Туган як

Кызыл галстук

– Әлү, әлү, кем дип әйтергә дә белмим, курыкмыйча сөйләшегез, мин чит кеше түгел, сотовыегызны кодагыз бирде.

– Кем бу, нинди кода, ни кирәк?
– Кайсы яктан туган булуымны хәтерләмим, аның кызы сезнең малайга чыктымы, әллә малаегыз кызына өйләндеме, ярар, анысы мөһим түгел.
– Аңламыйм, ни өчен шалтыратасыз?
– Сәбәбе шул, узган атна малаегызның туе булды, анда чакырылган кодагыз үзе белән мине дә ияртте. Аның улына кызымны кияүгә бирдем, болай булгач, мин кодагызның кодасы булып чыгам түгелме?
– Белмим, кемнең кодасы буласыздыр, анысы миңа кызык түгел.
– Хәзер аңлатып бирәм, кияү утырган урындыктан чутлаганда мин егерме беренче идем. Яхшылап уйласагыз, сез мине хәтерләргә тиеш, әле онытмагансыздыр, барчасын шаккатырып «Шахта» көенә җырлап та күрсәттем. Хәләл җефетем әйтүенчә, өченче рюмкадан соң ул җырны барлык мәҗлесләрдә дә җырлыйм. Бу юлы күбрәк киткән ахры, кунаклар соравы буенча, кызып китеп, аны дүрт мәртәбә рәттән башкарып чыктым.
– Менә хәзер нидер хәтерлим кебек. Эш нәрсәдә, аңлап бетермим.
– Юк, юк, берни булмады, куркытырга теләмим, пүчтәк бер нәрсә, мәҗлестән соң сездә кадерле бер әйберемне онытып калдырганмын.
– Туйда күпме кунак булганын, кемнең кайда йоклаганын каян хәтерлим ди?! Ул әйберегез берәр йокы бүлмәсендә калгандыр.
– Син нәрсә, кода, нишләп йокы бүлмәсендә калдырыйм ди?! Әйе, йортыгыз зур, бүлмәләрнең чуты юк, тик Һәр мәҗлестә дә утырган килеш кенә йоклыйм, димәк, ул әйберне башка җирдән эзләргә кирәк.
– Нәрсә соң ул? Зинһар, аңлатыгыз. Әйтүегез буенча, пүчтәк нәрсә булса кибет саен тулып ятадыр.
– Юк, кода, эш бәядә түгел, аны миңа бик кадерле кешем бүләк итте. Шәһәр кибетләрендә андые юк. Нәрсә, һаман исеңә төшерә алмыйча азапланасыңмы?
– Әһә, искә төште кебек, машинагыз кызыл төстә иде, дөресме?
– Кызык кеше син, кода, нәрсә кунакларыңны машина төсенә карап аерасыңмы?! Машинам юк, кешенекенә утырып килдем. Алсам да кызылны алмыйм, тиле кызылга кызыга дип тикмәгә әйтмиләрдер. Ярар, эш машинада түгел. Аңла, кода, ул әйбер яраткан кешем бүләк иткәнгә кадерле. Юк, юк, ялгышасың, үз хатыным түгел, аннан башка яраткан кешем беткәнмени?!
– Булды, булды, аңладым. Нәрсә икәнен генә әйтеп бир. Бөтен йортның астын өскә китерәм, бар җирне актарам, ул әйбереңне барыбер табам.
– Син, ашыкма, кода, мәшәкатьлисе килми. Озын сүзнең кыскасы, шулай кадерле булганга, якын арада барып, аны үземә эзләргә туры килмәгәе дим. Онытканчы алдан әйтеп куям, бу юлы улыгызның туендагы кебек зурдан кубып табын әзерли күрмәгез.
– Зинһар дип әйтәм, кабат сорыйм, ниндирәк нәрсә ул? Хәзер үк барчасын аякка бастырам. Ул әйбереңне эзләп табуга малайны машинага утыртып җибәрәм. Адресыңны әйт, ул нәрсәңне бүген үк кертеп бирерләр.
– Ярар, анысы качмас, хәзер кәнфитләнеп тормыйм, коданың кодасы иң якын туган булганга, турыдан бәреп әйтә алам. Туй өстәлендәге бәлешнең ите чиле-пешле булды, салатның кибетнеке икәнен бер кабуда аңлап алдым. Мантыйдан ит исе килә иде, әмма эчендә бәрәңге катыш кәбестә булганга гына нәрсә булуын аңлап бетермәдем. Кунакка баргач үзем тутырган тавык яратам, һич югында каклаган каз булса да ярый. Хәләл җефетемә килгәндә, зурдан купмыйча, күбрәк гөбәдия, өчпочмак, кыстыбый ише белән чәй эчәргә ярата.
– Нәрсә, боларның барысын да синең килүеңә әзерләргә тиеш буламмы?
– И-и, кода, табын әзерләү дигәндә минем хәләлемне берәү дә уздыра алмый, шуңа аны сезгә бер-ике көн алдан җибәрмичә булмас, ул миннән, мин аннан бераз ял итәрбез. Аннан, кода, үпкәләмә, андый җиргә берүзем генә йөри алмыйм. Үзем белән кодаларымны да ияртмәсәм, үпкәләрләр дим, борчылма, алар минем күп түгел. Бүгенге көндә ике малай өйләнгән, ике кызым кияүдә. Үзең беләсең, аларның бала-чагасын санаган кеше юк, җәмгысы күпме булабыздыр, белмим, анысын инде үзең чутла. Алардан башка булмый, кодаларның берсе бик оста итеп такмак башкара, икенчесе бер – ике рюмкадан соң тыпырдап биеп китәргә дә күп сорап тормый.
– Юк, юк, кирәкми, зинһар, килә генә күрмәгез. Шунысын әйт, ул әйберең зурмы-кечкенәме, кирәк булса, самосвалга төяп үзем алып киләм.
– Анысы кирәкмәс, алай зур әйбер түгел, тукта башта кодаларым турында сөйләп бетерим. Ашау ягыннан алар әллә ни талымламыйлар. Кодаларымның берсе, кыздырылган күркә ите яратса, икенчесе мич күмерендә чүлмәктә пешкән сарыкныкын якынрак күрә. Дөрес, хатыннары белән эш бераз катлаулырак тора, берсенә көн аралаш тавык шулпасы кирәк булса, икенчесе үзбәкчә әзерләнгән пылаусыз тора алмый. Үзең аңлыйсыңдыр, алар белән миңа беркайчан да күңелсез булмый. Аннан шунысы да бар, бер күрешү бер гомер диләрме әле? Бер килгәч, берәр атна тормыйча булмас дип уйлыйм. Моңа эчең пошмасын, якын туганнар очрашканда, рәхәтләнеп чабына-чабына мунча кереп, бакчаңда шашлык кыздырып, тамак чылатканда аның бер атнасы да аз әле!
– Нинди шашлык, нинди мунча?! Вак-төяк белән борчып йөрмә әле, сезне – кода, галстук синең өчен бәлкем вактөяктер, миңа бик беләсең килсә, тормышта иң кирәкле нәрсә ул. Узган юлы малаеңның туена килгәч, кызыл галстугымны онытып калдырганмын.
– Фу, берәр кыйбатлы нәрсә, алтын балдак, һич булмаса муенсаң калган дип торам. Ә ул чүпрәк белән эч пошырган була, миндә ул галстуклар шкафта тезелеп киткән, теләсә кайсын ал.
– Син кода, шул чүпрәк белән баш ватма әле дисең. Өстәвенә, аларның зәңгәре дә, яшеле дә, сарысы да бар, сайла да ал дип мактанасың. Кода, миңа кешенке кирәкми, үземнеке, кызылы кадерлерәк, галстуксыз ярамый, эш урыным өчен үлеп торам... Шунсыз булмый, безгә килделе-киттеле кеше керми, муеныңда галстук булмаса санга да сукмыйлар, ни өчен дигәндә, мин яшьләр тулай торагында вахтада торам...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: