Туган як

Әҗәл

Күрше авылдан кайтып килүче Баязит, шыбырдап яңгыр явуга карамастан, барыбер череп ята дип, басудан кемнеңдер печәнен трактор арбасына төяп алып кайтты.

Колхоз таралгач, хәзер кемнең җире кайда икәнен белеп булмый. Печәнне бакча башына таратканда арбадан сәнәкнең төшеп калуы ачыкланды. «Тапсалар, бетте баш, – дип уйлап куйды Баязит. – Чөнки һәр көрәктә, сәнәктә үз тамгам булгач, күрше авылдан килеп урласалар да, барыбер эзләп табам», – дип аның мактануын авылда белмәгән кеше юктыр. Шул арада болытлар таралып, кояш чыкты: «Шәп булды, печән кибәчәк», –дип тынычланган ир, урынына кереп ятты.
Төн уртасында Баязит ачык тәрәзә аша ишетелгән сәер тавыштан уянып китте. Шыпырт кына өйалдына чыгып караса, ишегалдында кулына чалгы тоткан куркыныч шәүлә йөри иде. «Беттем, Әҗәл эзләп килгән», – дип, аның бөтен тәне чемердәп китте һәм ул ике куллап ишек тоткасына ябышты.Теге шәүлә дә аны сизеп өлгергән булып чыкты. «Нәрсә, курыктыңмы, чалгы тотканга аптырама, безнең төп эш коралы ул, синең сәнәгең басуда калды, ярар, әйдә әзерлән», – дип пышылдады ул. Баязит ниндидер ят тавыш белән: «Бик иртә түгелме, әле алтмыш та тулмады, алай гөнаһларым да юк иде кебек», – дип ялварды.
– Эзләсәң анысын һәркемдә дә табарга була. Элек колхозныкын урлаганда югарыдагылар моңа күз йомдылар.
– Колхозныкын барысы да урлады, бу зур гөнаһ түгел.
– Ярар, анысын оныттылар ди. Тик син хәзер кеше малына үрелә башладың, моны кичерергә ярамый. Өстәвенә, узган атна мәҗлестә утырганда, яныңдагы Әбүзәр хатынының биленнән сыйпап утырдың.
– Анысы гына пүчтәк ул. Башка ирләр әллә ниләр кылана.
– Башкаларда эшем юк, үзең өчен җавап бир. Әйдә, вакытымны сузма, заказлар күп, төн чыкканчы җитешергә кирәк, – дип Әҗәл, кулындагы чалгысын ялтыратып, Баязитка якынлаша башлады.
Иртән куркыныч төштән соң ул шабыр тиргә батып уянды. Торып, капкалап та тормыйча, соңгы яңалыклар ишетеп булмасмы дигән уй белән урамда йөреп кайтырга булды. Капкадан чыгып, бераз баруга аның каршына: «Очравың әйбәт булды, басуда чабылган печәнем калды, тракторың ничек, худтамы?», – дип, авылдашы Әбүзәр килеп басты.
Баязитның кайчан һәм ничек трактор алуы турында авылда берәү дә хәтерләми. Кемдер аңа бу эштә заправкада эшләгән якын туганы ярдәм итте дип әйтсә, икенчеләре «Беларусь»ны колхоз таралыр алдыннан бухгалтериядә эшләп өлгергән хатыны алып бирде дип сөйләделәр. Ничек кенә булса да, Баязит ярдәм сорап килгән авылдашларын кире какмады. Яңа йорт җиткерүчеләргә такта, кирпеч алып кайтырга булышты, мал тотучыларга басудан печән, салам, чөгендер ташыды. Шуңа күрә, авылда бердәнбер тракторы булганга, Әбүзәрнең аннан ярдәм соравы бөтенләй гаҗәп булмады.
«Үзенең печәнсез калуы турында белми әле бу», – дип уйлады Баязит, трактор сорап килгән авылдашы турында. Әгәр Әбүзәр басуда төшеп калган сәнәген табып, кем кулы уйнаганын сизеп алса, аның үзен нишләтүе турында уйларга да куркыныч. Кайсыдыр елда сабантуйда батыр калган кеше ул, беләкләре әле дә тупырдап тора. Ярар, яңгыр астында печәнеңне ялгыш төядем дип, акча түләп котылу әмәлен табып та булыр иде. Әмма төшкә кергән Әҗәлнең: «Син малай, мәҗлестә Әбүзәр хатынының биленнән сыйпап утыруыңны күпләр күрде», – дип әйткәнен һич онытып булмый. Дөрес, ул төш дигәне йоклаган кешегә һәрчак кереп тора. И-и, ни әйтсәң дә, сыйпау гына түгел, башкасы да булды инде. Әгәр Әбүзәр башкалардан ишетеп, бу турыда белеп алсамы?! Монда акча түләп кенә котылып булмас шул. Чынлап та беләсе иде, аннан нишләтер иде икән?! Шулчакны башына китереп бәргән куркыныч уйдан ирнең буыннары йомшарып китте, ул ирексездән дерелдәп куйды.
Алдагы төнне Баязит йокысыз уздырды. Яктыра башлауга кипкән печәнне кире трактор арбасына төяп, аны Әбүзәр басуына илтеп аударды. Кайтып яткач, бу юлы Баязит тагын да начаррак төш күрде. Имеш, басуга алып барган печәнне: «Кирәк түгел, үзебезнең люцерна шәбрәк», – дип, яңадан борып кайтарганнар. Трактор руле артында утырган Әҗәл авылдашы Әбүзәр тавышы белән: «Котылдым дип уйлый күрмә, барысын да беләм, төнлә яныңа килермен, әзер бул», – дип, кулындагы чалгысын ялтыратып куйгач, Баязит сискәнеп китте. Иртән ир кабат шабыр тиргә батып уянды...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: