Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Мин «блондинка» түгел

Гадәттә, «блондинка»лардан көлеп язган мәзәкләр буа буарлык. Минем чәчем сары түгел, тик шулай да әллә нинди кызык хәлләргә юлыккалыйм. Бервакыт шулай, зурдан кубып, өй җыештырырга уйладым. Бөтен җирне ялт итеп юып чистартып бетергәч кенә, кухнядагы раковинага ябыштым. Пычрагы күренмәсен дип, махсус калай раковина алган идем - анысы тагын да яманрак...

Гадәттә, «блондинка»лардан көлеп язган мәзәкләр буа буарлык. Минем чәчем сары түгел, тик шулай да әллә нинди кызык хәлләргә юлыккалыйм. Бервакыт шулай, зурдан кубып, өй җыештырырга уйладым. Бөтен җирне ялт итеп юып чистартып бетергәч кенә, кухнядагы раковинага ябыштым. Пычрагы күренмәсен дип, махсус калай раковина алган идем - анысы тагын да яманрак икән, су тапларына кадәр күренеп тора. Менә бу юлы да уч төбе чамасы зурлыктагы бер тапны ярты сәгать кулның тиресе кабарып чыкканчы «доместос»лап ышкыгач, кабат мунчала белән кыргычлагач кына, аның тәрәзәдән төшкән агач ботагы күләгәсе икәнен аңладым.
Әле моннан да хәтәррәге булды. Монысы башка ялда инде. Атна уртасында ук юылган булса да, ял җиткәнне көтеп яткан керләрне дә үземчә «үтүклим». Тик менә бу юлы нигәдер үтүгем кәҗәләде: кызмый да кызмый. Совет чоры техникасын искә төшереп суккалап та карадым, юк кызмый инде. Аптырагач,
тартмасын эзләп табып, гарантия срогын карадым, бәхетемә әле гарантияле ремонт вакыты чыкмаган икән. Кибеткә алып барырга дип үтүгемне җыештыра башлагач кына күрдем: электрга тоташтырмаган икәнмен бит. Розеткага тыккач, чыжлап эшләп китте, җанкисәгем.
Нишләмәк кирәк, картлык дигәне шушыдыр инде...
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев