Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Мин дә барып күрдем

Кайберәүләр ел саен, чираттагы яллары җитүгә, бурычка акча алып булса да чит илләргә барып ял итеп кайтырга тырыша. Ял итеп кайткач, үлә-бетә чит илләрне мактауларын ишетеп, "әллә миңа да бер барып кайтырга инде" дигән уй башка килде. Минем баш шулай тилерәк инде - бер уй керсә, шуны чынга ашырмыйча туктамыйм....

Кайберәүләр ел саен, чираттагы яллары җитүгә, бурычка акча алып булса да чит илләргә барып ял итеп кайтырга тырыша. Ял итеп кайткач, үлә-бетә чит илләрне мактауларын ишетеп, "әллә миңа да бер барып кайтырга инде" дигән уй башка килде. Минем баш шулай тилерәк инде - бер уй керсә, шуны чынга ашырмыйча туктамыйм. Шушы максаттан, өстәмә эшкә урнашып, бераз акча эшләп алдым. Хәзер инде кайсы илгә барырга икәнен генә хәл итәсе калды. Һиндстанга самолетта очу ерак, Грецияне күрәсе килә дә - виза артыннан йөрисе... Бераз уйлангач, соңгы вакытта россиялеләрнең күбесе яратып йөри торган Египетны, ягъни Мисырны сайладым. Барып кайткан танышлар да мактап кына сөйлиләр - кыскасы, ял алуга Египетка очасы! Үземә генә бару күңелсез булганга, кызымны да үгетләргә туры килде.

Шәһәребездә туристлык агентлыклары байтак икән - барысын да иренмичә йөреп чыгып, үземә ошаганын сайладым. Агентлыкта эшләүче ягымлы татар кызы миңа Египеттан отель, ягъни кунакханә сайларга ярдәм итте. Менә ялның беренче көне! Бисмиллабызны әйтеп, сәяхәткш кузгалдык.

Юлга чыгуга, самолетта гына түгел, машинада да күңел болганып тилмергәнгә бер уч дару ашадым. Чит ил бит, ничек аралашырбыз дип уйлау юкка булган - анда һәр кеше русчаны хәйран гына сукалый икән. Шунысын да әйтеп узыйм әле: каршыгызда "Как дела?", - дип елмаеп, ярдәм итәргә теләүче мисырлыларны күреп, авызыгызны ерырга ашыкмагыз, ярдәме өчен акча түләргә туры киләчәк. Без бит үзебезнең ир-ат халкының транспортта тәрәзәгә карап җәелеп утыруына, сыртыңа он капчыгы салып барсаң да, күрмәмешкә салынып узып китүләренә ияләнгән - монда да шулай дәвам итәргә кирәк, андыйларга игътибар итеп тормагыз. Туристлык агентлыгында ул илгәшоколадлар алып барырга киңәш иткәннәр иде. Алган берничә шоколадны үзебезне каршы алган гидка, отельдәге бүлмәне җыештыручы егетләргә һәм бер кибеттәге сатучыга өләштек. Египетта мөселманнардан тыш христианнар да бар - алары рус аракысын үз итәләр, кибеттә үзегезгә ошаган әйбер өчен сатулашканда рус аракысы белән түләргә дә мөмкин.

Египетка килеп төшүгә гидлар каршы алып, кунакханәләргә урнаштырдылар. (Әйберләрегезне алып килүче ир заты күзеңә карап нәрсәдер көткәнгә, "чәйлек" бирми калу оятсызлык булыр дип, аның кулына да бер доллар төртергә туры килде.) Кунакханә ике этажлы гына, бүлмәләрендә телевизор (Россия каналлары да күрсәтә), суыткыч, кондиционер бар. Суыткыч тулы соклар, спиртлы эчемлекләр. Тик аларны алып эчәргә киңәш итмим, чөнки бәяләре шактый кыйммәт, иң дөресе - суыткычтагы әйберләргә тимәскә.

Вакыт соң булганга һәм юл нык кына алҗытканга, баш мендәргә тиюгә йоклап киткәнбез. Иртән торып урамга чыгуга, үземне фин мунчасына кергән кебек хис иттем. Шулкадәр эссе (миңа 50 градус чамасы тоелса да, 38 генә диделәр), ирексездән кире кондиционерлы бүлмәгә кереп ятасы килде. Тик дөнья күрергә дип килгәч бүлмәдә генә ятып булмас, дип чыгып киттек.

Кунакханәнең бар биналары, шул исәптән рестораны да борынгы стильдә ясалган, колонналар, агачтан уеп ясалган бизәкләр өстенлек итә. Иртәнге ашка керүгә, кешенең тәлинкә-тәлинкә ашавына авызымны ачап карап калдым. Бер тәлинкә төрле күмәчләр белән тулы, икенчесендә токмач, сосиска, шунда ук бәрәңге, йомырка тәбәсе, өченче тәлинкәдә десерт. Мин үзем дә күп ашыйм, тик монда Россиядән халык ачлыктан качып килгән кебек тоелды. Егерме төрле камыр ризыгы - тминлы, киндерле, өстенә шикәр яки какао сибелгән һәм тагын әллә ниләр (эх, бер телем үзебездә пешкән кара ипи булса!), пирожныйлар, ачык пироглар, өч-дүрт төрле итеп әзерләнгән бәрәңге, макарон, әллә ничә төрле салат һәм тагын әллә ниләр - өстәлләр муллыктан сыгылып тора. Ашар алдыннан аппетитны ачар өчен тамак чылатып алырга да була - күп төрле эчемлек тәкъдим итәләр.

Тик һәр халыкның үз ризыгы шул, монда да безнең ашказаны үз итәрлеге аз булды. Сыер итеннән дә, бәрәңге боламыгыннан да, хәтта исе авыздан сулар китерерлек шашлыктан да үзенчәлекле тәмләткечләр тәме килеп тора. Монда дуңгыз ите һәм аннан әзерләнгән ризыклар юк. Ә колбасалары һәм сосискалары тәмсез. Шуңа күрә, ун көн буена чи кабак, кыяр-помидор салаты һәм кыздырылган бәрәңгедән башка нәрсәләр тутырып, бердәнбер ашказаныма стресс ясап тормадым. Кабакны ел саен бакчада үстереп, авызыма да капмыйча чертеп атам - ә монда матур итеп телемләп киселгән һәм яфраклар белән бизәлгән кабакны ашадым инде. Кабак кына түгел, кәбестә, фасоль, баклажанны да әллә ниләр кыландырып бизәп куялар. Аннан, кавын, алма, груша, әфлисун, банан, грейпфрут, финик кебек җиләк-җимешне күзең акайганчы ашап була. Финик агачлары кунакханә территориясе тулы, тик коелганнарын ашау куркыта, кем белә, бәлки аларны әллә нинди препаратлар белән эшкәртә торганнардыр.

Ярар, ашап алгач кешеләр авыз суларын корытып сөйләгән диңгезне күрергә киттек. Ир-ат та, хатын-кыз заты да яр буендагы ятакларда да, басып та, утырып та дигәндәй кызыналар. Болай да баш пешәрлек кызу - ничек шулай озаклап ятарга түземлекләре җитә! Әле шул кызуда бер өзлексез тәмәке пошкырталар, аеруча "гүзәл зат"лар тәмәкесез тора алмый! Монда хәтле килгәч су коенмыйча китеп булмас инде дип, аягымны суга тыккан идем, кухняда ашарга сорап йөрүче әрсез песиләр кебек, аяк арасында төрле-төстәге, эреле-ваклы балыклар чуала башлагач, якындагы ташка менеп басканымны сизми дә калдым. Чырыйлап акырып, шул таш өстендә күпме утырган булыр идем, ярый әле, мәрхәмәтле ике немец ире минем балыклардан курыкканны сизеп, әсирлектән коткардылар. Үзләренчә сөйләп шаркылдап көлешсәләр дә - түздем инде.

Дөресен генә әйткәндә, диңгез ошамады миңа. Колач салып йөзәм дисәң, авызга тозлы су тула, чумам дисәң - күзгә кереп әчеттерә. Безнең пычрак Кама суы, ни әйтсәгез дә, күңелемә якынрак.

Египетка кадәр барып аның базарын күрми кайту - бездә Мәскәүгә барып, Мавзолейны күрми кайту белән бер. Алар кичке дүртләр тирәсеннән ачыла башлый. Базарлары рәт-рәт тезелгән павильоннардан тора. Барысында да диярлек туника, төрле майлар, кальян, сөлгеләр, сувенирлар. Дөнья бетереп эзләсәм дә, бер итәк-чалбар таба алмадым. Үзеңә ошаган әйбер бәясен төшерим дисәң, башың авырта башлаганчы сатулашырга кирәк. Сатучылары да сагыз кебек ябышырга, бәйләнергә генә торалар. Араларында Россия кешеләренә ияләнгәннәре - "мы не пристаем" дип торучылары да бар. Безнең белән чыккан ике башкорт кызы бер кибетче белән сатулашканчы, без инде базарны әйләнеп чыгарга да өлгердек.

Базарга аяк басуга, зифа буйлы, озын сары чәчле кызыма талпан кебек кадалдылар. "Клеопатра, ангел" һәм тагы әллә нинди матур сүзләр әйтеп, һәрберсе үзе белән фотога төшәргә кыстый. Беренче сораулары "Женат?" булды. "Кияүдәме?" дип сораулары икән. Миңа, әни кеше буларак, кыз өчен 200 дөя, моңа өстәп алтынлата да түләргә әзер әле үзләре. Вәт байыйсы бар икән әле дип, авыз җәелеп, кәефләр күтәрелеп китте. Кулга керергә торган шулкадәр байлыкка исем китеп, ә миңа ничә дөя бирәсез соң, дигәч, 30-40тан арттырмадылар - шунысы кәефне кырды. Боларның бәйләнүләреннән туеп, кыз тиз арада базардан чыгып тайды, артыннан мин дә йөгердем. Тик шул йөгереп барган уңайга бик кыстаган жожоба маеның бәясен сораган идем - бер җирдә төссез, икенче урында сары сыеклык тәкъдим иткәч, башка нәрсәләр белән кызыксынып та тормадым, кабат башкорт кызларыннан гына белештем. Алар бәяләрен бер ярымга төшереп, шактый нәрсәләр алган булып чыкты.

Көне буе бүлмәдә генә ятып булмас дип, квадроциклларда йөреп, бедуиннар янына эксукрсиягә барып килдек. Бару һәм кайту юлын махсус сукалап чыккан диярсең, дорык-дорык, баш миләре селкенә. Ә югары тизлектә чабарга ярамый, гид артыннан гына барасы. Бу экскурсиянең бәясе - 40 доллар. Бедуиннарның чәен эчәргә теләсәң - тагын 5 доллар өстәп түлисе. Бедуиннарның бот буе балалары да дөя йөртә, шулай итеп туристлардан "чәйлек" акча эшли. Сусыз, тау-таш арасында яшәп яткан халыкка "афәрин" дими калып булмый. Ә безнең "җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява" торган табигатебездә "алма пеш, авызыма төш" дип ятучылар җитәрлек. Җирле халык хәйләкәр, алардан бер нәрсә турында да мәгълүмат алып булмый - сорау бирсәң, җаваптан оста гына качалар.

Акваланг белән чумарга кыюлык җитмәгәнгә, батискаф белән генә төшеп диңгез төбен карадык. Бәясе - 50 доллар. Батискаф дигәне - өсте палубалы, асты су асты көймәсе кебек иллюминаторлы. Шул аскы өлеше 5-8 метр тирәнлеккә төшә ала. Тәрәзәсеннән су төбендә йөзешкән балыкларны, коралларны иркенләп күзәтергә була. Матур, сүз дә юк! Бу урында шуны әйтеп үтәсе килә - монда атлаган саен акча кирәк. Рәхәтләнеп күңел ачыйм дисәң - сәяхәтләр, дискотекалар (40 -100 доллар), диңгездә "банан"да, катерда йөзү (30-40 доллар) һ.б. өчен путевка бәясе кадәр акча кирәк. Анысы инде рус акчасы булса да алалар. Тик бераз кыйммәтрәк чыга.

Египетлылар өчен без - акча капчыклары, яшәү чыганагы. Ял итүче туристларның җитмеш-сиксән проценты Россиядән килгән. Шарм эль Шейх шәһәрендә әллә 64, әллә 84 кунакханә диделәр - исәпләп карагыз, күпме эш урыны, күпме сату әйләнеше! Шуңа күрә, алар үзләрен тәэмин итүчеләргә каршы сүз дәшмиләр. Урыслар урамда чүп ташласалар да, шактый салмыш ханымнарның кыланмышларына да тешләрен кысып булса да түзәләр. Россиялеләрнең анда ял итүчеләре генә түгел, даими яшәүчеләре бар - кибетләрдә эшләүче рус хатын-кызлары очрады. Россиядән килеп, йортлар стапы алучылар да бар икән.

Путевка вакыты бетеп, кире үз шәһәребезгә очтык. Казандагы аэропортта паспорт контроле аша үткәндә, һәрберебезне бик озаклап күзәттеләр, тикшерделәр. Бер минем чырайга, бер мониторына, бер читкә карап утыручы хезмәткәргә берәр матур чырай ясап, яки "кәҗә тоягы" күрсәтәсе килеп китсә дә, 15 тәүлеккә ябып куярлар дип, түздем. Ә Египетта паспорт контролен барганда да, кайтканда да бик тиз үттек!

Кайткач та беренче эшем - манты пешереп ашау булды. Вәт ичмасам ризык! Үзебезнең кара ипи дә шактый сагындырган иде - аны да май белән бәреп аттым.

Әле минем кебек төшенке рухта чит ил турында язган кеше юк иде бугай, тик мин нәрсә уйлыйм, нәрсә тойдым, шуны яздым. Барырга уйлагансыз икән - барып кайтыгыз, дөнья күреп, кешеләр белән аралашып кайтырсыз, бәлки ошап та китәр. Тик мин яңадан кая да булса барырга уйласам - салкынрак якка барачакмын, эсселек һәм тозлы диңгез, әрсез мисырлылар минем өчен түгел.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев