Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Маҗаралы сәфәрләр

Шулай бервакыт

Безнең Актаныш районы табигатьнең гаҗәеп матур төбәгендә урнашкан. Урмансуга бай як, бигрәк тә үзенең көязлегенә сокланып, бөдрә таллар белән капланган ярлар арасындагы борыла-борыла аккан ямьле Агыйдел буйлары... Без яшь чакта бәлкем ул матурлыкка бик үк сокланмаганбыздырда. Чөнки үсмер чакны узып, зур тормышка аяк салган чорда беренче чиратта безне еракка сәфәр кылу борчый башлый иде. Юллар «КамАЗ» төзелә башлаганчы Актаныш якларында зур бәла булды. Шул сәбәпле автобуслар еракка йөрми, тимер юлга исә 60-70 чакрым узып я Башкортстанга, я Бөгелмә якларына китәргә туры килде. Әлеге дә баягы, шул Агыйдел коткара иде. Пароходка утырып өчәр тәүлек чамасында Казанга барып йөрдек. Ярый, бераз соңрак су асты канатлы «Метеор» кораблары йөри башлады. Алары белән 5-6 сәгатьтә Чулман-Агыйдел манзаралары белән сокланып, Чаллыга килеп җитә идек...
Бик шәп, ләкин «Метеор»га билет алу нык кәттә мәсъәлә булды. Билет сату кассалары урнашкан агач дебаркадер шыгрым тулы халыкның этеш-төртешенән чайкалып торды. Почта маркасыннан аз гына зуррак соры картон кәгазь кисәген кулга төшерү өчен, таң атканчы чират алырга автобуслар йөри башлаганчы ук, җәяү пристаньга бара идек. Ә инде шул билетка ия булгач, «Метеорда» йомшак утыргычта җәелеп, үзеңне «почти» патшаларча хис итеп, дулкыннарда тибрәлеп кай-тасың... Пристаньда төшкәч, тагы 15-20 км җәяү тәпиләү дә куркытмый, яшь чак бит. Студентның кулындагы сумкасы да бушрак булгандыр. Ә берсендә, әни кушкач, берсе-берсе бишәр килолы өч идән краскасы банкаларын өстерәп кайтырга туры килде. Дөресрәге, ярты юлда мин ул тимер банкаларны юл читендәге куаклар арасына бәрдем. Икенче көнне авылдан мотоцикл белән килеп алдым...
«Метеор»да кызыклы тагы бер вакыйга кече сеңлекәшем Рәмилә белән булган. Әллә билеты Актанышка кадәр булмаганмы, әллә акчасы җитмичә, анысы төгәл хәзер онытылган инде – ул якындагы «Тихие горы» пристаненә билет алган. Тик менә су асты канатлы кораб шул пристаньга житкәч, капитаны тавыш көчәйткеч рупордан кабат-кабат белдерү ясый икән: «Причал «Тихие горы», выходите... «Тихие горы», входите...»
Өч минут үтә, чыгучы юк, биш минут үтә – тагы беркем юк. «Метеор» кузгалырга мәҗбүр була. Дежур матрос пассажирларның билетын тикшерә – барысының да билетлары бар. Ә бәлкем, чибәр студент кызның билетындагы язуын юри ныклап карамагандыр?..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев