Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Өлешеңә тигән көмешең

Җәмилә, кайчандыр авылдан икәү җитәкләшеп чыгып киткәнне хәтерлисеңме? Ул чакта шәһәргә китеп әллә кем булырга хыялландың, тик күпме тырышсаң да, мине уздыра алмадың. Ярый бәхетем булып, юлымда төзелештәге бульдозерчы очрады. Синең ул яктан нишләптер кирегә китте, яныңда ниндидер адвокат кисәге чуалып йөри, дигән хәбәр ишеткәч, борчылудан үземә урын тапмадым. Монда...

Җәмилә, кайчандыр авылдан икәү җитәкләшеп чыгып киткәнне хәтерлисеңме? Ул чакта шәһәргә китеп әллә кем булырга хыялландың, тик күпме тырышсаң да, мине уздыра алмадың. Ярый бәхетем булып, юлымда төзелештәге бульдозерчы очрады. Синең ул яктан нишләптер кирегә китте, яныңда ниндидер адвокат кисәге чуалып йөри, дигән хәбәр ишеткәч, борчылудан үземә урын тапмадым. Монда бер ни дә эшләп булмый, өлешеңә тигән көмешең дисәң генә...

Белмим, кайсы җиренә генә кызыктың икән ул мәхлүк адвокатның, ни чырае, ни гәүдәсе дигәндәй, миңа ул башта ук ошамады. Шунысы бар, халык аларны акчаны капчыклап ала дип сөйли. Ул акчадан сиңа файда юк, Җәмилә, кулыңа барыбер тәтемәячәк. Турыдан бәргәнгә үпкәләмә, син хәзер аның янында көннәр буе кнопкага басып йөрүче хезмәтче генә булып калдың. Кереңне автомат чайкый, ашарга мультиварка пешерә, хәтта савыт-сабаңны да машина юа. Дөресен әйт, бәрәңге, суган, чөгендер ишене соңгы тапкыр кайчан турадың? Әйтә ди хәзер, салонда дөнья акча түгеп матурлаткан тырнакларыңны бозарга җүләр түгел ич син! Ирең кичен эштән кайткач: «Арыдыңмы, матурым», - дип, яңагыннан үбәдер, шулаймы? Син көне буе эшләп, талчыккан кыяфәт белән: «Әйе шул», - дип мескенгә сабышасың. Нәрсә эшләп, Җәмиләкәй!?

Кичә бер танышым: «Адвокатка азрак бирдем, ахры, аерылышканда гараж миндә калмады», - дип зарланып торды. «Ничек оялмыйсың? Бәләкәй чемодан тотып, кияүгә чыктың, хәзер фатирың да, машинаң да бар», - дип әйтүгә: «Кемгә нәрсә калырга тиешлеген адвокат яхшырак белә, шуның өчен түлибез», - дип авызымны бик тиз томалап куйды. Йә, аңладыңмы, иреңә кайдан акча агылганын, шушы да булдымы эш, Җәмилә?

Мин хәзер кибеттә колбаса сатам, мине алдыйлар, мин алдыйм, менә кайда ул чын тормыш. Кичен ирем эштән кайта да, бүген ничә кубометр балчык өйгәне турында сөйли башлый. Сөйли дә, аена күпме акча чыгуын чутлап куя. Дөрес, ул акчаны шундук бүлеп бетерәбез. Фатир өчен түләү, һәр айдагы кредит, малай кыйбатлы кроссовка сорый, ирем машинага тәгәрмәч... Ярар, бу айда барысына да җитмәсен, ди, эчем пошмый, аның башка айлары да бар. Ә сезнең менә алай түгел, сездә акча чутлау бөтенләй башкача.

Җәмиләкәй, тиздән туган көнең җитә, шуның өчен шалтыратам. Син хәзер һәр елдагыча: «Ирем нәрсә бүләк итәр?» - дип баш ватасың, шулаймы? Чыннан да, ул яктан баш ватарлык монда, иреңнән сорамаган бүләгең калмады. Машинаңны яңартып кына тора, ял итмәгән җирең юк кебек, җир шарын гына да ике мәртәбә урап чыктың. Алтын-көмеш, кием-салым ише башка вактөяген әйтеп тә тормыйм. Былтыр башка сорар әйберең калмагач, салынган иренеңне бераз күпертер өчен операция ясатырга иреңнән акча сорадың. Имеш, матур түгел, иренең бераз кыегая төшкән. Җәмилә, тора-бара әллә кайсы төшләрең шәлперәеп бетәр әле, син һәр елны ул әгъзаларыңны турайтырга иреңнән акча сорап торырсыңмы!? Ул яктан минем барысы да җайланган кебек, ирем ел да берүк әйбер - калгутки бүләк итә. Беренчедән, кибеттә йөрергә вакыты юк, аннан акча минем кулда, ни телим шуны алам. Йә, чагыштырып кара, Җәмилә, кайсыбызның тормышы шәбрәк, күңеллерәк, рәхәтрәк?

Җәйге ялда авылга кайткач: «Җәмилә ник кайтмый? Бай кешегә кияүгә чыкканын ишеттек, вакыты юктыр, шуңа күренмидер», - дип сораячаклар. Ни дияргә дә белмәссең. «Ул хәзер безнең белән сөйләшми, чит ил паспорты буенча Җәмиләдән Жаннага әйләнде дә, ялгызы гына бик ерактагы утрауга китеп барды», - дисәм, авыл карчыклары: «И, бичаракай, күрә икән башкайлары», - дип, бик кызганырлар инде сине. Шуның өстенә, «Фәлән сумга чалышайган иренен турайтып йөри», - дип өркетсәм, бөтенләй котлары алыначак. Аңлыйм, тормышың җиңел түгел, шуңа быел авылга кайтып, ничек яшәвең турында халыкка үзең сөй-ләп бирсәң, дөресрәк булмасмы дим, Җәмилә?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев