Туган як

Матриархат кабатлана бугай

Кайчак ир-ат та, хатын-кыз шикелле: «Алар шулай, без шундый» дип, бәя бирергә ярата. Бер-көнне иртән гараждан машинамны алып кайтырга дип чыккан идем, юлда танышым очрады. Күптән күрешкән юк иде, сөйләшеп киттек.

Үз эшемне ачтым, ди. «Хәзер күп гаиләдә – ике машина. Күбесе йөрергә яратса да, ремонтлый алмый. Безгә киләләр», – ди. Машиналар төзәтә башлаган икән бу. 
Шулчак танышымның телефоны шалтырады. Хатыны шалтырата. Машинасындагы бер тәгәрмәчнең һавасы чыккан. Шуны алыштырырга ирен чакыра. Танышым  «ярар» дисә дә, бик ашыгып китеп бармады. Бераз көтәр, дип кул гына селтәде дә, сүзен дәвам итте. 
– Син бит авыл малае, кәҗәнең гел тәмледән-тәмлене ашап йөргәнен беләсең ич, менә хатын-кыз да шулайрак, – диде ул, ни өчен ашыкмавын акларга теләгәндәй. – Мин сменалы график белән заводта да эшлим, үз эшемне дә ачтым, ә ул гел үзенчә генә. Аңа тегесе дә, монысы да кирәк, ел саен диңгезгә ялга да барасы килә. 
Аның сүзләрен ишеткәч, чыннан да, авылдагы кәҗәбез искә килеп төште. Берчакны, кар өстеннән бакчага кереп, яшь үсентеләрнең ботакларын кимереп чыккан иде, ристан. Шуннан әтиебез, кәҗәнең сөте файдалырак булса да, кабат ул малны тотмыйбыз, диде. 
Танышым сөйләвен дәвам итте. Беркөнне хатыны өенә төн уртасында гына кайткан. Имеш, «девичник» ясап, берсенең бакча мунчасы сүрән булгач, мунча ягарга икенчесенең бакчасына күчкәннәр, күлдә су коенганнар. 
– Кызым да ачуланды шул көнне. Әнине нигә алай үзен генә «биләм»гә җибәрәсең? Аны аркада бер иномарка төшереп калдырды, «не позволяй, папа, такое», ди. Шуңа үземнең машинаны хатынга бирдем, – диде...
Танышым үз эшен ачкан урынга килеп җитте. Ә мин гаражыма юл тоттым. Саубуллашканда ул: «Туган як»та Энҗе исемле бер ханым ничек ирен «акылга утыртуы» турында язган. Ә менә аларны ничек  акылга утыртып була икән, шул турыда баш ватам әле. Хатыным хәйлә табып кына тора, кәҗә шикелле «тәмлене» генә ашап йөрергә өйрәнеп бетте тәмам», – диде.
Мин дә уйланып куйдым, кәҗә акыллы, хәйләкәр булса да, хатын-кызлар турында Энҗе ханым язганча, усал тү-гел. Реклама кебегрәк булды ул язма. Газетадан беренче аның язмаларын укыйм. Рәхмәт инде, яшермичә язганына! 
Мин ашыкмыйча гына гаражга барып җиттем. Машинаны алып кайтып барганда, танышымны тагын очраттым, тротуар буйлап өйләренә таба атлый иде. Туктап, аны илтеп куярга тәкъдим ясадым. Ул ризалашты. Кайтканда да теле тик тормады. Сүзләре һавасын чыгарган тәгәрмәч турында булды: «Тәгәрмәчне кабат бордюрга бәрдергәндер инде, камерасыз булган покрышка кырыеннан тынын чыгара бит ул», –  дип нәтиҗә ясады ул, машинадан төшеп калганда. 
Йортлары каршында торган машинасы янына ашыкмыйча гына китеп барган танышыма сокланып карап калдым. Күз тимәсен, күбрәк җәяү йөри башлагач, бу көмеш чәчле, алтынчы дистәсен тутыручы танышымның хәрәкәте җитезләнгән, төз адымнар белән йөри. Кире борылып киткәндә, ул чүгәләп тәгәрмәче янында «кайнаша» иде инде...
Ярый, бу язмамда бераз гына хатын-кызларның «мәйдан даулаулары» турында гәп куерттым. Без – ирләр, чыннан да, «йомшара» барабыз бугай. Безгә «дилбегәне» кулдан ычкындырмаска, кыю, батыр милләт уллары булырга тырышырга кирәк.
Васил КАМАЛОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: