Туган як

Лаек сез, Кузьмич!..

Соңгы вакытта нигезе яртылаш җиргә иңгән, салам түбәле кечкенә йортта гомер кичерде Гаврилл Кузьмич. Хатыны Евдокия Петровнаның да кайтмас йортка күчүенә шактый вакыт үтте. Бер малай үстерделәр. Күт авырттырып, ник дөньяга аваз салган диген?! Рус әйткәндәй, сөт тә юк, йон да юк аңардан, йортка ник сукыр бер тиен файдасы тисен. Зато «крутой» булды. Наркобизнес тәки башына җитте. Егерме елга хөкем иттеләр үзен. Җәзасының әле тагын яртысы калган, диләр.

Гаврилл Кузьмич иртән ыңгырашып, сызланып уяна, карт сөякләре дә ара-тирә шыгырдап ала. Уй-фикерләре барыбер үткәннәргә йөгерә. Нәкъ шул чагында түбәндәге шигъри юллар хәтеренә килә. 
Яшьлегемдә замананың
Хәтәр чагы эләкте.
Хәзер инде картлык килде,
Бирә, малай, кирәкне.
Такыр җирдә йөргәндә дә,
Абындыра аякны.
Мәҗбүриләп тоттырды бит
Кәкре башлы таякны.

Әнә шулай боегып, күңелсезләнеп утырганда төрмәдәге улына хат язарга булды ул:
– Картаелды, Мэлс улым, үләр вакытым җитәдер, мөгаен. Күзләр дә шәптән түгел, колаклар да ишетми, кайсы ягы икәнлеген кистереп кенә әйтә алмыйм. Сине утыртканнан бирле өйдә эшнең рәте-чираты юк. Беркем булышмый. Менә бакча казыр вакыт җитте, минем хәлдән килә торган шөгыль түгел ул. Әллә, мин әйтәм, отпуск алып, кайтып китәсеңме соң?
Малае җавапны озак көттермәде:
– Папа, бакчага кагылмагыз. Кем белә, аннан ни чыкмас? Ленинград камалышында катнашкан ветеран дип тормаслар, сине дә утыртырлар, миңа да срок өстәрләр...
Әтисеннән түбәндәге җавап килде:
– Мэлс улым, синең хатыңны алганнан соң полицейскийлар килеп, бөтен бакчаны казып чыктылар, тик бернәрсә дә таба алмадылар.
Озак та үтмәде, улыннан җавап хаты килеп төште:
– Ничек булдыра алдым, шулай ярдәм иттем, папа. Бәрәңгене үзең генә утырт инде...
Җитмешнең аръягына чыккан Гаврилл Кузьмич сәер хәлләргә юлыга башлады. Атнаның билгеле бер көнендә өйалды ишегенә ат башы чаклы йозак эленә. Урам капкасын чыгу белән аяклары ирексездән чиркәү ягына каера...
Килә һәм чиркәүдән сатып алган җәймәсенә тезләнә. Җиңнәрен сызганып, күлмәгенең өске сәдәпләрен ычкындыра да, карашларын чиркәүнең иң өстәге хачына төбәп, чукынырга тотына:
– Җирдә яшәр рәт калмады, тәңрем! Күтәрт мине зәңгәр күккә, фәрештә булып очсызкырыйсыз галәмне гизәсем килә. Гагариннардан, Терешковалардан кайсы ягым белән ким? Ярдәм ит, Ходаем, кодрәтеңнән ташлама, зинһар?!
Бер килә бу чиркәү янына, ике, өч... Картның әлеге кыңгыр эшләрен авыл егетләре сизеп ала бит.
– Әйдә, Гаврилл Кузьмичны кызык итик әле,- ди берсе.
– Ничек?
– Өч-дүрт дилбегәне бергә бәйлибез. Бер очын җиргә төшерәбез, ә икенчесе югарыда кала. Үзебез гөмбәз артына яшеренәбез. Берүк Кузьмич сизенә күрмәсен, ату эшләр харап, экспериментыбызның  барып чыкмавы ихтимал. Хәер, калганы урында хәл ителә.
Икенче көнне орден-медальләре тагылган постау кәчтүмен киеп, чиркәү янына килә Гаврилл Кузьмич. Җиргә кадәр төшкән бауны күргән картның күзләре дымлана. Тагын шул ук гозерен җиткерә..
Шулчак егетләрнең тенор тавышы яңгырап китә:
– Лаек сез, Гаврилл Кузьмич, бауны билегезгә бәйләгез....
Куанычыннан нәрсә әйтергә дә белмәгән карт авызын җәеп, бөтен авыл өстенә сөрән сала:
– Хәтта мине генә түгел, әтиемнең дә исемен белә икән... Ләкин мин бу хөрмәткә лаек түгел, чынлап әйтүем.
Югарыдан тагын шул ук тенор тавыш:
– Бауны билегезгә бәйләгез, сез моңа лаек, Гаврилл Кузьмич!
Әлбәттә, әлеге кыстауларга, үгетләүләргә Кузьмич түзә алмый, дилбегәне биленә эләктерә. Өстәгеләр бауны әкрен генә тарта. Менә Кузьмичның аяклары җирдән аерыла. Ә үзе һаман кәҗәләнүен дәвам итә:
– Гөнаһлы бәндә мин, зинһар, кичерә күрегез, бер Ходаем. Хотя хәзер гөнаһсыз кеше бар микән? Андый җан иясе йә гел тумаган, йә сабый чакта ук вакытсыз үлгәндер. Яшермим, булды гөнаһларым. Мәсәлән, күрше тавыгын урлап чыгып шулпа пешердем, тәмле дә булды, каһәр. Кибетче Мәймүнәнең җилкә тирәсенә шома гына менеп төштем. Товарларның бәясен арттырып сатмасын, шул кирәк аңа. Тагынмы? Онытып торам икән, шакмак урамындагы Серафима карчык янына да кереп чыккалаган чакларым булды...
Югарыдагылар бауны әкрен генә тарта. Бераз күтәрелгәч, егетләр дилбегәне кырт кисеп җибәрә. Карт лопылдап җиргә килеп төшә. Бераз өнсез ятканнан соң, торып ук баса һәм:
– Гөнаһларым бар дип күпме ялындым, югыйсә, колагыгызга да элмәдегез,– ди ул. Аннары, аты-юлы белән сүгенеп, лач итеп җиргә төкерә.
Федор ЕРМАКОВ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: