Туган як

Мин үзем бүләк икән

Халыкара хатын-кызлар көнендә хәләл җефетемә нинди бүләк алырга белмичә тәмам аптырап беттем.

Чәшке туны – икәү, искергән саен яңартып кына торабыз. Башка кием-салымнары белән шифоньер, шкаф шыплап тулган, бүселеп тора, ишекләрен ябарлык түгел. Бизәнү әйберләрен әйтәсе дә юк, бөтен җирдә таралып яталар, кайчак үземнең кесә телефонымны кая куярга урын таба алмыйм. 
Бар алкаларын җыеп, колагына такса да, колаклары, һичшиксез, идәнгә тиклем асылынып төшәчәк. Аллам сакласын, өзелүләре дә бар! Кайчагында балдак-йөзекләрен машинага төяп, төсле металл кабул иткән җиргә илтеп тапшырырдай булам...
Бу юлы нинди бүләк алырга икән дигән уйдан җәфа чигеп, гел чиргә сабыштым. Кан басымы күтәрелде, йөрәк тә үзен сиздерә башлады, кыскасы, урынга егылдым.
Хатынга шул гына кирәк. Укол кадарга, система ясарга җыена башлады. Хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли ул. Аның, ыштанымны яртылаш төшереп, шприц энәсен артыма китереп терәве була, мин бар көчемә акырып җибәрәм: ‹‹Әл-лә-лә-лә. Авырта-а!››. Ә инде шатырдатып кадагач, еламсырап ыңгыраша  башлыйм. Сиздермичә генә, каш астыннан, аны күзәтәм: җаныемның йөзе кызарган, күзләрендә көлтә-көлтә утлар чагыла, иреннәре елмая. Үз эшеннән ләззәтләнеп, минем авыртынып кычкыруымнан тәм тапканы әллә каян күренеп тора. Менә «садист» димә инде син аны! Сине кычкырта-акырта дәвалау  –аның үзенә дәва, әллә нинди бүләкләреңә караганда да мең тапкыр артыграк икән бит!
Шулай итеп, быел үз гомеремдә беренче мәртәбә хатынга бүләк алмадым. Дәвала, матурым, әйдә, дәвала. Мин сиңа үзем бүләк икән бит, дидем дә, тынычландым! 
Инсаф КАШАПОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: