Туган як

Мин сине озак көттем

Эше буенча Ризванга шәһәрдән озак вакытка китәргә туры килә. Шартлары бик тә кызыктырырлык иде. Каршы килә алмый һәм ризалаша.

Китәренә берничә көн калгач, танышы белән чәйханәгә кереп тамак та ялгап, бераз ял итеп, үткәннәрне искә төшереп, сөйләшеп утырырга уйлыйлар. Күптән күрешмәгәч, әйтер сүзләр, яңалыклар да җыелган.
Бервакыт өстәл янына буш урынга бер кыз килеп, яннарына утырырга рөхсәт сорый. Йөзе таныш та кебек үзенең, тик исеме искә төшми генә бит. Ул:
– Суфия булам мин, танымыйсыңдамы? Өч ел элек уртак танышларда чәй эчкән идек. Мин сине бик тиз таныдым, үзгәрмәгәнсең дә, – дип елмая. Әмма Ризван күпме генә тырышса да, исенә төшерә алмый. Әмма кызның күңелен төшермәс өчен:
– Әйе, хәтерлим, син дә үзгәрмәгәнсең, – дигән була.
Чәйханә ябылыр вакыт җитеп, кайтырга чыгалар. Суфия белән юллары бер якка икән. Әкрен генә атлый-атлый, кайтып та җитәләр. Ризван кызны өенә чакыра. Андый вакытта нәрсә тәкъдим итәләр? Чәй эчәргә, сурәтләр карарга. Идән уртасындагы чемоданнарын күреп, Суфия уенын-чынын бергә кушып: 
– Кая качасың? – дип көлә. Ризван сөйләп бирә. 
– Юлга чыгарыма берничә көн калса да, әйберләремне җыйнап, әзерләп куйган идем. Ашыгып йөрергә яратмыйм. Ашык-пошык эшләсәң, нәрсә дә булса онытылып кала, – ди. Әмма Суфия кинәт кенә елап җибәрә. 
– Мин сине 3 ел элек беренче очрашудан бирле яратып йөрим. Өч ел буе гел исемнән чыкмадың. Кая барсам да уйларымда син генә булдың. Менә күрешергә дә насыйп булды. Командировкага китәсеңне ишеткәч тә, махсус килдем, – ди. 
Берничә көн Ризван Суфиядән аерылмый. Көнен дә, төнен дә бергә. Очрашулар, күрешүләр, бәхетле мизгелләр. Китәр көн дә җитә. Озатырга дуслар, туганнар килә. Әмма Ризванның күзләре Суфияне эзли. Ә ул читтән генә карап тора. Поезд кузгаласын игълан иткәч, аның янына килеп:
– Без барыбер бергә булырбыз. Мин сүз бирәм. Өч ел көткәнне тагын аз гына көт, – дип коча да поездга йөгерә.  
Яңа җирдә эшләр җайланса да, күңеле гел Суфия янына ашкына. Билгеләнгән көннәрне тизрәк үткәрәсе килә. Ялларда очрашалар: 
я Ризван Суфия янына килә, я, киресенчә, кыз барып кайта. Бу вакытларны егет мәңге хәтерләр. Үзен язгы җилләр канатында очып йөргән сыман тоя ул, эшкә дә канатланып бара. Танышлар аңа карап көнләшәләр дә. Ә егет тизрәк  вокзалга барып җитеп, чәчәк бәйләме алырга ашыга. 
Иртәнге якта поезд Суфиясе янына кайтарып та җиткерә. Поезддан төшүгә  кулларындагы чәчәкләрдәй балкып, аның Суфиясе басып тора. Бу вакытта аннан да бәхетле кеше булмагандыр. Кочагын җәеп аңа таба йөгерә.
Бергә булган вакытлар җәннәттә узган кебек булса, аерылышуы бик моңсу була. Елашалар да, шаярып көлешәләр дә, бер-берсен көтәргә вәгъдәләр бирешәләр. Кайвакытта Ризван өстәмә яллар да сорап алгалый. Күрешү көннәрен тизрәк якынайтасы килә. Куллардан телефон төшми, көн саен бер-берсе белән сәгатьләр буе сөйләшәләр. Аерылышкан көннәрдә бәхетсез булсалар да, очрашкан, бер-берсенең тавышларын ишеткән вакытта искиткеч бәхетле алар. 
Кайтып-килеп күрешүләр ярты елга сузыла. Кайбер ялларда эшләргә туры килеп, кайта алмаган чаклар да булгалый. Ара ерагайта икән ул, егет тә суына баруын тоя башлый,  биргән антларын да оныта. Кайчандыр курка-курка поездга утырып китүен, китәр алдыннан Суфияне яратып кочуын оныта. Эшендә дә үзен эре тота: үзе сөймәгән кешеләр белән сөйләшү түгел, сәлам дә бирми. Баеп китә. Шулай байтак вакыт узып китсә дә, Суфияне еш исенә төшерә, оныта алмый. Сөйгәне янына кайта. Барын сөйли: ялгышканын, яратуын...
– Сөеклем минем, мин сине бик сагындым, – дип җилкәләреннән кочаклап алып, аш бүлмәсенә кереп китәләр. 
Кинәт:
– Суфия, кем анда? Кояшым, миңа чәй ясый алмассыңмы! – дип ир тавышы яңгырый.
Суфия куркып кала.
– Әнәс сменадан кайтты. Син югалып торганда иптәшләремне кунакка чакырган идем. Барысы да чыгып киткәч, араларыннан берсе яңадан әйләнеп кереп, мине яратканлыгын белдерде. «Теләсәң нәрсә эшлә, мин барыбер чыгып китмим», – дип калды. Синең турыда сөйләсәм дә, чыгып китәргә ашыкмады. Хәтта елады да. Мин сине бик озак көттем, ә син кайтмадың. Аның белән яшәсәм дә, гел сине уйладым. Ул хәзер миндә яши һәм балабыз булуын тели, – дип, яшь аралаш аңлата. 
Әнәс аш бүлмәсенә кереп, бернәрсә булмагандай Ризван белән кул биреп күрешә һәм йомырка кыздыра башлый. Тәмләп кенә бергәләп кайда сәяхәтләрдә булуларын сөйли-сөйли, фотоларын күрсәтә. Сөйләгәннәренә кире кайта-кайта, бик тәфсилләп, кулларын бутый-бутый сөйли. Ә Ризван ишетми... 
Африка! Суфия белән анда булырга күпме хыяллансалар да, тормышка ашмады. Суфия белән Әнәс Ризванга бүләк итәр өчен сувенир алырга, дип алгы бүлмәгә кереп киткәч, егет торып, акрын гына ишеккә юнәлә. Эченнән генә: «Бәхетле булыгыз», – дип тели. 
Кулындагы кошны үзе очырган, үзе гаепле. Кайтмаган кешене күпме көтәргә була...
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: