Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Мәчеләр дә картайды бугай...

Әйе, әйе, замана гына түгел, мәчеләр дә картайды. Элегрәк мәчеләр февраль башыннан туйларга тотынса, хәзер март уртасында да тыныч утыралар.

Әле бер көнне иртәдән җәяүләп кенә эшкә барам: юлымда ике песи очрады. Юк, дөньяны яңгыратып мырауламыйлар, битараф кына күзгә-күз карашып тик утыралар. Тибепләр очырасым килде үзләрен. Яз, килде бит, яз! Әйдәгез, үзегезгә пар эзләгез, яр табыгыз! Кычкырыгыз рәхәтләнеп – ишетелерлек булсын!
Безнең әни белән бергә картайган песиебез бар иде бервакыт. Әниемнең яраткан песие булганга «Мастер и Маргарита»дагы Бегемоттан бер дә калышмый үзе – сарык бәрәне кадәр бар!  Төсе дә кап-кара. Менә шул песи, тешләре төшеп беткәнгә фарш кына ашый торган песиебез, көннәр язга авышуга мырауларга тотына – чыдап кына тор! Әни сүгә үзен: «Син бит карт шайтан инде хәзер, өйдә генә утыр!»- дип, урамга да чыгармый. Ә теге җаен табып тәки чыгып кача да, бер атнага югала. Әни борчыла башлый, «Яше дә бар иде, үзеннән көчлерәкләр талап үтергәндер» – дип, тәрәзәдән күзен алмый, ничә ел гомер кичергән песиен көтә. Борчылуы юкка! Атна-ун көн вакыт узуга, ертылып беткән колаклы, тырналган җирләреннән кан саркыган «бегемот»ыбыз горизонтта күренә. Үзе көчкә атлый, бераз гына җил иссә дә, егылыр кебек. Әни шат, аны күрүгә гадәтен белә, ятарга урын әзерли. Ә теге хайван, хуҗабикәсенең ачулануын тыңлап та тормыйча, алдына куелган ашка күз дә салып тормый, кунаклар кайтканда гына җәелә торган, хәзер матур итеп җыеп куелган мендәрләр арасына ава. Бер атна селкенми дә, ничек «пес» итми түзә – гаҗәп! 
Финанс ягы кысынкырак булганда балалар бакчасында каравылчы булып та эшләргә туры килде берничә ел. Ятам шулай бервакыт йоклар-йокламас, бер бала кычкырып еларга тотынмасмы?.. Ничек сикереп торганымны сизми дә калдым. Үзем уйлыйм: «Кеше китеп беткәч, бар группаларны карап, йөреп чыктым бит. Бер кеше дә калмаган иде. Каян килеп чыкты бу бала?.. Ныклабрак тыңласам – урамда елый, өзелепләр кычкыра бичара. Әти-әнисе калдырып киткәнме, адашканмы... Тәрәзәдән башымны гына тыгып (төнлә белән бит, шүрләтә бераз) карасам! Бала түгел, бер оятсыз мәче багана башына менеп утырып, шәрран яра, нәкъ  сабый бала елаган тавыш чыгара, хайван! 
Бу тавышны күрше йорттагылар да ишетеп алды – аны ишетмәслекмени! Балконнан әй кычкыралар тегеңә: бик исе китте! Утыра багана башында кешеләрнең йокысын качырып! Башкалар чыгарга иренеп, балконнан гына песине куып карасалар да, бер чуар йөрәклесе түзмәде, чыгып песине, әби-бабаларын искә төшереп, куып җибәрде.
Шуннан песи дә качты, йокы да.  Шаккатам, ничек шундый авазлар чыгара алалар – гел елаган кеше кебек бит!
Менә шулай, кешенең өнен алырлык итеп, песи елаганын ишеткәнем юк күптән. Әллә песиләр юашланды, әллә мин игътибарсызландым. Сагындыра песиләр серенадасы, сагындыра...
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев