Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әле ярый...

Шигъри тәлгәшләр

Әле ярый түрәләр бар
Башка уй салыр өчен.
Әле ярый юләрләр бар
Гыйбрәт алыр өчен.

Әле ярый сусаулар бар
Су кад(е)рен белер өчен,
Әле ярый туган җир бар
Кайтып сыеныр өчен.

Әле ярый чишмәләр бар
Шигырьләр язар өчен,
Әле ярый чибәрләр бар
Акылдан язар өчен.

Әле ярый оныклар бар
Күтәреп сөяр өчен,
Әле ярый туган тел бар
Тәм табып сөйләр өчен.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев