Туган як

Кызы үз иткәнне сайлады

Мин сугыш чоры баласы булганга, нарасыйларын кочаклап тол калган авыл хатыннарының балалары ятимлекне күрмәсен дип тырышуларын, авыр хезмәт башкаруларын күреп үстем.

Шуңадыр, “характерлар килешмәде” дип җиңел генә аерылышкан, яңа иренең көен көйлим дип, үз баласы турында уйлап карамаган хатын-кызларны, хатынына хыянәт иткән ирләрне аңлап бетермим...

Санаторийга үзе генә килгән ирләр турында бик күп мәзәкләр йөри, имеш, алар анда барсы да ялгызакка әйләнә. Әйе, парлап килү бөтенесенә дә тәтеми, ике юллама сатып алуның чыгымы зур булса, балаларны, хуҗалыкны караучысыз калдырып китү дә авыр. Данияр, ялгыз булса да, “дилбегәсе ычкынган”чы кыланучылардан түгел. Тынычлыкны эзләп, эштәге ыгы-зыгыдан бераз арынып торырга килде ул ялга. Чираттагы ялын да кышын алды...

Чаңгычылар тиз аралашучан, чаңгы юлында бер-ике тапкыр очрашсаң, өченчесендә сөйләшеп китәсең. Юл шомалыгын белешүдән башланып, танышуга кадәр барып җитә. Шулай, бер көнне чаңгы юлыннан җилдергәндә нечкә билле бичәнең кызчыгын тизрәк шуарга өйрәтүен күреп алды. Үзе дә чаңгыга яңарак басканга охшаган яшь әни, чын тренер кебек, чаңгыларны бер-бер артлы шудырып җибәрергә өйрәтә. Яннарына якынлашкач: “Менә кара, әниең сөйләгәннәр менә шулай була ул”, – дип, мультиктагы хәрәкәтләргә охшатып күрсәтеп бирде Данияр һәм, елмаеп, үз юлын дәвам итте.

Икенче көнне шул ук юлда очрашкач, кызчык сөенүеннән: “Әни, әнә безнең тренер абый да чыккан” – дип кычкырып җибәрде. Шулай таныштылар. “Тренерыгыз Данияр абый була”, – диюгә, исемнәренең охшашлыгына шаккатып, кызчык үзенең Дания булуын әйтте. Бер шәһәрдән килгәннәр икән, санаторийдан соң да, очрашулары дәвам итте. Даниянең күңелен күрделәр, кинога барасы киләме, я инде парккамы, бергә вакыт үткәрү ешайганнан-ешайды. Тик беренче гаиләләрен искә алмадылар, гүя икесе дә үзләренә ияләнеп килүче бәхет кошының кинәт кенә очып китүеннән курка иде кебек. Дания әби-бабайлары алдында берничә тапкыр Данияр абый исемен атагач, Луиза аның кем булуын ачып салды, үзе дә сер саклаудан узган иде инде.

Тик Данияр мөнәсәбәтләренә ачыклык кертергә ашыкмады. Бәлки беренче гаиләсендә балалары бардыр, аларга нык бәйледер, дип уйлады Луиза. Сер үзеннән үзе ачылды. Паркта йөргәндә Дания белән бер кечкенә малай атынгычта атына башлады, тизлекне арттырып җибәрделәрме, малай якындагы комлыкка очты, ә Дания җиргә килеп утырды. Барыннан бигрәк Данияр куркып калды, башта Данияне торгызды, аннан малайны кулына күтәреп алды һәм кай төше белән җайсыз төшкәнен сораштырырга тотынды. Куркырлык булмаган икән лә, бер минуттан бала-чага куышып уйный иде инде. “Беләсеңме, Луиза, минем дә шундый улым туарга мөмкин иде бит, тик беренче хатыным көмәнле булып йөрүгә әле әзер түгел булып чыкты, яшьли кыяфәтемне бозасым килми диде, төшертте. Шундый мөһим эшне үз белдеге белән, киңәшми генә хәл итүен гафу итә алмадым,” – диде ул. Луиза да иренең кызлар белән чуалын, шуңа аерылуын сөйләде. 

Икесе дә “өреп кабарга” бер сабак алган икән, шунлыктан кушылырга ашыкмаулары хәерлерәктер дә. Тәмам бер-берсенә ияләшеп беткәч, фатир мәсьәләсен дә чишкәч кенә, ике як әби-бабайдан фатиха алдылар һәм гаилә булып яши башладылар. Эшләре әйбәт, ел артыннан ел уза дигәндәй, көтеп алган малайлары туды. Бәбигә иң куанганы Дания булды, елау тавышына барыннан да алда ул йөгереп килә иде, ә нәни энесе беренче “ыгы-ыгы” дип елмаюын нәкъ менә аңа бүләк итте.

Гомер, су агымы диярсең, шулкадәр тиз үтә. Луиза белән Данияр үзләре дә әби-бабай булырга тора, кибеткә чыккан саен матур кием, уенчык җыеп кайталар. Казанга укырга киткән Дания – дипломлы белгеч, ипле татар егетенә кияүгә чыкты, кунакка кайтып торалар. Кода-кодагыйларының авыл җирендәге нигезләре бик төпле, бар гадәтен китереп бәби туена әзерләнәләр. Луизаның да мәшәкате күп, бүләкләр сайлый. Кечкенә чагында өйләрендә еш кына татар әбиләре ашка җыела иде. Шуларның ыспай киенүләре хәтеренә уелып калганмы, кодагыена һәм кызына башка салырга нәфис шарфлар алды. Менә бит, түбәтәйләрне дә сайлап алабыз хәзер, кияүгә һәм Даниярына затлыларын әзерләп куйды, кодасын да онытмады, әлбәттә.

Әйтәсе килгән сүзем шул: кайгыртучан, эшчән, барсын хөрмәт итә белгән әтиле, назын тигез бүлеп бирә алган әниле һәм дә гореф-гадәтләребезне җиткерә белгән әби-бабайлы түгәрәк гаиләдә генә бала мөстәкыйль тормыш алып барырга бар яктан әзер, шәфкатьле, ихтарамлы, көр күңелле булып үсә.   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: