Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Өметләнмәгез...

Авылда кем дә булса бурычка акча сорап торырга ниятләсә, шундук Рабигалар өенә таба йөгерә. Тик аларда, шулай кешегә биреп торырлык байлык каян килгәндер, моны берәү дә төгәл аңлата алмады. Кайберәүләр әйтүенчә, туксанынчы елларда акча зурайганчы, Рабигалар булган запасларын алтынга алыштырып өлгергәннәр. Бик белдеклеләре, бу запасның каян барлыкка килүен, Рабиганың бабасы...

Авылда кем дә булса бурычка акча сорап торырга ниятләсә, шундук Рабигалар өенә таба йөгерә. Тик аларда, шулай кешегә биреп торырлык байлык каян килгәндер, моны берәү дә төгәл аңлата алмады. Кайберәүләр әйтүенчә, туксанынчы елларда акча зурайганчы, Рабигалар булган запасларын алтынга алыштырып өлгергәннәр. Бик белдеклеләре, бу запасның каян барлыкка килүен, Рабиганың бабасы ягыннан туганы Каюмның элек кибет тотуы һәм Мәкәрҗәнең үзеннән товар ташып баеп калуы белән аңлатты. Каюм, васыять итеп, хәтта бер чүлмәк көмеш муенса, беләзек ише әйбер калдырган, дип сөйләүчеләр дә табылды.
Авылда акчалы кеше күп түгел. Бурычка бирергә риза булганы аннан да азрак. Билгеле, Рабига кебекләр булганда, кемнең банкларга барып, зур процентка кредит юллап йөрисе килсен, ди?! Дөрес, ул һәр сорап килүчегә дә акча тоттырып чыгармады, кәефенең нинди чагына туры киләсең бит. Аннан күчтәнәчкә кыстырып килгән әйберне дә онытырга ярамый, тутырган тавыкмы, каклаган казмы анда, берәү, хәтта, йорт салганда акча алып торганы өчен сарыгын да жәлләмәгән, диләр. Кемдер, алып торганы өстенә күпмедер акча өстәп кире кайтарган. Андый авылдашын Рабига: «Сезнең чутка баеп ятарга, мине кем дип белдегез?!», - дигән сүзләр белән шундук өеннән куып чыгарган. Алай да, күрше авылдан сорап килүчеләргә, имеш, ул акчаны процентка биргән, дип әйтүчеләр булгалады. Әмма, әлеге кешенең кем икәне билгеле булмаганга, аны бу эштә гаепләүче табылмады диярлек.
Тормыш шулай үз көенә дәвам иткәндә, авылда көтелмәгән хәл булды, «Ашыгыч ярдәм» машинасы авыр хәлдәге Рабиганы район бүлнисенә алып китте. Ул югалуга, «Нәрсә булган аңа? Кайтырмы-юкмы? Хәзер бурычка кемнән сорарга? Инде нишләргә?», дип халык пошаманга калды. Планда каралган туйлар кичектерелде, түбәсе ябылмаган мунчалар, каралты-куралар утырып калды. Ниһаять, айдан артык узды дигәндә, авыл буйлап, Рабиганың кайту хәбәре таралды. Кыйбатлы чит ил дарулары үзенекен иткән, ул яңадан аягына баскан. Тик чир эзсез узмаган. Карап торышка тап-таза хатын бөтенләй хәтерсез калган иде.
Рабига хәзер көннәр буе шәл бөркәнеп, капка төбендәге эскәмиядә утырырга гадәтләнде, яныннан узып баручыларны танымады, беркем белән сөйләшмәде. Авылда аның бу халәтен төрлесе-төрлечә кабул итте. Аңа бурычлы булганнар, «уф, котылдык, онытты, ахрысы», дип җиңел сулап куйдылар. Алырга өлгермәгәннәр, «чукынды, җитешмәдем, күпме акча янга каласы иде», дип сукрандылар. Авыл халкы арасында «Рабига безгә күпме яхшылык эшләде, кадерен белмәдек», дип әйтүчеләр дә булгалады кебек. Әмма аларны ишетүче булмады, һәркем үз мәшәкатенә, үз дөньясына чумган иде.
Бервакыт төнлә дөбер-дәп, көчле яңгыр явып узды. Иртән саф һава суларга эскәмиягә чыгып утырган Рабига, иң беренче булып, участковый Хисбуллинны туктатты: «Газлы мунча яратмыйм, шушында бер машина каен утыны кайтарып аудармасаң, иртәгә үк, бурычка алып атна буе эчеп ятты дип, районга шалтыратам». Моны ишетүгә, Хисбуллин сөрлегеп китте һәм, як-ягына карамыйча, урам буйлап йөгерде. Якыннан узып баручы Әкълимә, «Син, асыл кош, нишләп күренмисең, акча алганда бакчаңны утап чыгармын, дип вәгъдә биргәнеңне оныттыңмы әллә? Шушы арада килеп чыкмасаң, миннән бурычка алып, иреңнән качырып, шәһәрдә бала төшерткәнеңне бөтен авыл беләчәк», дигән сүзләр ишетүгә, үзен башына күсәк белән суккандай хис итте. Шулчакны күршедәге Дамир, кибет тирәсен әйләнеп кайту нияте белән, урамга чыккан иде. Карый, якында гына эскәмиядә күзләрен елтыратып Рабига утыра. Дамир исәнләшергә, башын селкергә өлгерми калды. «Син, юньсез, минем акчага, даруга барам дигән сылтау белән, районда сөяркәң янында ятканыңны белмиләр, дип уйлама. Әгәр бакча башына яңа койма тотып бирмәсәң, бүген үк хатыныңа житкерермен», дигән тавыш аңа аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте һәм ул, куркуыннан, күз ачып йомганчы капка артына кереп
югалды.
Шул көннән алып, авыл тормышы җанланып китте. Бу вакытта Рабиганың чирдән арынып, хәтере ачылып китүен халык инде аңлап өлгергән иде.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X