Туган як

Мин – десантта

Ни хәл, энекәш! Менә вакыт табып сиңа хат язарга утырдым. Монда вакыт ягы бик тыгыз. Солдат тик тормыймы дип, прапорщик карап кына тора.

Син хатыңда хезмәт итүе авырмы дип сорагансың. Юк, минем ишегә хезмәт итүе алай кыен түгел. Күпләр монда йокылары туймаудан зарлана. Безнең әти малларны карарга иртәнге биштә уята иде. Безне алтыда торгызалар, мин моңа күнеккән, йокым туеп торам. Ашау ягы да ярыйсы, әле кайчагында артып та кала. Син анда калганын нишләтәсез, дип сорагансың. Биредә тавык-чебеш юк, калганын шулай ук ашап бетерәбез. «Карт» солдатлар безгә әллә ни бәйләнмиләр. Дөрес, бервакыт кайсыдыр пычрак күн итегемне юып бир, дип яныма килеп басты. Хәтерлисеңме, лапастагы киреләнгән үгезләрне учым белән маңгайларына сугып акылга утырта идем. Гадәттәгечә, теге «карт» солдатның маңгаена аз гына төртеп җибәрдем, артына тәгәрәп китте. Моны читтәрәк безнең прапорщик карап торган. Сиңа каратэ-фәлән өйрәнергә кирәкми, спецназ өчен бүген үк әзер сугышчы, дип мактады. Шуңа мин башкалар кебек спортзалга йөрмим, себерке тотып плац себерәм.
Самолеттан әлегә сикергән юк, дөрес итеп парашют җыярга өйрәтәләр. Беркөнне шуны җыйганда хата җибәргәнемне прапорщик күреп алган. Әгәр бу парашют белән самолеттан сикергән булсаң, бу синең беренче һәм соңгы сикерүең булыр иде дип әйтте. 
Ярар, үзем турында күп язарга ярамый. Энекәш, син хатыңда, акчам булса, яңа смартфон алыр идем дигәнсең. Кайчандыр клуб артында кызлар өчен тәпәләшкәндә Табакбит Самат минем борынымны канатты. Син хәзер абый кушты, дип, аның янына барып, смартфонын сорап ал. Әгәр бирми киреләнә башласа, абый десанттан кайткач үзе чутлашыр, дип әйтергә дә онытма.
Энекәш, дөресен яз, минем Наилә ничек анда? Кичен башка малайлар аны озата кайтамы? Син ул малай-шалайны, абыем десантта хезмәт итә, кайтуга иманыгызны өшкерер, дип куып тарат. Капка төбендә торганда Наилә үзе рөхсәт итсә, бер-ике тапкыр битеннән үбә аласың. Кара аны, малай, арттырып җибәрә күрмә, кайткач тикшерермен. Хатыңда десантта хезмәт итәсем килә, мине дә алырлармы, дип сорагансың. Белмим шул, энекәш, десантка эләгүе бик авыр, монда егетләрне сайлап кына алалар. Алай да бер юлын өйрәтә алам. Күршебез Габделбарый кияве безнең военкомат офицерлары белән әшнә булып йөри. Шуларга шашлыкка лапастан берәр сарык чәлдерә алсаң, дус малайларың алдында десантка эләктем дип мактана аласың. Безнең лапаста мал-туар күп, әти аларның санын барыбер хәтерләми.
Әлегә мунча түбәсеннән карга сикереп, парашют белән самолеттан сикерергә өйрәнә тор. Кара аны, малай, түбәдән сикергәндә муеныңны сындыра күрмә. Десантка чирләшкәләрне алмыйлар. 
Аннан, энекәш, онытканчы шуны сорыйм әле.Тиздән Сабантуй җитә, теге Табакбит Самат быел тагын батыр калырга җыенамы? Калмый торсын әле. Ике ел рәттән авыл батыры булды, хәзер минем чират. «Сабантуй көнне урамда  күренмә, лутчы авылдан бөтенләй чыгып кит», – дип, аңа алдан әйтеп куй. Кыскасы, авыл малайларын: «Әзерләнегез, десант кайта», – дип кисәтсәң, үзләре өчен яхшырак булыр.
Ярар, хуш, булды кебек. Тиздән кайтырмын,  әзерләнә тор, борыныңны салындырма, салага!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: