Туган як

«Менә, малай,беләсеңме?»

Яңа ел алды. Быел, бәйрәмдә хатын белән беркемгә дә кунакка бармаска, үзебезгә дә кеше чакырмаска булдык. Икебез, тыныч кына, иркенләп утырабыз, имеш... Без уйлаганча килеп чыкмады шул! Телевизордан, президент яңа ел котлавын башлап җибәрергә авызын ачарга өлгермәде, ишек кыңгыравы тавышына сискәнеп киттек. Бү-ләкләр өләшеп йөрүче Кыш бабай килгәнме әллә дип,...

Яңа ел алды. Быел, бәйрәмдә хатын белән беркемгә дә кунакка бармаска, үзебезгә дә кеше чакырмаска булдык. Икебез, тыныч кына, иркенләп утырабыз, имеш...
 
Без уйлаганча килеп чыкмады шул! Телевизордан, президент яңа ел котлавын башлап җибәрергә авызын ачарга өлгермәде, ишек кыңгыравы тавышына сискәнеп киттек. Бү-ләкләр өләшеп йөрүче Кыш бабай килгәнме әллә дип, ашыга-ашыга ишекне ачып җибәрсәм, авызын чабата хәтле җәеп, яңа күрше - Хатыйп басып тора. Яңа күрше дим, чөнки ул ярты ел элек кенә элекке күршеләрнең квартирасын сатып алды. Бер ялгызына ни хаҗәте бардыр ул өч бүлмәле фатирның, акчасы кычыттырып торамы, аңламассың бу кешене?!
 
Күңелсезләнеп калуымны сиздермәскә тырышып, Хатыйпны бәйрәм табынына чакырдым. Уз, дип ишарә генә иткән идем, югыйсә, «Алай бик кыстагач, үтми булмас!» - дип, түргә керде дә утырды бу.
 
Президент котлавыннан соң, сок белән тулы бокалларыбызны тотып, чәкештердек тә, иреннәрне чылатып алдык. Хатыйпка сок ошамады. Ул чыраен сытып, бокалны өстәлгә куйды да:
- Фу-у, бигрәк тәмсез. Катырагы юкмыни?! - диде.
 
Аннан, җәһәт кенә урыныннан сикереп торды да, ишекне бикләмәскә кушып, үзенә чыгып китте. Ачуым килмәгәе, ике минут узмагандыр, кулына аракы шешәсе тотып, җилкәсенә гармун асып килеп керде бу. Ничек кенә кыстамады ул безне аракы эчәргә! Әйтмәгән сүзе калмады. Абау! Шулай, кыстый-кыстый, шешәнең яртысын үзе генә бушаткач, гармунын кулына алып, шыңгырдата башлады. Мин үзем гармун тавышын ишетсәм, аерыла алмыйча тыңлыйм. Әмма моның уйнавы нервыларны тынычландырасы урында, ярсыта гына.
 
Хатыйп, шулай бармакларын бераз яздырып алды да, гармунының күреген өзәрдәй тарта-тарта, ач ишәк акырган тавышлар чыгарып, җыр сузып җибәрде:
- Телегр-ра-а-ам ба-а-ага-ана-а-сы-ы-...
Аның тавышыннан баш өянәге кузгалган хатын, колакларын уч төпләре белән каплап, йокы бүлмәсенә кереп ауды. Күршемне күпме генә туктатырга тырышсам да, барып чыкмады. Ул, тавышы тәмам карлыгып бетеп, гыжылдый башлагач кына, гармунын читкә алып куйды. Стаканга аракы салып эчкәч, күркә ботын тәмләп кимерә-кимерә:
- Менә, малай, беләсеңме?!.. - дип сөйләп китте.
 
Трибунадан сөйләгән ораторың бер читтә торсын, валлаһи! Моның шәһәрдә белмәгән кешесе юк икән. Бик күп оешмаларның, үзе әйтмешли, «началство»сын исем-фамилияләре белән атый. Түрәләр турында бер сәгатьтән артык сөйләгәч, хатын-кыз темасына күчте. Аның сүзләренә ышансаң, шәһәрнең барлык гүзәл затлары белән дә йоклап чыккан бу. Андый гөнаһлы эшләрдән, берүк, Аллам сакласын!
 
Бер айлык ризык запасыбызны ашап бетерсә дә, хәмер «кунак»ның башына китте: ялгышып аш тәлинкәсен әйләндерде, аннан, өстәлдән ашъяулыгын савыт-сабалары, ризыгы ние белән, идәнгә өстерәп төшерде... Түже ялгышып... Кыскасы, күрмәгәнне күрсәтте ул безгә! Берьюлы, берничә Яңа елны - ишәк елын, маймылныкын, әтәчнекен, дуңгызныкын каршылагандай булдык.
 
Күпмедер вакыт үткәч, күршемнең авылдашы белән очрашырга туры килде. Аның сөйләве буенча, Хатыйп бер оешмада ярты елдан да артык эшләми икән (шулай булгач, нишләп күп «началство» белмәсен!). Җитмәсә, балачактан импотент икән, мескен! Яшермим, соңгы вакытта күршемнең минем хатынга булган мөнәсәбәте күңелгә шик сала башлаган иде, башлавын... Менә сиңа, мә!
 
Шулай итеп, Яңа ел шаукымы да үтеп китте, күңел дә бераз тынычланды. Киләсе елны, мөгаен, өйдә каршыламабыздыр. Берәрсе кунакка чакырыр әле дигән өметтә калабыз...
Инсаф КАШАПОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: