңадан кияүгә чыгасым юк, әйдә баш катырма, башкалар кебек ул яратусыз гына яшәп карыйк әле», дим. «Булмый, моңарчы түзгәнгә, рәхмәт әйт, хәзер мин яратмаган хатын белән торалмыйм» диеп, йөрәгемне бозып ташлады. Мәмдәлия, ул яратмый дип, мин шушы яшемдә ирсез кала алмыйм бит инде. Хыялый булса да, акчаны әйбәт ала ул. Аннан ничәмә ел бергә яшәп, холык-фигылен тәмам өйрәнеп бетердем, яңа кешегә яраклашырга теләгем дә, вакытым да калмады.
Шуңа күрә бу арада өс-башымны алыштырдым, кичә чәчемне үзгәртеп кайттым. Бүген менә аның кайтуына тырнак буяп утырган булам. Үз янында нинди матурлыкны күрми йөргән, күзле бүкән. Ярар, хәзерге чибәрлегемне күреп, шаккатсын әле.
Мәмдәлия, мужикның ярату сүзен ишетәсе килгәч, ишеттерермен. Ярар, аңа гына калгач, миңа авыр түгел. Ни дисәң дә, әллә нигә бер әйтүдән телем өзелеп төшмәс әле...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: