Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Җәлил һәйкәле янында

Шигъри тәлгәшләр

Күпме көннәр, күпме еллар үтте
Бу дәһшәтле сугыш беткәнгә
Батырларныӊ исеме истән чыкмый
Күӊелебездә саклап йөрткәнгә.


Җәлилнеӊ дә өлеше колачлы, зур
Безнеӊ тыныч, матур яшәүгә
Солдат шагыйрь еллар үтү белән
Безнеӊ алда кабат яшәрә.


«Үлемем дә яӊгырар җыр булып» дип,
Язган иде соӊгы юлында.
Үлем бусагасын үткәндә дә
Уйлаган ул иле турында.


Тез чүкмәгән дошманы алдында
Татарстан, Рәсәй улы ул.
Үз антына тугры булып калган
Богауда булса да аяк, кул.


Моабиттан чыккан дәфтәрләре
Шушы хакта сөйли түгелме?
Иле өчен янып көйгән шагыйрь
Җыры белән җиңгән үлемне.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев