Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Менә сиңа сюрприз!

Сизәсезме кызлар,тагын бер елга картаябыз түгелме? Биттә җыерчыклар артыр инде, гәүдә авырлыгына да артык граммнар өстәлер.

Тулы бер елга картайта торган Яңа елны бик яратмасам да, бәйрәм табынын һәм бәйрәм бүләкләрен бик яратам үзем. Бала вакыттагы кебек тәм-том тулы капчыкларны әллә ничәне алып куям. Газиз иркәем дә ел саен ни дә булса бүләк итми калмый. «Энә дә бүләк, дөя дә бүләк» булса да, аның бүләге фәкать «дөя» булырга тиеш. Бәхетемә ул моны аңлый, һәм ел саен мине шаккаттырмый калмый. Моңа кадәр шулай булды. Тик менә узган елгы «бүләге» генә гомергә онытылырлык булмады. Ирем миңа шундый «шәп» сюрприз ясады, аннан соң берничә көн сөйләшми йөрдек.
Декабрь башлануга ук, бала-чага кебек, иремне «Миңа бәйрәмгә нәрсә бүләк итәсең» –дип тинтерәтә башлаган идем. Көн саен колак итен чәйнәүдән туеп булса кирәк, «М» дан башланучы бүләк булачак, артыгын сорама, дип, тагын да башымны уйга салды. Беләсе килеп, иртәсен дә, кичен дә мине көткән «серле» бүләк хакында уйлыйм. Әллә «Мерседес» бүләк итәргә уйладымы икән?.. Бәлки «Мазда» алып бирер. «Матиз» булмас инде, алар күптән чыкмый. Булмас, аның кадәр акчаны кайдан алсын. Миңа машина алганчы, үзенекен алмаштыра ул. Әллә Мальдив утрауларына алып барырмы икән?.. Анда бит байлар гына ял итә. Әгәр чынлап та шунда барсак, коену костюмнары әзерли башларга кирәк. Ярар, Марокко булса да ярап торыр иде әле. Тик мутон тун гына бүләк итәргә уйламасын. Миксер кебек өй кирәк яраклары инде күптән бар – алары исемлектән төшеп кала...
Шулай итеп, «М» хәрефенә башланган әллә никадәр вариантны күз алдыннан үткәреп, барлап чыктым кебек... Тик алай булмаган шул.
Ел бетәргә бер атна калгач, ирем серен ачты. Мерседес та түгел, Мальдив та түгел, Марокко булса да бик сөенгән булыр идем... Ирем әллә кайчан армиядә бергә хезмәт иткән, бүгенге көндә Мурманск каласында яшәп яткан яшьлек дусты Равил янына барырга планлаштырган икән. Инде поездга билетлар да алып куйган.
Ярар, нишләргә кирәк, Мурман тек Мурман, барырбыз инде Кыш бабай ел әйләнәсе яши торган якларга.
Бару-кайту маҗараларсыз гына булды. Шәһәрдә йөргәндә битемне өшетүне, ясалма керфекләрнең бәскә катырып йолкып алуны санамаганда, бәйрәм бик күңелле үтте. Дусты да, аның хатыны да бик ачык, ягымлы булып чыкты. Яхшы гына,нык кунак иттеләр. Беренче мәртәбә катырылган чи балык ашап карадым, безнең өчен махсус атап пешерелгән болан итеннән ясалган пилмән белән сыйландым.
Мин үзем ачу саклаучы хатын-кызлардан түгел, тик хәтерем бик яхшы. Шуңа күрә, мин Ватанны саклаучылар көненә аңа «К» хәрефенә башланган әйбер бүләк итәчәкмен. Тик, сез уйлаган начар сүз түгел. Нәрсә икәнен язып тормыйм, чөнки анысы бөтенләй башка вакыйга.
Энҗе ГАЛИЕВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев