Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әллә ела, әллә көл...

Ике әби очрашкач - Ишеттеңме, фәлән түрә Ришвәт алып тотылган! Тик төрмәгә тыкмаганнар, Ришвәт биреп котылган... - Тагын бер кибет ачканнар, Ишеттеңме яңалык? - Беләм, безнең киемнәргә Сатачак, ди, ямаулык... - Ә менә безнең кибеттә Һәр көн саен «скидкә». Инде хәзер товарларын Бушка бирер чак җитә. - Кислота яңгыры яуды,...

Ике әби очрашкач
- Ишеттеңме, фәлән түрә
Ришвәт алып тотылган!
Тик төрмәгә тыкмаганнар,
Ришвәт биреп котылган...
 
- Тагын бер кибет ачканнар,
Ишеттеңме яңалык?
- Беләм, безнең киемнәргә
Сатачак, ди, ямаулык...
 
- Ә менә безнең кибеттә
Һәр көн саен «скидкә».
Инде хәзер товарларын
Бушка бирер чак җитә.
 
- Кислота яңгыры яуды,
Помидор бетте череп.
Кайчан аракы явар, дип,
Ирләр көтә тилмереп...
 
- Әйдә, табибка барабыз,
Медицина - түләүсез...
- Түләүсез түгел ул, ахмак,
Түләү - сездән, дигән сүз!
 
-Күп хатынлык кирәк, диләр,
Бу эш безгә килешмәс.
Минем килен бер үзе дә
Ун хатынга бирешмәс!
 
- Бер әбине каптырганнар,
Кибеттән май чәлдергән...
- Малай «права»сыз калды,
«Гаишник»ка аз биргән...
 
- Оча орган тәлинкәне
Шаккатканнар, ди, күреп.
- Безнең өйдә оча алар,
Малай кайтса исереп....
 
- Ишеттеңме, көпә-көндез
Көчләгәннәр кемнедер?
- Төнлә дә йөри киленем,
Бер толк юк барыбер...
 
- Аракы бетәчәк, диләр,
Самагунын тыярлар.
Тик тәрәзә пыяласын
Нәрсә белән юарлар?..
Никифор ТУКМАЧЕВ.
 
Сәүдәгәрләр кайгырта...
Халык сәламәт булсын, дип,
Сәүдәгәрләр кайгырта.
Бәяләрне күтәрәләр
Зарарлы товарларга.
 
Төрле сорттагы сырларга,
Колбасага, майларга,
Аракыга, тәмәкегә...
Белмәссең, ни уйларга.
 
Әйтәләр: мондый чаралар
Бик кайнар хуплау тапты.
Ачлы-туклы яшәсәк тә,
Сәламәт булу яхшы.
Илдус ГОБӘЙДУЛЛИН.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев