Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Мәгарифкә багышланган гомер

Күпсанлы мәкаләләр авторы Суфиян Минһаҗевнең исеме газета укучыларыбызга күптән таныш. Ул «Туган як» газетасы ачылган беренче көннәрдән үк редакция белән хезмәттәшлек итә. Иң актив штаттан тыш хәбәрчеләрнең берсе, нигездә, тәрбия, гаилә, әхлак темаларын яктырта. Гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган мәгариф ветеранына башкача мөмкин дә түгелдер, мөгаен. Зур тормыш юлы узган бу өлкән каләмдәшебезгә тиздән 85 яшь тула. Ләкин ул, мин – өлкән кеше дип, кул кушырып утыручылардан түгел, шәһәребезнең җәмәгать тормышында актив катнаша.

Суфиян Минһаҗев Арча районы Урта Пошалым авылында, колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән. 1942 елда туган авылында тулы булмаган урта мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга кереп, 1949 елда 7 нче сыйныфны «4» ле, «5» ле билгеләренә генә тәмамлаган. Аннары укытучы булырга хыялланып, үзе әйтмешли, «чабата белән 20 километрны тәпи-тәпи барып», Арча педагогия училищесына укырга кергән.Дүрт ел буе дәүләт биргән стипендия хисабына укыган ул. 1953 елда училищены тәмамлагач, 3 ай Кәче мәктәбендә башлангыч сыйныф балаларына белем биргән. 
Арча педагогия училищесында алар фәннәрнең нигезен тирән үзләштерү белән беррәттән, үзләрендә укытучыларда булырга тиешле иң гүзәл сыйфатларны: тырышлык, намус, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын да үстерәләр. Суфиян ага ул сыйфатларны гомере буе югалтмый...
1953 елның 20 октябрендә аның кулына армиягә чакыру кәгазе тоттырганнар. «Повестка»ны баштан Урта Пошалымга җибәргән булганнар икән. Ул иясенә килеп эләккәнче шактый вакыт узганлыктан, әзерләнергә бик аз вакыт калган. «Авылга кайтып, туганнар, күршеләр белән хушлаштым да, әтинең иске ботинкасын киеп, «ложка-кружка» алып, шул якка баручы колхоз машинасына утырдым һәм юлга кузгалдым. Шулай итеп, хәзерге яшьләрне армиягә озату кебек кичәләр миңа тәтемәде», – дип искә ала Суфиян ага. 
Украинада, артиллерия частенда хезмәт итә ул. Орудие командиры, взвод командиры ярдәмчесе вазифаларын бик теләп башкара. Башта сержантлар хәзерләү мәктәбен тәмамлый. Соңыннан үзлегеннән укып, запастагы офицер булып, 1955 елның декабрь аенда туган якларына кайта. Дөрес, хәрби хезмәттә калырга да кыстап карыйлар, яраткан һөнәренә хыянәт итәсе килми: аның максаты – укытучы булу, яшь буынны тәрбияләү.
Суфиян Минһаҗев армиядән соң Дөбьяз районы (хәзерге Биектау районы) Кече Рәс авылында башлангыч сыйныф балаларын укыта, аннары үзе укыган Урта Пошалым мәктәбендә башта тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен алып бара. Тора-бара аңа директор урынбасары вазифасын да йөклиләр, директор булып та эшли...
Суфиян ага 1965 елдан Түбән Камада. 3 нче кичке мәктәптә директор урынбасары (22 ел), аннары директор булып эшли. Әле лаеклы ялга чыккач та, шактый еллар тарих фәне укыта. «60 ел гомеремне мәгариф эшенә багышладым. Минем һөнәрне хәзер кызым Флера, улым Данил дәвам итәләр. 3 оныгым югары уку йортларын тәмамлап, төрле һөнәр ияләре булып, үз юлларын таптылар. Мин – бәхетле әти һәм дәү әти. Инде дүрт оныкчыгым бар, икесе мәктәптә укый. Гомерем заяга узмаган» –  ди ул, горурланып.
Суфиян ага төп эшеннән тыш, гомере буе җәмәгать эшләрендә актив катнаша: шәһәр буенча 3 чакырылышта суд утырышчысы, 20 елга якын шәһәребезнең педагоглар җәмгыяте рәисе, медицина айныткычында җәмәгать инспекторы булган, менә хәзер 15 елдан артык аксакаллар шурасының  актив әгъзасы.
«Туган як»та басылып чыккан мәкаләләрендә ул, нигездә, җәмгыятьтә үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрә. Телебезнең-милләтебезнең язмышы, гаилә мәсьәләләре, өйләнешкән парларның аерылуы, балаларның ятим калуы, илдә бар нәрсәнең акчага корылган булуы, балаларга дөрес тәрбия бирмәү мәсьәләләре борчый ветеранны. Шуңадыр, ул язган мәкаләләрне газета укучылар көтеп алып укыйлар... 
Суфиян Минһаҗ улының хезмәте югары бәяләнә. Ул төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт бүләкләренә ия. Түбәндә шуларның кайберләрен санап китү урынлы булыр: Мәгариф идарәсенең мактау кәгазьләре (50 дән артык), «РСФСРның мәгариф отличнигы» исеме, «РСФСР педагогик җәмгыятендә актив эшчәнлек өчен» Мактау билгесе, «Хезмәт ветераны» медале, Татарстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары (3әү) һ.б.
Суфиян агага сәламәтлек телик. Каләме тутыкмасын, тирән эчтәлекле мәкаләләре белән киләчәктә дә газета укучыларыбызны сөендерсен!    
Фәрит ИМАМОВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев