Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әллә нишләде

Юмореска

Соңгы вакытта бу дөнья дигәне әллә нишләде. Кичен телевизорны җибәрергә куркып торасың – каядыр бертуктаусыз яңгыр ява, авылларны су баса. Башка җирдә киресенчә, яңгыры яумагач, урман-кырлар яна, елгалар кибә, җир тетри. Бер уйласаң, боларның Гатауллиннар гаиләсенә һичнинди дә катнашы юк кебек. Икенче яктан, ир белән хатын арасыннан кара мәче йөгереп узганын исәпкә алганда, бу табигать гарасатларының алар тормышына турыдантуры катнашы бар булып чыга. Өч көн рәттән коры-сары гына ашаганнан соң ир хәләл җефетеннән:

«Нәрсә булды, ник пешермисең?» – дип, сорамыйча булдыра алмады. Җәмәгате ачуыннан кашларын җыерып: «Үзең ничек уйлыйсың, кичә без өйләнешкәнгә биш ел булды, кая котлавың, кая бүләгең?» – дип, сорауга сорау белән җавап бирде.

«Алай дисәң, син әйткән көнгә минем дә катнашым бар кебек, тик бүләк сорамыйм, тавыш чыгармыйм», – дип, Гатауллин эшне җайга салырга азапланып карады.

Әмма хатыны нык торды: «Хет сыңар чәчәк тотып кайтсаң иде», – дип, һаман үзенекен тукыды. Гатауллин: «Акча күчермәделәр, сиңа бүләк алам дип бурычка батар хәлем юк», – диебрәк, аклангандай итте.

Тик бу җавап кына аның хәләл җефетен канәгатьләндермәде һәм ул кичекмәстән: «Санламый, юбилейга бүләксез калдырды, әйт, инде нишлим», – дип, шундук каядыр чылтыратты.

Кичен алар фатирына күзләреннән очкыннар чәчеп, хәләленең әнисе килеп керде.

«Кияү, оялмасаң, менә сиңа акча, кызыма берәр бүләк алып бир», – дип, өстәлгә биш меңлек ыргытты. Икенче көнне Гатауллин ишектән бер кочак чәчәк тотып кайтып керде.

«Менә, шиңәргә дә өлгермәделәр, бая гына клумбадан йолкып алдым. Йә, җитәме сиңа шулкадәр?», – дип ул, авызын ерып, берни аңламаган хатынына карады.

Алдагы көннәрдә иргә кабат майсыз ботка гына ашарга туры килде. Ниһаять, бертөрле ризыктан туйганнан соң ул фатирга кулына ике алка тоткан кыяфәттә кайтып керде.

«Йә, ничек, шундый бүләккә ризамы?» – дип, ир алтын алкаларны хатынының күз алдында чылтыратып күрсәтте.

«Менә бу бүләк ичмасам, ничек ошамасын, чып-чын алтыннан бит алар», – куанган хатынның чыраена ямь йөгерде.

«Анысы шулай, тик шуны онытма, мин болай да ике кредит түлим, шуңа бу бүләккә дигән акчаны синең исемгә алдым», – дип әйтүен, шатлыгыннан дөньясын оныткан хатын колагына да элмәде.

Ул көнне алар фатирында тәмле бәлеш исе таралды. Өстәвенә, аның хәләле Гатауллинны гранат һәм киви кушып ясалган телеңне йотарлык салат белән кинәндерде. Дөрестән дә, иренең моңарчы андый затлы салат ашап караганы булмагандыр. Кич белән телевизордан ерактагы утрауда сөреме белән күк йөзен каплаган бик куркыныч вулкан атканын күрсәттеләр. Карале, нишли бу дөнья дигәне? Һәркөнне, каяндыр хәтәр хәбәр килеп тора, әнә тагын бөтен әйләнәтирәне җимергән вулкан ата башлаган дип куркыталар. Ул яктан Гатауллиннар гаиләсендә дә тормыш бик үк тыныч түгел.

Хәләл җефете иренең каян килгән акчага алтын алка юнәтүен аңлап алуга нинди тавыш чыгасы әлегә билгесез. Ай-һай куркыта шул, ерактагы табигать катастрофаларын хатын-кызның акча дигәндә тавыш куптаруы белән һич тә чагыштырырлык түгел... Соңгы вакытта Гатауллин телевизор янына килергә курка башлады.

Фото: caricatura.ru сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев