Туган як

Әллә сөям, әллә юк...

И-и, Расиха, ярый очрадың әле, башка сөйләр кешем юк, кем уйлаган диген, һич көтмәгәндә шушы яшемдә гашыйк булдым бит. Ниндирәк ир дисеңме? Белмим шул кем дияргә дә, бу юлы үзеннән-үзе килеп чыкты, кем сорап торган ди аның исемен... Юк, юк, монда син уйлаган нәрсә тугел, андыйларга гашыйк булырга мине кем...

И-и, Расиха, ярый очрадың әле, башка сөйләр кешем юк, кем уйлаган диген, һич көтмәгәндә шушы яшемдә гашыйк булдым бит. Ниндирәк ир дисеңме? Белмим шул кем дияргә дә, бу юлы үзеннән-үзе килеп чыкты, кем сорап торган ди аның исемен... Юк, юк, монда син уйлаган нәрсә тугел, андыйларга гашыйк булырга мине кем дип белдең?! Шунысын аермачык әйтә алам, монысы килеш-кыяфәте белән авыл кешесе түгел, гәүдәгә минем Әүхәдидән ике мәртәбә калкурак булыр, елмаеп кына сөйләшә, чәче, күзе чем-кара төстә, читтән карап торышка төскә-биткә чын артист дип уйларсың. Кем дип әйтим соң?! Бумы?! Бу үзенең тотышына караганда ирләрнең иң асылы булырлык, Расиха!
Шушы арада районда тешләремне каратып йөрдем. «Уф, котылдым»!, дип соңгысын яматып, кире кайтырга авыл юлына чыгып басуга, каршыма бик хәтәр «иномарка» килеп туктады. «Кем булыр бу», дип, шаккатып тора идем, машина ишеге ачылып китте дә, «Әйдә, утыр, юлны күрсәт, чибәркәй», дип, кемдер йомшак тавыш белән күңелемне кытыклап куйды. Миңа соңгы мәртәбә шулай дип кем эндәшкәндер, инде хәтерләмим дә. Шуңа рульдә кем булуын карап та тормыйча, кердем дә утырдым. Бераз аңга килеп, як-ягыма карансам, нәрсә генә юк ул машина эчендә?! Телефон янында телефон, телевизорга охшаган нәмәрсә, хәтта бәләкәй генә холодильникка кадәр бар иде кебек. «Сез нәрсә, глава кешесеме әллә?» - дип сорадым аптырагач. «Юк, главаныкы түгел, - дип елмаеп җибәрде, руль артында утыручы ир.
- Бизнес тирәсендә буталып йөрим, үземә-үзем хуҗа».
Ярар, акча капчыгы бу дип, җебеп төшмәдем әле, Расиха. Авыл хатыннары булсак та, үз бәябезне беләбез, шәһәрнекеләрдән бер җиребез дә ким түгел! Әзрәк күкрәк изүләрен ачкандай иттем, шәрә ботларымны ялтыратып, күлмәк итәкләрен рәтлештергәләп җибәргән булдым. Сөйләшә торгач, үземне гади сыер савучы дияргә телем әйләнмәде, фермер хатыны дип таныштыргандай иттем. Расиха, үзең беләсең, лапаста ике сыер белән кышлаган бозау тора, үзем дә белмим монысын нәрсәгә әйткәнмендер, тик теге чибәр ир мине бик тиз аңлап өлгерде. Күзләрен ялтыратып: «Авыл хатыннары бигрәк сөйкемле була, алар үзләрен яраттыра беләләр», дип әйтүе булды, эредем дә киттем. Үзем дә белмим, нәрсә булгандыр, аның күз карашы энәдәй үтеп керде йөрәгемә. Ничәмә ел бергә яшәп Әүхәдинең бер тапкыр да миңа алай итеп караганы булмады. Ичмасам, күңел өчен генә булса да, яратам дип әйтсен иде, агач тел!
Ярар, син шуны әйт әле, Расиха, өч мәртәбә кияүдә булдың, өчесендә дә яратып чыктыңмы? Менә сиңа мә, юкмыни?! Беренчесе - вакыты җиткәнгә, калганнары бай яшисе килгәнгәме?! Яратмыйча чыкканга шулай ул, шуңа хәзер яныңда ирләрең дә, байлыгың да юк. Җаныңа ятышлысы булмагач, аның йә артык сараны туры килә, йә эчә торганы.
Теге ир мине авыл турысында төшереп калдырганда, йөрәгем урыныннан бәреп чыга дип торам. Аның күз карашын һаман оныта алмыйм, Расиха. Мин ул мәхәббәт дигәнен моңарчы кинода гына була диеп уйлый идем, ә ул әнә ничек килеп чыкты. Саубуллашканда: «Керә калсаң, әнә безнең йорт сулдан дүртенче», дип төртеп күрсәттем. Ничек уйлыйсың, керерме-юкмы? Дөрес, кермәстер шул. Машинасы бик кыйбатлы күренә, аягындагы ботинкасы гына да, белмим, ничә меңлектер. Ярар, гашыйк булдым дип, бер көйләнгән тормышымны бозар хәлем юк әле. Аның - үз юлы, минем үземнеке! Аннан, ул авылда яши алырлык кешеме соң? Юктыр, сыерга башак бутап бирә алмаган ир белән авылда ничек яшәрмәк кирәк?! Ярар, минем Әүхәдием исән булсын, холкыма да түзә, телемә дә чыдый...
Беркөнне: «Мә, хатыннар бәйрәменә миннән сиңа бүләк», дип, зур чәчәк бәйләме күтәреп кайтты. Районда, запчасть кибете каршында бер йолкыштан шалкан бәясенә сатып алдым диде. Сигезенче мартка атнадан артык калып барса да, аны-моны дәшмәдем әле, чәчәкләре ясалма, пычагым да булмый аларга. Гаҗәп, матурлыкны күрә белә ул! Аннан, иң мөһиме, бәйрәм белән котларга онытмавын әйт син аның. Хатын-кызлар бәйрәмендә барча авыл ирләре лыкынганчы эчкәндә, безнең өй түрендә балкып чәчәк бәйләме торачак. Әнә ничек ярата бит ул мине, чәчәкнең дә үз мәхәббәте кебек мәңге шиңми торганын күтәреп кайткан.
Тора-бара бәлкем, яратам дигәнен дә ишеттерер әле. Берәр җае чыкканда әйтер, нишләп әйтмәсен ди. Бу арада эше муеннан әле, лапас түбәсе ишелергә тора, бәрәңге җиренә тирес чыгарасы бар, кече малай урамда сугышып борынын канатып кайткан, кыскасы, аңа эш җитәрлек. Эштән бушаган арада анысын гына әйтерлек вакыты табылыр әле, югыйсә, үзең уйлап кара, өч бала каян килгән ди безгә?! Менә бәла, теге ир каян очрады диген, юк-юк, булмый, кызыбыз кышка яңа тун сорый, олы малай өйләнергә җыена, Әүхәди: «Кешедән оят, тешләрем кое-
лып бетте», дип зарлана, җитмәсә, шушы арада сыер бозауларга тора. Күпме эш, күпме мәшәкать, диген, Расиха.Үзең уйлап кара, нинди мәхәббәт ди ул, кырыкка ярылыр чак, аның кайгысымы монда!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: