Туган як

Мәңгелек бәхәс

Юмореска

– Күптән күренмисең, аңлыйм, эшең бик авыр, һаман тузан оя­сында, төзелештәме?

– Син нәрсә?! Нинди төзелеш?! Әйттең сүз, театрда мин хәзер...

– Шулаймыни?! Театрда?! Кем бу­лып?

– Кем булсын, артист билгеле.

– Анысын гына аңлыйм, нәрсә театрда артисттан башка һөнәр беткәнме әллә, дип әйтүем.

– Юк, башкалар да җитәрлек, тик монда кем нәрсә булдыра ала бит. Театрда һәрвакыт артистлар җитми. Хуҗа Насретдин ролен кичә сәхнә яктыртучы башкарды, күптән түгел «Зәңгәр шәл»дәге Бу­латны декорацияләр ясаучы балта остасы уйнады.

– Кызык! Ә үзең кем буласың?

– Минме?! Мин Әлдермештәге Әлмәндәр картны уйныйм.

– Юк-ла, анысы түгел, төп эшең буенча кем буласың дип сорыйм?

– Төнге каравылчы! Тик әлегә Әлмәндәрне уйнаганда төп эшемдә мине режиссер алышты­рып тора.

– Нишләп алай? Нәрсә театрда башка төнге каравылчы калма­дымы?

– Юк, эш анда түгел, әйттем бит инде, театрда кеше җитмәгәч, кайчагында артистлар белән бер-беребезне алыштырырга туры килә. Режиссерыбыз кичке спектакльдән соң иртән эшкә ба­рулары авыр дип, хәзер театрда гына йоклап калырга булды.

– Монысы аңлашылды. Ничек уйлыйсың, ул мине дә театрга эшкә алырмы?

– Белмим шул, кем итеп алсын, ни булдырасың, нинди рольгә дип әйтүем?

– Минме? Миңа калса Әҗәл ролен оста башкарып чыгар идем.

– Юк, булмастыр, бу тамашада Әҗәл роле бөтенләй каралмаган.

– Ничек алай? Әлдермештә Әҗәлдән башка булмый бит!

– Режиссер уйлавынча, бу вари­антта Әлмәндәр карт мәңгелек, димәк, монда Әҗәлнең бөтенләй кирәге юк.

– Кызык, сәхнәдә ничек уйна­вымны күрмичә, бу тамашаны Әҗәлдән башка ничек куя алыр ул?!

– Безнең режиссерга барысы да рөхсәт ителә. Күп вакыт репетиция барышында залдан: «Ышанмыйм», дип, кычкырып, бәхәсләшергә ярата ул.

– Ярар, ышандырырлык итеп уй­нармын. Ул төнлә театрны сакла­ганда янына чалгы тотып керсәм, ышанмый кая барсын?

– Менә-менә, хәзер син чын ар­тист кебек оста сөйлисең. Режис­серыбыз бик үҗәт кеше, күпләр моңа тырышып карады, әмма аны ышандыруы җиңел түгел шул.

– Син агай-эне, режиссерыгыз белән алай куркытма әле, эш дигәндә үлеп торабыз, моңарчы берәүнең дә зарланганы булма­ды. Театр дигәч тә, бигрәк тагын, үземне-үзем уйнамаска...

– Тукта, аңламыйм, сез чыннан да Әҗәлме әллә?

– Әлбәттә, Әҗәл булмый, кем бу­лыйм тагын? Нәрсә ошамаганмы?

– Анысы шулай, озынлыкка оша­ган, тик Әҗәл, минемчә, тагын да ябыгырак һәм куркынычырак бу­лырга тиеш.

– Мин төрле формага керә алам. Бу юлы театр булгач, артист кыяфәтенә керәсем килде. Безгә дә югарыдан бераз күңел ачарга рөхсәт ителә, шуңа Әлмәндәр карт янында үземне-үзем уйнап карар­га булдым.

– Шулаймыни?!. Менә хәзер Әҗәлетдин, чын артистка ошап калдың. Нәрсә, болай булгач, ре­петиция ясарга режиссерны чакы­рыйммы? Әгәр гадәтенчә: «Ышан­мыйм!», – дип киреләнә башласа, «чажж» тегенең муенына чалгы белән... Дөресме?

– Нәкъ шулай! Әйт, тизрәк килсен, мин көтәргә яратмыйм. Уен уен белән, тик төп эшемнән башка да тора алмыйм!...

Илдар Хәйруллин

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: