Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Мин җырлыймын шырдыйны...

Җыр кешенең юлдашы, Җырлый белү бик яхшы, Берәү җырлый эшендә Берәү җырлый төшендә, - дип концертларны алып баручылар сөйли иде элек. "Күңелле ял итегез" белән концертны башлап җибәрәләр дә, "Томырылып зәңгәр яулык изәп поезд чаба" белән тәмамлыйлар. Чынлап та шулай бит, кеше башына кайгы төшсә дә, сөенеченнән бер басасы җиренә...

Җыр кешенең юлдашы,

Җырлый белү бик яхшы,

Берәү җырлый эшендә

Берәү җырлый төшендә, - дип концертларны алып баручылар сөйли иде элек. "Күңелле ял итегез" белән концертны башлап җибәрәләр дә, "Томырылып зәңгәр яулык изәп поезд чаба" белән тәмамлыйлар. Чынлап та шулай бит, кеше башына кайгы төшсә дә, сөенеченнән бер басасы җиренә биш басып йөргәндә дә җыр җырлый. "Җырның ертыгы юк" дигәндәй кемнең күңеленә нинди җыр хуш килә инде! Кайвакытта "Кузгал, уян, ләгънәт ителгән, коллар һәм ачлар дөньясы»н сузасы килә.

Менә мин үзем "малосемейка"да яшим. Стеналар юка, кемнең нәрсә эшләгәнен тавышыннан, нәрсә пешергәнен исеннән шундук белеп була. Әйтик, уң як күрше ай ахырында "Сине генә көтәм, сине генә сагынам" дип җырлап йөри башлый. Кемне сагына икән ул дисезме? Зарплатасын көтә ул шулай. Ну, безнең эш хаклары бит инде ул, песи яламаслык кына. Бер-ике атна вакыт үтүгә, кесәсендә җилләр уйный башлагач, "Үтте инде, сине яратмаска өйрәндем, сүнде инде сиңа гына булган хисләрем" дип шыңшый башлый.

Сул як күрше - ялгыз хатын. Сөяркәсе озаграк килми торса "Әллә нигә сине сагынам? Әллә нигә сине яратам" дип шыңшый йөри башлый. Озак та үтми Илһам Шакиров тавышлы бер ир-ат килеп җитә күршекәемнең күңелен күрергә. Алдан әйткәнемчә, стеналар юка аларның квартирларында ниләр кылганын без дә ишетеп торабыз. Теге, төнге 12дән соң күрсәтә торган киноларың бер якта тора! Бервакыт карават аягын да сындырдылар бугай, яшьләрне бер якка бәреп егалар болар. Эшләре беткәч, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында, сөяркә ир "Менәргә иде Урал тауларына" дип сузып җырлап җибәрә. Мин эчтән генә, ул якларга китсәң бик тиз генә кайта алмас идең әле, дип тегенең Урал якларына китеп барганын көтә башлыйм. Күрше хатынның да күңеле күтәрелә, кухняга аш пешерергә чыкканда репертуарны үзгәртә: "Дөнья матур, дөнья киң" дип күбәләк кебек очып кына йөри.

Өстәге күршем "пароварка"ны көйләп, "сәмигулла" куарга ярата. Ул бу эшне, никтер" төнлә башкара. Шуңа күрә самогонны "төнлә туган" дип йөртәләр икән, белдем инде хәзер. Кичке уннарда "Там, там, тамчы там, тамуыңны яратам" дигән җыр яңгырый икән, димәк күрше бизнеска керешкән. Ә иртәдән 9 этажлы йорт "брага" исенә бата. Күршем, артык мәшакатьләнеп тормый гына, отходларын мусопроводка бәрә. Аннан шул искә исереп, мәчеләр этләргә ташлана.

Аскы катта торучы күршеләрем, карт бабай белән әби. Балалары бардырмы - белмим, килеп күренгәннәре юк, ә экстрасенс оныгы бар бу әби-бабайның. Ни өчен күрәзәче димме? Чөнки картларның пенсия алганын көне-сәгате белән сизеп, килеп җитә ул. Ә әби-бабай "Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, аһ тәмле шул, бигрәк тәмле бәрәңге" ны җырлый-җырлый кабыклы бәрәңге ашый. Икесе дә пенсия ала, бакчада яшелчә үстереп сата. Шулай да ит, сыер мае, тәм-томнар алырлык рәтләре юк. Оныкның кредитка алган текә "иномарка"сын түләргә кирәк чөнки. Бар акча шул машинага кереп бара.

Менә шулар җәмәгать. Сезнең күршеләр буш вакытларда нинди җырлар сузалар? Миңа килеп, нәрсәләр җырлаганнарын әйтсәгез, аларның кем булуларын, яраткан шөгыльләрен минут эчендә әйтеп бирәм мин сезгә. Үзем нинди җыр яратам дисезме? Әһә, беләсегез килә, әйеме? Акылыгыз алтын икән! Анысын минем күршеләрдән сорагыз инде!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев