Туган як

Кызыктырдым...

Безгә ярап булмас инде: салкын булса да зарланабыз, эссе булса да мырлыйбыз. Әле эссе көннәр бик аз булса да – инде туйдыра башлады. Урамга чыксаң да, эштә дә бар халык уфылдап, әлсерәп, шешә белән су күтәреп йөри. Су эчеп, сусаганны басып булмый, ул шундук тир белән агып бетә.

Менә әле беркөнне генә эштән тирләп-пешеп кайттым да, лимонлап бер чәйнек чәй «бәреп аттым». Шуны эчеп куйгач кына бераз хәл керде, яшиселәр килә башлады. Әбиләр әйтмешли, хәзер инде эч эзләнә, аңа чәй генә җитми – нидер ашарга кирәк. Әһә, таптым, вак итеп, тәмле итеп пәрәмәч пешерәм! Иттарткычтан чыгарып куйган фарш күп. Суыткычның туңдыру бүлегеннән шуны алып, җебетергә куйдым, чүпрәле камыр да әмәлләп аттым. Камыр бераз күтәрелгәнче дип, ятып торырга уйладым. Ирем дә үзенең йоклаткыч даруын – инде ике ел элек укый башлаган китабын битенә каплап, йокы бүлмәсендә «урманнан бүрәнә тарттыра».
Тик минем гадәтем начар: башым мендәргә тидеме – бетте баш! Иң ким дигәндә ике-өч сәгать йокыны бәрәм. Ә бу юлы күзне ачсам – иртәнге бер! Фарш җебегән, камыр кабарып, савытыннан тулып чыккан. Пешер – не хочу! Ярар, вакыт соң булсани! 
Иң мөһиме: йокы туйган. Кәеф шәп, ә пәрәмәчләрне хәзер җәт кенә пешерәм.
И малакаем, мин сиңа әйтим, берзаман шундый тәмле ис чыкты! Ул ис өйгә генә сыймый, ачык тәрәзәдән урамга да таралды. Шул искә чыдый алмыйча, ирем дә йокы бүлмәсеннән торып, кыштыр-мыштыр кухняга тәпиләде! Ул торгач, чәй дә куярга туры килде инде. Утырабыз шулай, төнге икедә икәүләп кара-каршы чәй эчеп, пәрәмәч ашап – рәхәт! Дөнья матур, дөнья киң!
Әй, әйтергә онытканмын икән бит, без беренче катта торабыз. Подъезд төбендә кемнәрдер быдыр-быдыр сөйләшеп утыра. Шыпырт кына без дә колак салдык. «Вәт, яшәп тә күрсәтәләр кешеләр! Кайсыдыр бәхетлесе ниндидер тәмле әйбер ашап утыра! Әйдә, без дә сорап алабыз, тәрәзәләре ачык бит», – дип, безнең квартирдан чыккан искә исереп, ике егет утыра икән.
Мин үзем күп сөйләшәм, ә ирем мине дә уздыра. Тәлинкәгә берничә пәрәмәч салып алды да, балкон аша тегеләр белән сөйләшә дә башлады бу. Шәһәр бит бәләкәй, бераз сөйләшә торгач, уртак танышлары да табылды. Тәлинкәгә тагын пәрәмәч өстәлде. Ирем әллә кайчангы танышлары кебек, боларны гүпчим өйгә үк керергә кыстый башлады. Тегеләр бөтенләй үк әрсез булып чыкмадылар, өйгә керүдән баш тарттылар, балконнан гына чәй сорап алып эчтеләр эчүен. Аларга иптәшкә дип, без дә балконга чәй көйләдек. Шулай чәйләп, ашап алгач, тегеләр үз юллары белән киттеләр, без йокларга яттык. Ни дисәң дә, эссе дип, бездә эш вакытын кыскартучы юк әле. Димәк, иртәгә тагын шул тынчу бүлмәдә утырасы. 
Караватка яткач, уйлап ятам әле: бар бит шундый рәхәт кешеләр! Кая барганнарын, нигә шулай соңлап урам саклап утырганнарын сорап тормадым инде – анысы минем эш түгел. Вәт, минәйтәм, кешеләр! Кайда барсалар да, болар ачка үлмәсләр! 
Энҗе ГАЛИЕВА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: