Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Кызыксынып укырлык китап

Казанның «Идел-Пресс» нәшриятендә «Гасырлар кичкән Колышчы» дигән китап басылып чыкты. Аның авторы – журналистика ветераны, күп еллар дәвамында «Туган як» газетасының баш редакторы булып эшләгән Виктор Шадрин.

Бик күп фотолар белән бизәлгән, бай эчтәлекле бу китап Мамадыш районындагы Колышчы авылының борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәрге тарихы, сугыш кырларында – батырлык, тыныч хезмәттә уңганлык күрсәткән кешеләре, шушы авылдан чыккан күренекле шәхесләр турында сөйли. Сүз уңаеннан, Колышчыда туып-үскән билгеле шәхесләр арасында түбәнкамалылар да аз түгел: әйтик, районыбыз мәгарифе тарихында  тирән эз калдырган мәктәп директорлары Иван Яковлев (Кызыл Чапчак) һәм Самуил Настин (Югары Чаллы), мактаулы хирург-травматолог Георгий Чебышев, грек-рим көрәше буенча СССРның спорт остасы, Түбән Кама эчке эшләр идарәсендәге спорт эшчәнлеген ил күләмендә таныткан Иван Усачев, «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансмабленең иң өлкән артисты Анастасия Усачева һ.б. Китапның бер бүлеге Түбән Кама районындагы Нариман авылы тарихына багышланган – мәгълүм булганча, аңа 1924 елда Колышчы кешеләре нигез салган... «Гасырлар кичкән Колышчы» – бу авылга катнашы булмаган кешеләр дә кызыксынып укырлык китап.

Айдар Хәмзин,
төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең җирле оешмасы җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев