Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Мин Тормышка гашыйк

Шигъри тәлгәшләр

Чирем белән әйткәләштек бүген.
Һаман мәхәббәтен аңлата.
Юк, мин әйтәм, һич тә сине түгел,
Мин Тормышны өзелеп яратам!

Ә ул һаман:
– Юк, сиңа мин кирәк!
Булыймчы, ди, һәрчак яныңда.
Юк, җанкаем, мин синеке булмам,
Тормыш кебек гыйшкым барында.

Атла инде үз юлың белән син,
Калдыр мине, башка күрешмик!
Һәр таңымның гүзәл мизгелләрен
Барлап яшим әле, бирешмим!

Әкрен генә китеп барды Чирем,
Сизеп торам – өметен өзмәде.
Ә күңелдә якты уй-хыяллар
Алга атла, диеп әйдәде.

Кояш нурын сипкән, ай елмайган
Көннәр-төннәр алда күп әле.
Тормыш дустым, сөю билгесенә
Бүләк итмә чәчәк бәйләме.
Бүләк ит син еллар бәйләме.

Фәрсия Зиннурова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев