Туган як

Мең тәңкә

Юмореска

Ир ишектән балкып килеп керде:

– Бик шәп утырдык, – диде ул учын-учка ышкып. – Безнең бүлмәгә юбилярны котларга директор үзе кереп чыкты. Дөрес, өстәл артына утырып тормады, әмма акча салган конвертын компьютер өстәленә куярга онытмады. Шту син, юбилей бит! Һәрберсе биш йөзлек биргәндә, якын дустыма меңлекне кызганып тормадым әле.

– Биш йөз генә җитми идеме? Сиңа һәрвакыт башкалардан аерылып торырга кирәк, – диде моны ишеткән хәләл җефете.

– Мең сумга мин салонда рәхәтләнеп чәч-тырнак ясата алам. Өстәвенә, үземә матур берәр помада-фәлән алырга да җиткән булыр иде. Юк шул, һәр туган көннән кайткач кәефемне шулай бозмый калмыйсың. Беләсеңме, дус кызларымның туган көннәренә синең шикелле байларча кыланып, һәркайсына меңәр сум ыргыта башласам, миңа банктан кредит алырга туры килер иде.

Җавапка үзен аклап ир берни дәшмәде. Дәшеп караса да, хәләле аның сүзенә колак салмыйча, барыбер үзенекен сукалаячагын ул инде күптән аңлап өлгергән иде.

Бу төнне ир белән хатын икесе ике бүлмәдә йокладылар. Хатыны белән сүзгә кергәннән соң кәефе кырылган ир, урынында боргаланып, ыңгырашып, саташып чыкты. Иртән ул өстәлдә бернинди дә ризык күрмәгәч, артыгын гаҗәпләнмәде. Кичен шундый тавыш чыгарганнан соң хәләл җефетенең ашарга әзерләмәве күптән гадәти хәлгә әйләнгән иде инде. Тәмам борчуга сабышкан ир ач килеш эшенә ашыкканда чак кына автобус астына керми калды.

Болай булмый, качырып җыйган теге биш меңнең берсен кире кайтарасы булыр ахры. Хәләленең холкын яхшы белә, шулай итсә дә, ошатмыйча, ул акчаны каян алдың, дип бәйләнәчәк. Нәрсә дияргә дә белмәссең, дөресен әйтсәм, син әле миннән яшереп акча да җыясыңмы, дип барыбер кара тавыш куптарачак. Димәк, монда башка хәйлә уйлап табарга кирәк. Эшемдә премия бирделәр дисәм, ничек булыр икән. Ул аны күпме тырышса да, тикшерә алмаячак. Юк шул, болай да булмастыр, хәләленең танышы аның белән бер оешмада эшли. Аннан премия бирделәрме дип сораса, башың бетте дигән сүз. Нишләргә соң? Оялмыйча, теге дустыңнан биш йөзне кире сорап алмассың бит инде.

Кичен эштән кайтып килүче ир подьезд ишеген ачарга базмыйча озак кына күкрәк тутырып саф һава сулап торды. Шулчакны ишектән атылып чыккан күршесе:

– Гафу ит, дустымның туган көненә ашыгам, – дип, аны чүттән генә бәреп екмады. Ир аннан:

– Аңлыйм, сер булмаса, күпме акча салырга җыенасың? – дип сорамыйча булдыра алмады.

– Күп бирмим әле, мең сумм җитәр, аның өчен кызганып тормыйм, – дигән булып тегесе һаман каядыр ыргылмакчы булды.

– Дөресен сөйлә, – дип сүзен дәвам итте ир. – Өеңдә беләләрме, хатыныңа әйттеңме күпме бирәчәгең турында?

– Юк, әйтеп тормадым, кайткач та җитешермен, анысы озак түгел аның, дип, күршесе автобус тукталышына йөгерде.

– Белмим шул, вакытында әйтмәгәч, җитешерсеңме? Кара аны, соң булмагае, – дип, ул туган көнгә баручы ирне кызганып куйды.

Бер уйласаң, мең сум әллә ни зур акча да түгел кебек. Әмма шунысы бар, аны кемгә һәм кайда, ни рәвештә бирәсең бит!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: