Туган як

Әллә каян күренеп тора...

О-о-о, карале кем кайткан, сине, энем, хәзер танырлык түгел. Солдатта булганың әллә кайдан күренеп тора, үзгәртә шул армия кешене. Ярар, сөйләп җибәр, нишләргә уйлыйсың, планнарың зурданмы? Машина алырга?! Анысы шулай инде, сезгә армиядән кайтуга иң беренче машина кирәк. Дус-ишләр, кызлар төяп, солдатта күрсәткән батырлыкларыгыз белән мактанып йөрергә. Сез шулай күңел...

О-о-о, карале кем кайткан, сине, энем, хәзер танырлык түгел. Солдатта булганың әллә кайдан күренеп тора, үзгәртә шул армия кешене. Ярар, сөйләп җибәр, нишләргә уйлыйсың, планнарың зурданмы? Машина алырга?! Анысы шулай инде, сезгә армиядән кайтуга иң беренче машина кирәк. Дус-ишләр, кызлар төяп, солдатта күрсәткән батырлыкларыгыз белән мактанып йөрергә. Сез шулай күңел ачасыз, ата-анагыз ничәмә ел кредит түли аннары...

Беркөнне урамда Вәлихан белән сөйләшеп тордык. Аның малае армиядән берьюлы өч диплом белән кайтып кергән. «Мәктәптә көчкә укыдың, боларны каян алдың», - дип сорагач, малае: «Безнең вагонда чегән хатыны сатып йөрде, прокурорныкына акчам җитмәде», - дигән. Ул дипломнарның берсе мәктәптә җыр укытырга яраклы булса, калган икесе зоотехник белән агрономныкы, шуңа алардан әллә ни файда юк, ди Вәлихан. Дөрестән дә, укытучыларны болай да кыскартып торалар, ә фермадагы малларның юкка чыгуына инде бишбылтыр. Син үзең бөтенләй дипломсыз кайткансың ахры. Ярар, бар кешегә дә югары белемле булырга димәгән. Алай да, һичьюгында берәр һөнәргә өйрәнү бу тормышта зыян итмәс иде. Әнә синең белән бергә үскән Барый малае армиядә повар булып хезмәт иткән. Әти-әнисе, малайлары солдаттан кайткач, шул һөнәре буенча эшләр дип өметләнгәннәр иде. Кая анда, тегенең ишетәсе дә килми. Армия хезмәте плитә тирәсендә үтте, өйләнгәч хатын пешереп ашатыр әле, дип әйтә ди хәзер. Әнисе: «Кит аннан, хәзерге кызларның пешерә алуларына бик өметләнмә», дип куркытып та караган. «Аларны әниләре кияүгә чыгар алдыннан берәр ризык әмәлләргә өйрәтә, чиратлашып пешерербез, ул йомырка тәбәсе, мин солдат боткасы», - дигән малае.

Ярар, энем, шушы хезмәт иткән арада берәр нәрсәгә өйрәнә алдыңмы-юкмы? Автоматтан ата беләм дисеңме? Болай булгач, һичьюгында полициягә эшкә керә аласың икән. Әгәр анда эш сорап барсаң, зинһар, Сабирҗан малае кебек була күрмә. Армиядән кайткач, бу малай полициягә эш сорап кергән. Малай, әтисе кебек үк, бераз иләс-миләсрәк. Полиция башлыгы аның кыяфәтенә озак кына карап торган да, «кайда һәм кем булып хезмәт иттең», дип сораган. Теге тилесе уйлап та тормыйча: «Хозвзводта дуңгыз карап, ефрейтор булдым, ә монда, ментовкада эшли башлагач ук миңа майор званиесе бирегез», дип куйган. Полициядә моңа нәрсә дигәннәрдер, анысын белмим, тик ул малай хәзер әтисенә мал үстерешеп йөри. Сабирҗан үзе «бераз акыл җыйсын әле, адвокатлыкка укытып булмасмы», дип һаман өметен өзми.

Шуңа, энем, машина алу турында хыялланганчы, төпле һөнәр алырга тырышып кара, ичмасам. Солдатта өйрәнә алмаганны, бәлкем хәзер өйрәнә алырсың. Тукта, әтиең бик яхшы балта остасы түгелме синең? Байлар хәзер күп төзи, әтиеңә ияреп өйрәнерсең әле. Малайлар шабашкада акчаны уч тутырып ала, машинаның теләсәң ниндиен ала алырсың соңыннан. Зинһар, шәһәрдә укып кеше булам, дип хыяллана күрмә. Авылдашларың арасында эшсез йөргән юрист, экономист ишеләр синнән башка да җитәрлек

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: