Туган як

Түбəн Кама шәһәре

Кич утырганда

Менә сиңа агу!..

Шулай бервакыт...

Казанда яшәүче дус кызым Диләрә бик уңышлы гына кияүгә чыкты. Беренчедән ире бай, безнең кебек ипотекага квартир алып, аны түләп тилмермәделәр. Икенчедән, бай булуы өстенә яхшы адәм. Юкка-барга тавыш куптармый, акча күп туздырасың дип хатынына бәйләнми, сабыр һәм әдәпле, тыйнак кеше.

Эше компьютерлар белән бәйле булгач, гел чит илләрдә йөрергә туры килә үзенә. Ана теле – татарчаны ипилек-тозлык кына белсә дә, инглизчәне су урынына эчә, нимеснекен дә азмаз сукалый.

Әйткәнемчә, ире чит илләргә күп йөрсә дә, минем дус кызым патриот. Теге, «не нужен мне берег турецкий», – дип җырлаучылар рәтендә. Дубай урынына Дагыстанны ошатарак төшә. Шунысы да бар, ничек кенә кыстасаң да, самолетка утырта алмыйсың аны. Шуңадырмы, әллә яратуы көчлеме, ир барган җиреннән хатынына бүләксез кайтмый. Дөрес, күп очракта ул бүләк Диләрәгә туры килеп тә бетми. Анда түгел бит хикмәт, ә онытмыйча бүләк алып кайтуда! Диләрә иренә охшап юмарт – безнең ише бюджет кешеләренә таратып бетерә ул әйберләрне. Мин инде Таиландтан кайткан сандалиларны дүртенче елымны киям. 37 нче размерлы аяк киеме кигән Диләрәгә ире 39 нчы размерлы алып кайткан иде, минем бәхеткә булды.

Әле күптән түгел генә ире Кытайга барып кайтты. Аның белән бергә баручы танышы квартирларында таракан күплектән зарланып, заманча кытай агуы сатып алган. Диләрәләрдә тараканның эзе булмаса да, кеше алгач диптер инде, моның ире дә берничә кап алган теге агуны. Ярар, минем бакчамда кырмыскалар теңкәмә тигән иде. Таракан белән кырмысканың әллә ни аермасы юк, дип, алдым капларны. Икенче көнне үк кырмыскаларның ояларына, йөргән юлларына күп итеп сибеп тә куйдым. Кытайлар эшли белә, тараканнарның өйдә булуын искә алыптыр инде, агуларын да хуш исле итеп ясаганнар! Безнеке кебек күзләрне әчеттереп, тамак төбенә утыра, тик шулай да тараканнарны үтерми торган агу түгел инде.

Әйе, сиптем мин теге хуш исле агуны. Тик кырмыскалар гына аяк сузарга уйламый да, киресенчә агуны сырып алганнар. Бәлки соңрак, үтерә торгандыр дип, бер-ике көн сабыр иттем. Шулай да кырмыскалар үлмәгәч, аптырап, Диләрәдән теге иптәшеннән ничек кулланырга икәнен сорарга куштым. Баксаң, алар да аптырашта икән, агу бер тараканны да үтермәгән.

Берчакны шәһәребездә кытай телен өйрәтүче репетитор турында белдерү күзгә чалынган иде. Иренмичә, шул белдерүне эзләп таптым да, киттем теге хатын янына. «Менә, ирем таракан агуы алып кайткан иде, ярдәм итми. Әллә дөрес кулланмыйбыз инде. Инструкциясен укып бир әле» – дип үзем белән алып килгән кәгазьне суздым. Теге ханым укыгач, бик озак көлде, аннан соң гына аңлатты.

Баксаң, теге хуш исле нәмәрсә «отрава» түгел, «приправа» булып чыкты. Ул селкенгән, очкан, шуышкан бар нәрсәне ашаучы кытайлар таракан өчен дә тәмләткеч ясаган дип, каян безнең ил кешесенең башына килсен!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев